Әти-әниләрегезгә, якыннарыгызга сюрприз ясагыз!
![Әти-әниләрегезгә, якыннарыгызга сюрприз ясагыз!](http://www.almet-rt.ru//media/k2/items/cache/6c67ba8edb0e0251e0d3dde47ca0a1ea_S.jpg)
Татарстанда әти-әниләрне һәм якыннарны республика газета-журналларына яздырту буенча махсус акция башланды. Кадерлеләрегезгә көтелмәгән сюрприз ясыйсыгыз килсә әлеге чарага сез дә кушылыгыз!
Республика газета һәм журналларына язылу өчен хәтта өйдән дә чыгу кирәкми. Почта бүлегенә дә бару мәҗбүри түгел. Моның өчен бары Татарстан дәүләт хезмәтләре порталына https://uslugi.tatarstan.ru керергә һәм төп битнең аскы өлешендә ПОДПИСКА дигән тамгага керергә кирәк. Аннары инде компьютер киңәшләренә колак салып, каталогтан күңелегез теләгән газета яки журналны сайлыйсыз. Шунда ук карта аша акча күчереп абунәне (подписка) рәсмиләштерәсез.