Главные новости Казани
Казань
Январь
2026

Дин «битлеген» кигән алдакчылар: «Коръән аятьләре куеп, акчамны үзләштерделәр»

0

Алдынгы технологияләр заманында без көн саен диярлек мошенникларның яңа төр тозакларына юлыгабыз. Ләкин аларның иң вәхши алымы – кешеләрнең ышанычын яулап алып, аларның хисләре, дини ышанулары белән уйнау. Соңгы 2-3 елда интернет киңлекләрендә «хәләл инвестиция», «ислам биржасы» дип аталган шикле төркемнәр пәйда булды. Билгеле булганча, аларның эш алымы гади: Коръән аятьләре, дини вәгазьләр һәм «Аллаһ исеме белән вәгъдә итәм» дигән сүзләр артына яшеренеп, кешеләрнең ышанычына керү.

Редакциябезгә мөрәҗәгать иткән Лилиянең тарихы (исеме үзгәртелде) – шушы җинаять чылбырының бер өлеше генә. Ул – декрет ялында булган, балаларының киләчәге өчен бераз акча тупларга теләгән гади татар хатыны. Аны алдаган мошенниклар төркеме, Лилия әйтүенчә, 2024 елдан бирле бернинди тоткарлыксыз эшләп килә. Лилия бу хәлләр турында ачыктан-ачык сөйләргә карар кылды. Максаты – гади, иманлы халыкны шундый ук ялганчылар тозагына эләгүдән саклап калу.

Бу әңгәмә – дин «битлеген» кигән җинаятьчеләр турында ачыктан-ачык сөйләү. Лилиянең сөйләгәннәре һәркайсыбыз өчен җитди сабак булыр.

«Аллаһ исеме белән кеше алдарга ярамый бит, дини кеше моңа бармас, дип уйладым»

– Лилия, син бу «инвесторлар» турында ничек белдең? Аларга ышанырга нинди сәбәп булды?

– Барысы да социаль челтәрләрдә язмалардан башланды. Бер танышым «бик яхшы конкурс бара» дип сылтама куйган иде. Үзе дә аңлап җиткермәгәндер инде, ышанып куйгандыр. Башта мин моңа игътибар итмәдем. Ләкин соңрак тагын бер группадашым шундый ук мәгълүмат урнаштыргач, кызыксынуымны тыя алмыйча, сылтама аша үттем.

Фото: Телеграмдагы төркемнән скриншот

Ул Телеграмдагы зур бер төркем булып чыкты. Анда 105 меңнән артык язылучы бар иде. Инвестицияләр белән шөгыльләнә торган аерым каналларында 40 меңләп кеше иде. Шартлары бик гади: «хәләл инвестор»га язылырга һәм акча кертергә кирәк. Мине иң җәлеп иткәне – эшнең дин белән бәйле булуы. Төркемдә гел Коръән аятьләре, дини үгет-нәсыйхәтләр, «Аллаһка шөкер», «Аллаһу Әкбәр» дигән сүзләр күп иде. Хәтта кешеләрнең «акча килеп иреште, рәхмәт» дигән видео-кайтавазлары да урнаштырылганын күрдем. «Аллаһ исеме белән кеше алдарга ярамый бит, дини кеше моңа бармас», – дип уйладым. Чөнки безне балачактан ук, дин белән шаяртырга ярамый, алдау – зур гөнаһ, дип үстерделәр.

Фото: © Телеграмнан скриншот

«Бер тиен дә кайтмады, алар белән элемтә өзелде»

– Акча күчерү процессында шикле мизгелләр булдымы? Алар сине ничек ышандыра алды?

– Шикләнмичә булмый инде ул. Акча күчергәндә, карта хуҗасының исеме бөтенләй башка кеше икәнлеген күрдем. «Нишләп монда башка отчество һәм фамилия?» – дип сорадым. Алар: «Бу – халыкара хәләл биржа, реквизитлар бик күп, без шулай эшләп акча чыгарабыз», – дип бик оста җавап бирделәр. Һәр соравыма боларның җавабы әзер иде.

Алар үзләрен бик профессиональ тота. «Сату-алу белән шөгыльләнәбез, товар сатып табыш алабыз», – дип аңлаталар. Финанс өлкәсендәге белемнәрем сай булу аркасында, мин аларның ялганын аңламый калдым. Алар төрле суммалар тәкъдим итә: 50 мең, 100 мең, хәтта 300 меңгә кадәр. Мин башта бик зур булмаган сумманы җибәреп карарга булдым. Ул акчаларны табыш белән кайтарырга тиеш иделәр. Ләкин нәтиҗәдә бер тиен дә кайтмады, алар белән элемтә өзелде.

Фото: © Телеграмнан скриншот

«Полиция аларның эзенә төшкән, ләкин тота алмый»

– Бу хәлдән соң нинди чаралар күрдең? Хокук саклау органнары нәрсә ди?

– Шунда ук полициягә мөрәҗәгать иттем, җинаять эше ачылды. Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, бу схеманың артында Мәскәү өлкәсендәге бер хатын-кыз тора. Аның шәхесен ачыклаганнар, ләкин тота алмыйлар әле. Полиция хезмәткәрләре дә миңа: «Алар чит илдә булырга мөмкин, табуы бик кыен», – дип әйттеләр. Иң куркынычы – алар 2024 елдан бирле бернинди тоткарлыксыз эшләп яталар. Хәзер 2026 ел! Бу 2 ел эчендә аларның кулы аша күпме кеше үткән, һәм күпме кеше «кан елаган»…

Полициядә, мине юатырга тырышып: «50-100 мең – ул зур сумма түгел әле, миллионнарын мошенникларга күчергән кешеләр дә бар», – дип әйттеләр. Ләкин декретта утырган яшь ана өчен һәр тиен кадерле. Бу хәлдән соң берничә көн төшенкелектә булдым, еладым. Акча гына түгел, кешеләргә булган ышаныч югалды.

Фото: © «Татар-информ»

«Бу чын җинаять кенә түгел, бу – кешелексезлек»

– Синеңчә, бу мошенникларның төп «коралы» нәрсәдә?

– Алар заманча технологияләрне һәм кеше психологиясен бик яхшы белә. Мөселманнарның бер-берсенә ышанырга тырышуын яхшы аңлый. «Дин кардәшем алдамас» дип уйлаучы беркатлы кешеләрнең табылачагын аңлап, безнең иманлылыгыбызны үз мәнфәгатьләрендә файдаланалар.

Фото: © «Татар-информ»

Элек төрле финанс пирамидалары бар иде, аларның җитәкчеләре күренә иде. Ә болар – телефон артындагы җинаятьчеләр. Алар дин белән пәрдәләнеп, кешенең иң изге хисләре белән уйныйлар. Ислам динен бераз гына кулланып, «хәләл» дигән исем астында кешеләрне ачыктан-ачык талыйлар.

Танышларым арасында Сабада, Балык Бистәсе, Шәледә яшәүчеләр арасында да шушы тозакка эләгүчеләр бар. Күпләр, оялып, сөйләми. Иң аянычлысы – авыру балаларын дәвалау өчен акча эзләүче ата-аналарның да бу тозакка эләгүе. Бер гаилә, бераз булса да акча тупларга теләп, 300 мең сумнарын мошенникларга тапшырган. Үзләренең хәрәм икмәкләре өчен бала гомерен куркыныч астына куюдан да курыкмый бу җинаятьчеләр. Нәтиҗәдә, мескеннәр, дәвалаусыз да, акчасыз да калган. Бу чын җинаять кенә түгел, бу – кешелексезлек.

Мин хәтта банкка да шикаять язарга телим, чөнки банк мондый шикле транзакцияләр турында кисәтергә тиеш булгандыр бит... Белүемчә, яңа законнар буенча, банклар мошенниклык очракларын күзәтеп торырга бурычлы.

«Иманлы кеше беркайчан да кеше алдап, кеше рәнҗетеп байлык тупламас»

– Бу вакыйга тормышка карашыңны үзгәрттеме?

– Хәзер минем өчен бу – гомерлек сабак. Хәзер миңа хәтта чынлап та дөрес булган «хәләл инвестиция» тәкъдим итсәләр дә, ышанмаячакмын. Күңелем кайтты. Мин хәзер, эшкә барам да эшләп алып кайткан акчага гына яши алам, дигән фикергә килдем.

Бу интервьюны бирүемнең төп максаты – савап өчен. Минем акчалар, бәлки, кайтмас та, ләкин башка кешеләрнең соңгы икмәк акчасын бу алдакчыларга бирүләрен теләмим. Гөнаһтан курыкмыйча, Аллаһ исемен кулланып кеше алдаучылардан сакланыгыз. Иманлы кеше беркайчан да кеше алдап, кеше рәнҗетеп байлык тупламас. Шикле сылтамаларга басмагыз, танышларыгыз куйган «конкурсларга» ышанмагыз. Хезмәт хакы алып, үз көчең белән эшләгән акча гына иң ышанычлысы икән.

Дин – байлык туплау чарасы түгел, ә рухи кыйммәт. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Хәләл» дип сатылучы финанс продуктлар, хәләл товарлар шикелле үк, нәзарәтнең рөхсәтен алырга тиеш»

Әлеге хәлгә карата шәрехләү алу өчен, Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать иттек. Безгә «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде:

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Хәләл дип сатылучы финанс продуктлар, хәләл товарлар шикелле үк, нәзарәтнең рөхсәтен алырга тиешле. Әгәр дә нәзарәтнең рөхсәте юк икән, димәк, алар шикле.

Дини хезмәтләргә килгәндә дә, әгәр дә гыйбадәт һәм йолаларны үзегез башкара белмәсәгез, шәһадәтнамәле хәзрәтләргә генә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм. Шәһадәтнамәсез имамнарның эшчәнлекләре өчен нәзарәт җавап бирә алмый. Ә Шәһадәтнамәне аттестация узганнан соң гына бирә», – диде ул.

Психолог: «Абруйлы кеше йогынтысына бирелергә әзер торабыз»

Мошенниклар кешеләрне нинди юллар белән тиз арада ышардыра ала, һәм ничек итеп мошеникның тозагына эләкмәскә? Бу хакта психолог, мөслимә Зәйнәп Зөбәерова тулырак аңлатып үтте:

«Хәзерге вакытта интернетта алдау очраклары көннән-көн арта. Мошенниклар кешеләрнең акчасын урлау белән генә чикләнми, корбаннарын үзләренә ышандыру өчен, төрле манипуляция алымнары да куллана.

Ашыккан булып һәм дефицит тудырып, алар баш миендәге курку үзәгенә һөҗүм итәләр. «Бүген генә», «3 кенә сәгать калды», «1 генә буш урын», «акция 1 сәгатьтән бетә» дигән сүзләрне күрүгә, файданы кулдан ычкындыру куркуы барлыкка килә дә, кеше төптән уйлау сәләтен югалта. Бу алымны мошенниклар гына түгел, маркетологлар да куллана.

«Тәүлек эчендә акчагызны 2 тапкыр арттырыгыз», «еллык 1000 процент» – җиңел һәм бик тиз баю теләге – критик фикерләүне томалый.

Шулай ук курку хисе белән уйнау алымы да еш кулланыла. «Сезнең счетыгыз ябылган!», «Сезгә карата җинаять эше ачылган!», «Сезнең шәхси мәгълүматларыгыз югалган!» кебек хәбәрләрне ишетеп, аптырашта калган һәм куркуга бирелгән кеше тиз арада мошенник күрсәтмәләрен үтәргә мәҗбүр була.

Алдаучылар абруйлы булып күренү (авторитет) алымын да эшкә җигәләр. Бу я югары дәрәҗәләр («сезгә полициядән шалтыраталар», «мин – банк хезмәткәре», «сезнең белән ФСБ элемтәгә керәчәк» һ.б.), яисә социаль дәлил аша («безнең 100 мең язылучыбыз бар», «бәхетле клиентларыбыз бәяләмәләре», «80 илдән 100 меңнән артык клиентыбыз бар») аша башкарыла. Без – социаль җан ияләре, шуңа күрә критик ситуацияләрдә күпчелек фикеренә һәм абруйлы кеше йогынтысына бирелергә әзер торабыз.

«Ореол эффекты»н куллануны да әйтеп узарга кирәк. Бер өлкәдә үзләре турында яхшы тәэсир калдыралар (матур сөйләү, дини төшенчәләр белү, яхшы бәяләмәләр), бу уңай карашны кеше башка өлкәгә дә күчерә (дини кеше булгач, димәк, ул намуслыдыр һ.б).

Кешене бәяләү һәм гаеп хисе белән манипуляцияләү дә кулланыла. «Сез бик акыллы кеше, мин шунда ук аңладым!» – дигән сүзләрдән соң «аңламаган» булып күренү оялдыра һәм сораулар бирү кыенлаша», – диде ул.

Психологтан анализ: «Төркемдә дини постлар язылган икән, димәк, мин алданмам, дип уйлыйлар»

Психолог Зәйнәп Зөбәерова әлеге очракка анализ ясап үтте.

«Әлеге «конкурс» каналында акча уйнату игълан ителә. Иң беренче күзгә чалынган әйбер – каналда 99 меңнән артык кеше булуы. Шуның кадәр кеше күргәч, ни уйлыйсың? «Барысы да монда кергән икән, димәк, ышанычлы». Моны белеп, мошенниклар «күпчелек тәэсире» алымын куллана.

Шулай ук әлеге төркемдә «дини төсмер» бар, төркем аятьләр, хәдисләр белән тулган. Рухи кыйммәтләр аша үзләренә якынайтуны ачык күрә алабыз. Бу «гало эффекты» тудыра. Әгәр төркемдә дини постлар язылган икән, димәк, мин алданмам, дип уйлый кеше.

«Төркемне дә кереп карап чыктым. Анда тагын да кызыграк. Беренчедән, бөтен игътибар шулай ук «хәләл инвестиция» темасына юнәлдерелгән. «Барлык гамәлләр Аллаһ исеме белән эшләнә», «әманәт буенча эшлим» дигән раслаулар корбанны юридик гарантияләрне шәхси ышануга алмаштырырга мәҗбүр итә. Изге төшенчәләр белән манипуляцияләүне «рухи шантаж» дип атый алабыз.

Инструкциядә барысы да «хәләл» дип язылган һәм барлык гамәлләр «Аллаһы Тәгалә» исеменнән эшләнелгәне турында языла.

Фото: Телеграмнан скриншот

Икенчедән, ул кеше үзенең «хәйрия» белән шөгыльләнүен яза. «Миңа сезнең акча кирәкми, барысы да үзегезгә булсын», – дип, бер клиент тәкъдим иткән акчадан да баш тарта. Үзен гадел, бик гади һәм юмарт кеше итеп тәсвирлый.

Өченчедән, төркемдә көн саен диярлек шәхси аралашу скриншотлары куелып килә, «отыштан хәйран калган» кешеләрнең диалоглары шулай ук ышаныч хисен тудырырга мөмкин. Алай гына да түгел, әгәр ышанмыйсың яки шикләнәсең икән, әле гаеп тә тоярга мөмкинсең.

Кимсетү һәм оялдыру – ситуациягә критик карауны сүндерү юлы. «Миңа синең 20 меңең кирәкми, минем күп клиентларым бар», «Тиккә борчылдың, мин андый алдау эшләре белән шөгыльләнмим», – диләр алар. Ахырда корбан, шушы сүзләргә ышанмавы өчен, гафу да сорарга тиеш була.

Шулай ук, кешене җәлеп итү өчен, шау-шу (ажиотаж) тудырыла. «Көн саен миндә 80-100 клиент», «Барысына да чират буенча җавап бирәм», – дип яза. «Сорау күп икән, димәк, ялган түгел инде», – дигән фикер тудырырга тырышалар, күрәсең», – диде психолог.

«Паника барлыкка килә икән, бу – кызыл ут билгесе»

Зәйнәп Зөбәерова психологик манипуляцияләрне аңлап алу өчен киңәшләр бирде:

  • Психологик манипуляцияләрдән саклану чарасы – бу механизмнарны алдан ук аңлау. Әгәр финанс өлкәдә берәр карар кабул иткәндә кинәт көчле эмоцияләр (паника, комсызлык, бурыч хисе) барлыкка килә икән, бу – «кызыл ут» билгесе.
  • Туктагыз, тирән сулыш алыгыз һәм аек акыл белән фикер йөртегез.
  • Белгеч яки дустыгыз белән киңәшләшегез, мәгълүматны тышкы чыганаклардан тикшерегез. Әгәр нәрсәдер ышандырмаслык дәрәҗәдә гаҗәеп яхшы яңгырый икән – димәк, монда ниндидер хәйлә, ялган бар.

***

Конкурсның оештыручысы белән дә элемтәгә чыгып карадык. Аннан: «Сез барлык кешегә дә акчаларны кайтармыйсыз дип ишеттек, дөресме бу?» – дип сорадык. «Юк, дөрес түгел», – дип җавап бирде ул. «Акчаларның артып кайтачагына гарантия бирәсезме?» – дигәнгә: «Бөтен рискларны үз өстемә алам. Беренче чиратта, мин клиент акчасы өчен җавап бирәм, шуңа күрә берәр нәрсә булса, акчаны кире кайтарам», - дип ышандыра конкурс оештыручысы.

Фото: © Скриншот

Тик менә акчалары кире кайтмаган Лилия ханымга гына бернинди җавап юк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в Татарстане

Новости спорта


Новости тенниса