Главные новости Казани
Казань
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Мисырда комага киткән укытучыны Татарстанга кайтарганнар

0

Мисырда инсульттан соң комага киткән укытучы Ольга Гардиханованы бүген Казанга Республика клиник хастаханәсенә кайтарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иткәннәр.

Татарстанның атказанган укытучысы реанимация бүлегендә. Аның хәле бик авыр, тотрыклы дип бәяләнә.

Аны дәвалауга республиканың алдынгы белгечләре җәлеп ителгән, барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.

Исегезгә төшерәбез: 4 гыйнварда Ольга Гардиханова гаиләсе белән Мисырга оча. Аэропортта аның кинәт хәле начарлана, ул аңын югалта. Хатын-кызны ашыгыч рәвештә хастаханәгә салалар, аңа геморрагик инсульт диагнозы куела. Шул вакыттан бирле ул комада һәм хәзерге вакытка кадәр аңына килмәгән.

Ольга Гардиханова – Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, 30 еллык стажлы педагог. Ул Алексеевск урта мәктәбендә укыта.

  • «Өйгә алып кайту 13 млн сум»: Татарстанның атказанган укытучысы Мисырда комага киткән



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в Татарстане

Новости спорта


Новости тенниса