Главные новости Казани
Казань
Февраль
2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Зөһрә Шәрифуллина «Тала, тала» җыры турында: «Бу җырны бозып булмый»

0

Миләш әчесе булган яңгыраш

«Тала, тала» җырының жанры формаль яктан кыска көй дип атала. Башкорстанның Мәгарифне үстерү институтының 2008 елда басылып чыккан уку әсбабында жанрлар үрнәгенә мондый тасвирлама бирелгән: «Аларда һичшиксез шатлану, соклану, куану хисләре чагыла. Алар кагыйдә буларак, кешеләргә юнәлгән һәм халык тормышындагы төрледән-төрле вакыйгалардан килеп чыга, болар турында җыр авторы елмаеп сөйли. Шуңа күрә алар тиз темпта, сузмыйча гына җырлана».

«Тала, тала» да шулай ук җиңел һәм гамьсез яңгырый дияргә була, әмма аның метафораларына һәм әйтелеп бетмәгән уй-фикерләренә авыр хис яшеренгән. Без инде шушында ук каршылыклар белән очрашабыз. Җырның лирик герое – Агыйдел елгасын кичеп чыгучы кыз мөгаен, сал өстендәдер. Ул суны ишкәкләр белән ишә һәм киң елгада ераккарак йөзеп кергән саен, куллары да ныграк арый: «Эх, тала, тала, тала, тала ике беләгем». Тик кызның күңелен ару гына түгел, ә сөйгәнен сагыну һәм озакка аерылышу хәсрәте баса.

Бервакыт бу җырга танылган татар журналисты һәм блогер Рәмис Латыйпов та анализ ясаган иде.

«Миләш – әче җимеш. Сандугач сайрамый, ә миләш суын эчә, ә димәк, хәсрәт йота», – дип язган ул.

Монда сандугач лирик герой белән тиңләштерелә, ул да җырларга тели («Яннарыңа барыр идем кош булып сайрап кына»), тик җиңеп чыга алмаслык аерылышу кайгысы аны туктата. Монда Агыйдел елгасы физик чик кенә түгел, ә метафизик чик – ике дөнья: бәхет һәм сагыш, очрашу һәм аерылышу яки хәтта, яшәү һәм үлем арасындагы каршылык та.

«Ир-атлар сугышта, бөтен эш хатын-кызлар җилкәсендә»

Шунысы кызыклы, шул ук әсбапта язылганча, «кыска көй» жанры шаян яки көнкүреш темаларына гына түгел, ә рекрутлар яки поход җырларына да хас, бигрәк тә совет чорында. Мондый контекстта «Тала, тала» җырының килеп чыгышы турында Рәмис Латыйпов фикере фараз буларак түгел, ә шактый мөмкин интерпретация буларак яңгырый.

«Минемчә, «Тала, тала» җыры сугыш чорында барлыкка килгәндер. Юкка гына «тала беләгем» дип җырланмый. Ир-атлар сугышта, бөтен эш хатын-кызлар җилкәсендә. Ничек беләгең талмасын инде? Өстәвенә, йөрәге дә яна – ире сугышта», – дип фаразлый Рәмис Латыйпов үз язмасында.

Бәлки, бу җырны бөтенләй солдатлар җырлагандыр, шул рәвешле үзләрен өйдә яраткан хатын-кызлары көтә дигән өметне ныгыткандыр? Бу җырның дәртле, ритмлы көен һәм аның темасын да аңлата алыр иде. Әмма, музыка белгече, фольклорчы, этнограф Геннадий Макаров бу хезмәт җыры булгандыр һәм аны кызлар җырлагандыр, дип фаразлый.

«Функцияләре буенча, бу җырны кызлар күмәкләшеп җырлаганга охшаган. Мәсәлән, чыпта сукканда да төгәл ритм кирәк булган. Бу күбрәк хезмәт җырыдыр», – дип сөйләгән ул «Татар-информ»га.

Башкортстанда да, Татарстанда да, бу халык җыры булып санала, ике вариантта да ниндидер «ак елга» турында җырлана

Фото: © «Татар-информ»

Җырның килеп чыгышы турында сорау куелганы булмаган

Әгәр бу чыннан да борынгы җыр икән, димәк, аның төрле вариантлары булырга тиеш. Тик ХХ гасыр ахырына тикле, күрәсең, бер генә вариант сакланган. Геннадий Макаров сүзләренчә, бу җырны беренче мәртәбә 1970 еллар ахырында «Сорнай» ансамбле башкарган. Соңрак, якынча, 1987 елларда аны Сарман районының Ләке керәшен авылында Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина авыл советы рәисе Роза Аксакова башкаруында ишетә.

Бу җыр Башкортстанда да, Татарстанда да халык җыры булып санала, ике вариантта да ниндидер ак елга турында җырлана, тик бу керәшеннәрдән чыккан җыр була аламы? Геннадий Макаров (үзе дә керәшен) фикеренчә, бу вариант дөреслеккә туры килә, чөнки «җырның интонациясе керәшенчә». Әмма теләсә кайсы фараз бары тик фараз булып кына кала, дип өстәде ул, чөнки бу җырның килеп чыгышы турында сорау куелганы булмаган. Бәлки, киләчәктә музыка белгечләре, тикшеренүчеләр аның тамырларын таба алыр.

«Бу җыр бик популяр иде. Концертларда тамашачы соравы буенча икешәр тапкыр җырладым»

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Зөһрә Шәрифуллина: «Концертларда икешәр мәртәбә җырлый идем»

«Бу җырны беренче башкаручы – мин. Монда беркем дә бәхәсләшми инде», – дип җавап бирде Зөһрә Шәрифуллина.

Зөһрә Шәрифуллина варианты («Нигә яна йөрәгем» исемлесе) – өлге вариантка әйләнә, һәм халык җырчысы тәкъдиме белән Дәүләт теле-радио, «Болгар радиосы» һәм ГТРК «Татарстан» фондларына кертелә. Бу хакта бары тик башкаручыларның яшь буыны гына белмәскә мөмкин, тик 1988 елда Зөһрә Шәрифуллина варианты чыгуга ук, аны җырчы рөхсәте белән бөтен эстрада эләктереп ала.

Халык тексты белән берьюлы авторлык көе дә тарала. Әгәр башкару манерасын да халыкчан дип атап булса, үрнәк җырның көе һәм аранжировкасы оригиналь була. Аларны Зөһрә Шәрифуллинаның ире Азат Хәлимов уйлап таба Бүген бу көйне еш кулланалар, копирайт, чөнки халык аңына җырның сүзләре һәм көе аерылгысыз һәм бербөтен булып кереп калган.

«Бу җыр бик популяр булды. Концертларда, тамашачы соравы буенча, икешәр мәртәбә җырлый идем», – дип сөйләде Зөһрә Шәрифуллина.

Безнең заманда исә җырның үрнәк варианты төрләнә башлады. Аны Фирдүс Тямаев, Айдар Гайнетдинов, Альберт Әсәдуллин, «Казан егетләре», Илдар Галинуров, шулай ук Надежда Бабкина, «Волга-Волга» ансамбле, ДДТ, Дышать һәм BABY Ti башкара. Зөһрә Шәрифуллина үзе «Казан егетләре»нең беренче составы башкаруында ошатуын әйтә. «Бу җырны бозып булмый», – дип саный җырчы.

Haua төркеме һәм Handuhas проекты этнофутуристик интерпретация, «Ак Бүре» авыр яңгыраш өсти, ә BABY Ti ның клуб вариантларында бөтенләй сэмпл буларак бары тик кушымтасы гына калган. Бу җыр инде бер жанрга, кәефкә һәм хәтта бер генә мәдәнияткә карамый башлаган кебек тоела. Бүген «Тала, тала» җырының өлге булган варианты юк. Ул билгеле бер сюжет булудан туктады һәм хис формасына әйләнде. Нәкъ менә нинди хис икәнен әйтү – авыр. Бу сагыш, арыганлык, өмет, шатлык һәм чиста ритм энергиясе булырга мөмкин. Бәлки шушы билгесезлек җырны тере итәдер дә: ул һәрвакыт җырлаучыга, һәм башкарыла торган чорга яраклаша.

Чыганак: «Татар-информ», Җәмил Сәлимгәрәев




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в Татарстане

Новости спорта


Новости тенниса