Байлангар авылына төлкеләр ияләшкән: «Өч яшь чебине, бер карт тавыгымны әрәм иткән»
«Тавыкларны әле яңа гына алган идем, йомыркаларын ашарга да җитешмәдек…»
Байлангарлылар борчуда. Язга керү белән авыл халкы тавыкларын яңарта, иткә дип, бройлер чебешләре сатып ала. Ләкин кош-корт та иркенлекне ярата, аларны ябылуда асрап булмый бит.
Моннан 10 көн тирәсе элек төлке шушы авылда гомер итүче Резеда Таһированың 4 тавыгын алып киткән.
Төлкене үз күзләрем белән күрдем. Көпә-көндез 13.00-14.00 сәгать аралыгында йөри ул. Капка астыннан кереп буган. Тавыклар, әтәч бик каты кычкырыша башлагач, нәрсә булды икән, дип чыккан идем. Бер тавыкны үз күз алдымда алып китте. Аңа хәтле өчесен алып киткән булган инде. Баштарак радио тыңлап утырдым да шуның тавышы белән ишетмәгәнмен. Буган да су буена ташып куйган. Су буйларына барып, карап йөрдем, йоннары шунда ята, – ди ул.
Фото: © «Татар-информ» архивы
Моңа кадәр төлкедән зыян күргәнебез юк иде, – дип дәвам итә Резеда апа. – Быел гына шушы хәл, күршеләр белән ике арага килә дә, кая барыйм икән дип карап тора. Тавыкларымны алганнан соң, бөтен җирләрне томалап бетердек. Берсендә, безгә керә алмагач, күршеләрнең бакчасына кереп китте. Кешедән дә курыкмый. Кош-кортны урамга чыгара алмыйбыз хәзер, барысы да ишегалдында.
Фото: © https://t.me/kukmor_tatarstan
Тавыкларны әле яңа гына алган идем, йомыркаларын ашарга да җитешмәдек. 3 яшь чебине, 1 карт тавыгымны әрәм иткән. Берсен-берсен 550 тәңкәгә төлкегә ашатыр өчен алган кебек булды инде бу.
Гадәттә, төлкеләр авылга апрель ахырында килгәлиләр иде. Быел иртәләгәннәр. Безгә зыян салганы – кечкенәрәк кенә төлке. Балалагандыр да, шуларны ашату өчен нишләргә белмичә йөри торгандыр. Терәлеп торган күршемнең дә 1 тавыгын алды. Аларның тавыгының йоннарын да су буенда таптык, – диде ул.
Резеда апа да, күршесе дә әлегә авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итмәгәннәр.
Күршем нәрсәдер шартлатып куркыткан иде, бу берничә көндә күренми әле. Әлегә шуның белән генә чикләндек. Тагын күренсә, авыл советына әйтмичә булмас, – диде Резеда апа Таһирова.
«Бөтен Байлангарны басты бугай ул төлке…»
Җирән ерткычлар авыл тирәсендә узган ел да күренгәләгәннәр. Берсе Резеда Сәлахованың 1 казы һәм 2 тавыгының башына җиткән.
Узган ел, көзлектә булды бу хәл. 1 казымны, 2 тавыгымны алды. Быел исә төлкенең бер ташландык йортның түбәсендә йоклап ятканын күргәләдем. Көндез йоклый, төнлә ауга китә торгандыр инде. Атналар буе шунда ятты.
Казларым зур, суярлык булган иде инде. Төлке алып киткәнен ирем күргән, куып та йөргән әле, тота гына алмаган. Казны алып озак та үтмәде, тавыкларымны да алып китте.
Фото: © «Татар-информ» архивы
Күршеләрнең дә тавыкларын буган. Бөтен Байлангарны басты бугай ул төлке… Балалап яталардыр инде алар, бер генә төлке түгелдер.
Тавыкларыбыз болай ябылуда торалар, әмма койма аша, очып, урамга да чыгалар. Шул чыкканнан кайтмадылар инде, – дип уфтанып сөйләде ул.
«Су буенда аның оясы»
Байлангарда яшәүче Зөлфәт Гыйззәтуллин:
Узган ел төлке минем куяннар янына кергән иде. Берсен имгәтеп киткән, ул куян үлде. Быел үземнең күргән юк әле. Ләкин шушы арада гына сөйләп тордылар – төлке бергә эшли торган егетнең һәм күршенең әллә ничә тавыгын ашап киткән.
Шул бер төлке дип уйлыйбыз без аны. Бездән ерак түгел генә су буе бар. Аның оясы шунда, диделәр. Тау битендә булса, безгә төшәр иде ул. Ә юк бит, үзәк урамдагы, авыл уртасында яшәүчеләрнең тавыкларына тигән. Шулай булгач, су буенда инде аның оясы, – диде Зөлфәт абый.
«Кукмор.Татарстан» телеграм каналында узган ел чыккан видео:
«Төлке абзар түбәләремнән йөрде»
Шушы авылда яшәүче Марсель абый үзе кош-корт асрамый. Ләкин аның сүзләренчә, төлке Байлангарда еш «кунак» була.
Мин Тукай урамында торам. Мин дә, күрше-күләннәр дә тавык-каз асраучылар түгел. Ләкин төлкенең авылга килгәләгәнен беләбез. Быел, бөтенләй, абзар түбәләремнән йөрде. Эзләрен гел күреп тордым. Төлке булгач, зыян да китерми калмый, әлбәттә. Минем кызның каралты-курасына да үтеп керде дип беләм, 1 тавыгын алып китте.
Үземнең тавыкларымны сасы көзән буып бетергән иде. Абзарымда оялап ятты. Анысы да бик хәтәр җанвар. Шуннан бирле тавык асраганым юк.
«Аучыны авыл читенә генә чакырта алабыз»
«Сез әлеге проблемадан хәбәрдармы?» – дип, Байлангар авылы җирлеге башлыгы Илнар Каримуллинга шалтыраттык.
Авылыбызны төрле яклап «посадка»лар әйләндереп алган. Җәнлекләр елдан-ел үрчи. Әлеге мәсьәләне ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре һәм ау хезмәте белән берлектә хәл итәчәкбез.
Авыл эчендә төлкеләрне аулау тыела. Моның өчен административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Аучыны без бары тик авыл читенә генә чакырта алабыз, анда да – халыктан мөрәҗәгатьләр күп булган очракта, – дип белдерде ул.
Илнар Каримуллин сүзләренчә, төлкене атарга килгән өчен аучы 2500 сум тирәсе акча сорый икән.
Төлке кош-кортка зыян сала башласа нишләргә?
Шушы сорау белән Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Кукмара районы буенча бүлеге җитәкчесе Рифат Кадыйровка шалтыраттык.
Белгеч төлкедән зыян күргән хуҗалыкларга иң беренче чиратта авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
Төлке зыян китергән яки аны авыл эчендә күргән очракларда авыл җирлеге башлыгына хәбәр салыгыз. Ул безгә чыгып яисә үзе турыдан-туры аучы чакырта ала. Безнең төлке аулар өчен рөхсәт кәгазе булган бер аучыбыз бар. Ул – шушы район кешесе.
Ләкин төлкене авыл эчендә атарга ярамый. Без коралны авыл читендәге йорттан 200 метр ераклыкта гена куллана алабыз. Зыян күрүчеләр ерткычның кайсы яктан килгәнен белә бит. Аучы шул тирәдә саклап торып, ала аны.
Төлкеләрнең баш санын да контрольдә тотарга тырышабыз. Штатлы аучыларга төлкеләрне ауларга путевка бирелә. Гадәттә көз, кыш көне аталар. Ләкин яз-җәй көннәрендә дә искәрмәләр ясала. Халык зыян күрә башлаган очракларны аерым, индивидуаль тәртиптә хәл итәбез, – диде ул.
«Ерткыч җанварлар елдан-ел авылга якынаерга мәҗбүр»
Кукмараның ветеринарлар берләшмәсе җитәкчесе Рифат Каримуллин сүзләренчә, ерткыч хайваннарның авылга якынаюында, күпмедер дәрәҗәдә, без үзебез дә гаепле.
Әгәр дә без биологик калдыкларны, үләксәләрне теләсә-кая ташлыйбыз икән, бу – сукбай этләрне, ерткыч хайваннарны җәлеп итә. Иң беренче чиратта халыктан тирә-якны чиста тоту таләп ителә. Кайберәүләр калдыкларны үләт базына капчыгы-ние белән аталар да китәләр. Җәнлекләр башта шул үләт базына, аннан әкренләп авылга киләләр, – ди ул.
Белгеч, төлкеләрнең авылга якынлашуына халыкның тормыш-көнкүреш итүе үзгәрү дә тәэсир итте, дип саный.
Төлке авылга нәрсә килә? Ашарына беткәнгә килә. Элек печән-саламнарны эскерткә куялар иде дә, анда тычкан күп була иде. Төлкеләргә туклану өчен шул тычканнар җитеп барды. Ә хәзер эскертләр дә, печән дә юк. Шуңа ерткыч җанварлар елдан-ел авылга якынаерга мәҗбүр.
Халыкка кадерләп үстергән кош-кортларын саклыйсы, ябылулы урыннарда йөртәсе инде, төлкегә «мә» дип торасы түгел. Мә дисәң, ала да китә ул, – ди ул.
Рифат Каримуллин йогышлы чирләрдән сакланырга, халыкны мал-туарларына вакытында вакцина ясатырга да чакырды.
Без әле яңа гына төлкеләр, башка җәнлекләр күп йөри торган посадка яннарында, авыл башларына, елга кырыйларына, кыргый җәнлекләр өчен, ашау юлы белән башкарыла торган вакцинация препаратлары куеп чыктык. Бөтен авылларны әйләнеп чыгабыз. Аны ашагач, препарат җанварның организмына керә, һәм анда котыру авыруына каршы иммунитет барлыкка килә.Чөнки кыргый җанварлар этләр, мәчеләр белән контактка керәләр. Алары исә гел кешеләр белән контактта.
Тагын бер моментны билгеләп үтәсем килә: хәзер – барлык мал-туарларга да, эт-мәчеләргә дә котыру чиренә каршы вакцина ясый торган вакыт. Безнең җаваплылыкта 123 авыл бар. Без авыл җирлекләрендәге 70-80 процент хайваннарны колачларга тырышабыз. Минем авыл кешеләреннән бу чарага битараф булмауларын үтенәсем килә. Чөнки, безгә кирәк түгел, дип борып чыгаралар да, соңыннан үкенәләр. Җәй җитә башлау белән авыл кешесенә бала-чагасы кайта, барысы да эт-мәчеләрне яраталар. Шуңа күрә бу чараны игътибарсыз калдырмагыз, прививканы вакытында ясатыгыз. Бер мәчең бар икән – аңа да прививка ясатылырга тиеш. Котыру авыруын шунсыз җиңеп булмый. Вакцина гына 100 процент нәтиҗә бирә, – диде ул.
Рифат Каримуллин китергән саннар буенча, узган ел районда 14 песи тырнау һәм 28 эт тешләү очрагы, быел 3 эт тешләү, 2 песи тырнау очрагы теркәлгән.