Главные новости Казани
Казань
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28

«Сорап йөрмәдем»: Зәмирә Рәҗәпова бүләкләнгән

0

Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова Татарстан Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Рәхмәтем чиксез, иң беренче чиратта, сезгә, кадерле тамашачыларым. Шулай минем хезмәтемне зурлаган өчен, Мәдәният министрлыгына зур рәхмәт. «Значок» кына димәгез, мин иҗатта, татар сәнгатендә – 23 ел! Бихисап телевизион тапшырулар, төн йокламый язылган сценарийлар, төнге монтажлар, меңләгән концертлар, чакрымнар, сезнең алкышлар, мәхәббәтегез шушы медаль эченә сыйган! Минем өчен бик кадерле ул.

Сорап йөрмәдем, беркөнне ватсапка смс килгәч, гаҗәпкә калдым. Аннан соң күңелем тулды, бик рәхәт булды, чын. «Концертта тапшырсак яхшы була, – диделәр. – Якын арада нинди концертта чыгыш ясыйсыз?» Иң якыны – Ризван Хәкимовныкы. Шалтыратам. – Ризван ага, шундый-шундый хәл… – Зәмирә, минем концертта сиңа медаль бирсәләр, мин бик шат булырмын, – ди. Шаккаттым. Кешенең юбилей концерты, ә ул, бик шатланып, мине бүләкләүгә вакыт бирә. Олы йөрәкле шул ул! Менә, бүләкләделәр! Аллаһыма чиксез рәхмәт, – дип яза Зәмирә Рәҗәпова «ВКонтакте» сәхифәсендә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Татарстане

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева близка к победе на WTA в Дубае после блестящего старта






"Ак Барс" выходит в плей-офф КХЛ после триумфа над "Нефтехимиком" в овертайме

Герой России Расим Баксиков встретился со студентами «Алабуга Политех»

Школам и детсадам Татарстана не хватает 3,7 тыс. педагогических работников

Пожилая женщина погибла при пожаре из-за курения в Татарстане