Главные новости Казани
Казань
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстанда язгы ташу дәвам итә: өч елгада су ярларыннан чыккан

0

Татарстан елгаларында язгы ташу дәвам итә. ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, бүгенге көндә Кама алды елгаларында су дәрәҗәсе тәүлегенә 8-10 сантиметрдан 108 сантиметрга кадәр күтәрелә. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Республиканың берничә елгасында су дәрәҗәсе тугайга чыгу күрсәткече югарырак. Гөбенә елгасында 110 сантиметрга, Иж елгасында 38 сантиметрга, Берсут елгасында 8 сантиметрга югары», – диелә хәбәрдә.

Гөбенәдә бу күрсәткеч Чүти бистәсе янында, Иж елгасында Яган бистәсе тирәсендә, Берсутта Урманчы бистәсе янында артып киткән.

Куйбышев сусаклагычында язгы ташу дәвам итә. Узган тәүлектә Татарстан территориясендә су күләме Идел участогында 11-33 сантиметрга, сусаклагычның Кама участогында 20-41 сантиметрга күтәрелгән. Куйбышев сусаклагычында төрле интенсивлыктагы боз китү күзәтелә. Түбән Кама сусаклагычында су биеклеге тәүлеккә 7 – 14 сантиметрга арткан.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в Татарстане

Новости спорта


Новости тенниса