Главные новости Казани
Казань
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Галим Марсель Әхмәтҗанов вафат

0

Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Әхмәтҗанов Марсель Ибраһим улы (1939-2025) вафат. Кайгылы хәбәрне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җиткерә.

Марсель Ибраһим улы татар әдәбияты текстологиясе, археография, әдәбият белеме буенча хезмәтләре белән танылды. 100дән артык гыйльми һәм гыйльми-популяр хезмәт авторы. Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2013).

Археограф буларак төрле төбәкләргә экспедицияләрдә 700дән артык татар авылында булып өлгерә.

Кандидатлык хезмәт темасы: «Татар шәҗәрәләрен тарихи һәм тел гыйлеме күзлегеннән тикшерү» (1981). Докторлык хезмәте: «Яңа археографик материаллар татар әдәбияты тарихы өчен чыганак буларак» (1998).

Аның тарафыннан 3500дән артык китап, 1500 тарихи документ өйрәнелә. Шәҗәрәләрне төрле яклап өйрәнеп, ул татар халкының этник тарихы хакында бик күп мәкалә һәм китап бастырып чыгара. Аның татар әдәбияты тарихына, шәҗәрәләргә, текстологиягә кагылышлы 20дән артык китабы, 1000нән артык фәнни, фәнни-популяр, публицистик характердагы мәкаләсе бар.

Танылган галим һәм үз эшенең остасы булган Марсель Әхмәтҗанов турында якты хатирәләр безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Татарстане

Новости спорта


Новости тенниса
Мария Шарапова

Сегодня день рождения Марии Шараповой






Главная Пасхальная служба Татарстана прошла в соборе Казанской иконы Богородицы

«Что скажут вам фронтовики, когда с победою вернутся?»: «Красная Татария» весной 1945 года

В воскресенье в Татарстане ожидается гроза

Как прошла пасхальная служба в соборе Казанской иконы Божией Матери в Татарстане