Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков отставкага китә
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы җитәкчесе Александр Шадриков, башка эшкә күчү сәбәпле, отставкага китә. Бу турыда «Республика Татарстан» газетасы хәбәр итте.
Әлеге хәбәрне министрлыкның матбугат хезмәте раслаган. «Александр Валерьевич Мәскәүгә эшкә күчә», – дигәннәр ведомствода.
Александр Шадриков министрлык белән 2018 елдан бирле идарә итте, аңа кадәр 5 ел дәвамында Чүпрәле районы башлыгы иде.
