Главные новости Казани
Казань
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Йолдыз Миңнуллина: «Миннән, бәлки, дөньядагы иң шәп көтүче чыккан булыр иде, ләкин...»

0

«Ясалма фәһем, заманча технологияләр, әйтик, шул дәрәҗәгә үсеп җитте ди ки, кешелек үлемсезлеккә иреште ди. Ә нәрсәгә кирәк үлемсез кешегә шигырь? Нәрсәгә кирәк аңа музыка? Сәнгать бит ул үлем белән көрәш түгелме соң инде?» – дип, уй-фикерләре белән бүлеште Йолдыз Миңнуллина Әлмәттә узган әдәбият сөючеләр белән очрашуда. Бераз тәнәфестән соң, «Нефтьче» мәдәният сараеның «БиблиоНефть» мәйданчыгында «Әдәби атнакич» мәдәни проектының чираттагы чарасы узды.

Дәвамы бар

Яңа очрашуның кунаклары — шагыйрә, «Татьнефть»нең Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиясе стипендиаты, «Тантана», Һади Такташ исемендәге премияләр лауреаты Йолдыз Миңнуллина һәм шагыйрь, композитор, музыкант-мультинструменталист, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Ильяс Фәрхуллин. Искәртеп үтәбез, проектны оештыручылар — «Татнефть» хәйрия фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге. Ул 2024 елның ноябрь аенда яшь талантларны барлау, аларны актив иҗатка җәлеп итү максатыннан башланып китте.

Традиция буенча, әдәби кичә башланыр алдыннан, Казан кунаклары өчен «Әлмәт» иҗтимагый үзәге буенча экскурсия оештырылды. Алар төрки халыкларының музыкаль уен кораллары күргәзмәсе һәм «Альметрика» үзәгенең эшчәнлеге (ул төгәл фәннәрне балалар арасында популярлаштыру белән шөгыльләнә) белән таныштылар.

Кунаклар белән очрашуга укучылар, студентлар, укытучылар, язучылар, китапханәчеләр, «Кызыл каурый» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары, җәмәгать эшлеклеләре һәм башкалар җыелды. Чараны Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр алып барды.

Менә бераз паузадан соң, «Әдәби атнакич» мәдәни проектын тормышка ашырып, язучылар, шагыйрьләр белән очрашуларны дәвам итәбез. Кайбер финанс мәсьәләләре булуга карамастан, халык яратып өлгергән бу чараны уздыру традициясен саклап калырга кирәк дигән карарга киленде. Аллаһ боерса, ай саен шулай ук дәвам итәчәкбез», – диде кичәне ачканда Равил Сабыр.

Әлмәт районының мәдәният идарәсе башлыгы Роза Галиева нефтьчеләргә, «Татнефть» компаниясенең генераль директоры Наил Магановка «БиблиоНефть» мәйданчыгын булдырганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде: «Бу искиткеч урында атна саен төрле форматтагы чаралар үткәрелә. Бу безнең нефтьчеләрнең шәһәребезгә бүләге. Моннан тыш, ел саен алар китапханәне тулыландырып торалар, төрле нәшриятларда чыккан китапларны бүләк ителә», – диде ул.

«Иҗатта газап та, ләззәт тә юк»

Казаннан килгән кунаклар үзләренең иҗатка килү юллары турында сөйләделәр, ипровизацион рәвештә борынгы уен кораллары көенә шигырьләр башкардылар.

Мин беренче класста укыганда, бездә әтинең дуслары җыелды. Тәлгать абый Галиуллин, Мөхәммәт Мәһдиев һәм башкалар. Сөйләшеп утырдылар да: «Менә хәзер укып бетерәсең дә, безгә татар факультетына укырга киләсең. Әтиеңнең иҗаты буенча диплом эше, аннары диссертация язарсың», — ди Тәлгать абый. Шулай итеп 10-15 елга миңа тормыш планын төзеп куйды», — дип сөйләде Йолдыз Миңнуллина.

Яшүсмер максимализмы яки кирелеге булганмы, кыз Казан университетының татфагына түгел, механика-математика факультетына укырга керә. Әмма шагыйрьлек үзенекен ала һәм ул татар телендә шигырьләр иҗат итә башлый. Ә баксаң, балачакта Йолдыз көтүче булырга хыялланган икән. «Рәхәт бит: ирек, иркенлек, малларны сусыл үләнле җиргә алып барасың да...», — дигән ул бер интервьюда. «Карале, Йолдыз, көтүче бит инде ул дан-шөһрәт китерә торган, абруйлы һөнәр түгел. Чыннан да көтүче булырга хыялландыңмы?» — дип кызыксынды Равил Сабыр.

«Һәр эшнең остасы була, аның өчен һөнәреңне бик нык яратырга кирәк. Менә миннән, бәлки, дөньядагы иң шәп көтүче чыккан булыр иде, ләкин без шәһәрдә яшәдек, – дип җавап бирде Йолдыз.

Очрашуның тагын бер талантлы кунагы шагыйрь, композитор Ильяс Фәрхуллин югалып бетү дәрәҗәсенә җиткән музыка уен коралларын яңгыратып, чарага милли ямь өрде. «Сезнең өчен иҗат нәрсә: ләззәтме, газапмы» дигән сорауга ул: «Ике вариант та урынлыдыр, чөнки иҗатчы нинди генә халәттә язмый! Йә бик зур газап, кайгы кичергәннән соң, йә шатлыклы хисләре артык зур булу нәтиҗәсендә», — диде.

Йолдыз исә бераз башкачарак уйлый. «Миңа калса, икесе дә иҗатка этәрергә мөмкин. Ә иҗат иткән мизгелдә син алардан өстен бер халәттә буласың. Газап та, ләззәт тә – алар бит ниндидер эгоистик халәтләр, син үзең турында уйлыйсың булып чыга. Йә үзеңне кызганасың, йә булмаса сиңа бик рәхәт. Ә иҗат иткәндә син шушы эгоңнан тышка чыгасың. Анда газап та, ләззәт тә юк, ул ниндидер башка бик рәхәт бер халәт», — дип бүлеште шагыйрә.

«Сәнгать бит ул үлем белән көрәш түгелме соң инде?»

Казан кунаклары күпсанлы сорауларга җавап бирде. Бер интервьюда Йолдыз Миңнуллина: «Без алга карап эшләмәсәк, сәнгатьне үстермәсәк, безнең мәдәниятебез дә аста калачак», – дигән булган. Шул фикерне үстереп ул болай диде:

«Мәдәният бар, сәнгать бар. Сәнгатьтә экспериментларга урын бирелә: кемдер нәрсәнедер дөньяда беренче мәртәбә уйлап чыгара. Әйтик, Һади Такташ татар әдәбиятында ирекле вәземне – шигырь структурасын дип әйтик – уйлап чыгара. Әкренләп башкалар Тукай чорындагы вәзем белән түгел, Такташча яза башлыйлар, ул мәдәнияткә үтеп керә. Уйлап чыгарылган нәрсә – ул әле сәнгать кенә, ә инде гомуми әйләнешкә кергәч, мәдәнияткә әверелә. Безгә әйтмәкчеләр иде инде, имеш, без экспериментлар белән мавыгып мәдәниятне читкә алып китәбез. Ә без – юк, без мәдәният мәйданында түгел, сәнгать мәйданында эшлибез, анда ялгышлар да, хаталар да булырга мөмкин, дибез Тегеләй итеп карыйбыз, болай итеп. Кайсыларыдыр кереп китә мәдәнияткә, кайсыдыр – юк. Әмма ләкин эшләп карамыйча сәнгатьне дә, мәдәниятне дә алга җибәреп булмый», – дип саный Йолдыз Миңнуллина.

Мөгаен, иң көтелмәгән җавап «Ясалма фәһем берәр кайчан шагыйрьләрне, композиторларны алыштыра алачакмы?» дигән сорауга яңгырагандыр.

«Ясалма фәһем – ул бит үлемсезлеккә омтылу. Без фаразлаган көн җитте ди, технологияләр шул дәрәҗәдә үсте ди ки, кешелек үлемсезлеккә иреште ди. Шул вакыт без үзебезгә сорау куярбыз: ә гомумән нәрсәгә кирәк безгә шигырь, үлемсез кешегә? Нәрсәгә кирәк үлемсез кешегә музыка? Сәнгать бит ул шул үлем белән көрәш түгелме соң инде?» – диде Йолдыз.

«Яңа проектка старт бирәбез»

Әлмәт язучылары арасында Йолдыз Миңнуллинаның әнисе Асыя Минһаҗеваны якыннан белүчеләр дә бар.

«Мин бишенче класста укый идем. Безнең мәктәпкә япь-яшь, матур кыз килде, ул безгә татар телен укытты, әдәбиятка, иҗатка тулаем алып кереп китте. Үзе җырлар да башкара, матур итеп бии дә Асыя апа, тавышы йомшак иде. Без, балалар, тавык артыннан йөргән чебиләр кебек, Асыя апа артыннан йөрибез. «Шигъри тәлгәшләр» дигән түгәрәк ачып җибәрде. Ай саен безнең шигырьләрне «Авыл утлары» дигән район газетасына бит тутырып чыгарта иде», — дип җылы истәлекләре белән уртаклашты Илүсә Нәбиуллина.

Асыя Миңнуллина оештырган әдәби түгәрәккә язучы Зөлфия Сираиева да йөргән: «Асыя апа уяткан шигъри орлыклар миндә сакланып калган. Училищеда укыганда да, институтта укыганда да шигырьләр яздым һәм һаман да дәвам итәм. Дөрес, яшьләрчә, Йолдызча әле язып булмый...»

Билгеле булганча, былтыр көзен Әлмәттә «Аваздаш» фестивале барышында Йолдыз Миңнуллинаның Клара Булатова һәм Хәсән Туфанга багышланган «Мин түгел» спектакле (шигъри романы) күрсәтелгән иде. Клара Булатованың иптәше Нәфис Рәфигуллин сүзләренчә, спектакльгә әзерлек барган көннәрдә Йолдыз аларның йортына килеп, көне буе Клара апа белән аралашкан, сәхнә әсәре өчен материал җыйган. «Урын өстендә яткан авыру Клараның, Йолдыз килгәч, икенче катка күз ачып йомганчы менеп киткәнен күреп шаккаттым», — дип шаяртты ул.

Әлмәт язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар Казан кунакларын туган көннәре белән котлап (Йолдыз 6 апрельдә, Ильяс 15 апрельдә туган) бүләкләр – милли баш киемнәре тапшырды.

Очрашу һәрвакыттагыча җылы һәм дустанә мохиттә узды. «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Алинә Мостафина кичәне төгәлләп, барлык катнашучыларга да рәхмәт әйтте. Шулай ук чираттагы чараларга чакырды һәм яңа проектка старт бирелүе турында хәбәр итте.

Без «Яшь авторлар өчен әдәби мәктәп» проектына старт бирәбез. 1 майдан әлеге мәктәпне эшләтеп җибәрәбез. Иҗат, әдәбият белән шөгыльләнергә теләүчеләрнең, язарга хыялланучыларның барысын да көтәбез. Җәй көне лаборатория оештырырга ниятлибез. Сайлап алу турларын узучылар Татарстанның, Россиянең танылган язучылары, мөхәррирләре белән остаханәләрдә аралашачак, – диде ул.

Резедә Шәмсуллина

Фото: ТР Язучылар берлеге матбугат үзәге һәм «Татнефть» матбугат үзәге




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в Татарстане

Новости спорта


Новости тенниса