Ураза бәйрәме көне, фитыр һәм фидия сәдакалары күләме билгеле булды
![Ураза бәйрәме көне, фитыр һәм фидия сәдакалары күләме билгеле булды](http://agryz-rt.ru//media/k2/items/cache/c013455cd15a31498b171c2c6c3c004c_S.jpg)
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзалары һәм казыйлар катнашында җыелыш үтте. Анда Рамазан аена кагылышлы карарлар кабул ителде.
Быел 5 июньнән, кояш баю белән, һиҗри буенча Рамазан ае керә: мәчетләрдә таравих намазлары укыла башлый. Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазында 20 рәкагать укырга тиеш дигән карарга киленгән.
2016 елга зәкят нисабы күләме – 224000 сум.
Фитыр сәдака нисабы күләме – 21600 сум.
Беренче тәравих намазы – 5 июньдә.
Уразаның беренче көне – 6 июнь.
Уразаның соңгы көне – 4 июль.
Ураза бәйрәме – 5 июль. Бәйрәм намазы башлану вакыты иртәнге сәгать 7дә.
Фитырның күләме - 100-600 сум.
Интертат ру.