Главные новости Кирова
Киров
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Журналистика ветераны Роза Мулланурова: «Безнең җанда үзебезчә тукайлык та булган»

0

Роза Мулланурова – татар журналистикасында һәм әдәбиятында үз урынын тапкан шәхес. «Ленинчы» газетасы, «Сөембикә» журналы белән бәйле озын еллар, катлаулы язмыш һәм иҗатка тугрылык – аның тормыш юлын аеруча тирән һәм гыйбрәтле итә.

Китаплар арасында язучы, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Мулланурова белән балачак хатирәләре, тормышы һәм иҗат юлы турында сөйләштек.

Роза апа, сез – язучы һәм журналист. Үзегезне күбрәк кем итеп тоясыз? Әллә сезнең өчен бу һөнәрләр икесе дә бер үк мәгънәдәме?

Мөгаен, шулайдыр... Язучылык – Аллаһ биргән сәләт ул. Ул синең күңелеңә, җаныңа салынган икән – син язарга тиеш. Журналистика – ул инде хезмәт. Мин 19 ел дары заводында чыга торган татарча газетада, аннары 25 ел «Сөембикә»дә эшләдем.

«Сөембикә»дә эшләү – яза торган хатын-кызларның хыялы иде»

Язу сәләтегез барлыгы ничек беленде?

Авылда көл җыю, кар тоту өмәләре үткәрәләр иде. 3-4 классларда укыган вакытта шул турыда инша язарга куштылар. Яздык. Күрәсең әйбәт булгандыр. Укытучы: «Әйдә, моны район газетасына җибәрик әле», – диде. Укытучы редакция адресын үземнән яздыртты, җибәрдек, басылып чыкты. Шулай итеп мин газетаның адресын белеп калдым.

Сеңлем шаян, кызыклы холыклы иде. Әбинең чүлмәген төшереп ватты да: «Син мине эттең, мин әнкәйгә әйтәм», – ди, үзе елый. Шуннан мин: «Ә мин сине гәҗиткә язам», – дидем. Бу инде: «Ха-ха, яза беләсеңме син?!», – дип көлде рәхәтләнеп. Мин 4 класста укыйм. Сеңлемнең әле мәктәпкә кергән вакыты гына иде. Шуннан төн утырып яздым. Сеңлем дип язып булмый бит әле аны. Ул малайга әйләнде, «безнең Илшат» булды. Холык-гадәтләре шул ук калды – шаян, шук, шул ук вакытта тиктормас бер малай. Адресны беләм. Район газетасына җибәрдем.

Күпмедер вакыт үтте. Мин бу хәлне оныттым. Газетаны ачып карасам – Роза Мулланурова, «Безнең Илшат» дигән хикәя. Укытучылар да бик аптырады. «Син яздыңмы?» – диләр. «Мин яздым», – дидем. «Әйдә, «Ялкын»га җибәрәбез», – диләр. Ул «Ялкын»да басылды. Шуннан мин нәрсә күрәм – шуны яза башладым, дисәм дә арттыру булмас. Район газетасында бик күп язмаларым басылып чыкты. Хәзер берсе дә исән түгел. Мин аларга ябышып ятмадым инде. Алар өйрәнчек, ләкин язып китәргә этәргеч булгандыр, мөгаен.

Мин Әгерҗе районындагы Яңавыл авылыннан. 8 класска Иж-Бубый мәктәбенә барып укырга кирәк иде. Әткәй – кулсыз сугыш инвалиды. Аның әтисе Мулланур бабай килде дә: «Укырга барырга җыенамы ул? Нәрсәгә? Кыз кеше кияүгә чыксын, менә фермага төшсен, фермада эшләсен», – дигән. Әткәй барыбер җибәрде. Укырга киттем. Шунда район газетасына яза, әдәби түгәрәкләргә йөри башладым.

9 классларда укыганда Язучылар берлегеннән хат килде. Мине яшь язучылар семинарына чакырганнар. Әле аны соңыннан гына белдем. Галимә Лена Гайнанова безнең районда бер ел гына эшләгән. Минем газетада чыккан хикәяләремне папкага туплап, «менә бу кызга игътибарлы булыгыз әле», дип, Язучылар берлегенә кертеп биргән.

Юлымда бик яхшы кешеләр очрады. Аллаһы Тәгалә кешегә ниндидер сәләт салган икән, ул ничек булса да бәреп чыга, кеше барыбер шул юлдан китә дигән сүз бу.

Язучылар берлегеннән хатлар язып тордылар. Мәскәүгә Максим Горький исемендәге әдәбият институтына укырга керер өчен «рекомендация» бирәбез дип әйттеләр. Ә мин русча белмим, авылыбызда хәтта рус теле укытучысы да булмады. Пушкинны укып, эчтәлеген аңлап, татарча сөйләсәк бишле ала идек. Шунда мин: «Юк, мин укый алмыйм. Анда бара алмыйм. Керә алмыйм», – дидем. «Соң син белемең булмаса, Казан университетына да керә алмыйсың», – диделәр. Аннан Мәскәүдән ничек кайтып йөрергә кирәк?! Хәзергә кадәр балалар, оныклар: «Син бит курыккансың, Мәскәүдә яшәгән булыр идек», – дип искә ала. Һәрбер кеше язмышына нәрсә язылган – шуны күрә.

Казанда университетны тәмамлаганнан соң китапханәдә, аннары күптиражлы газетада эшләдем. Аннары «Азат хатын»га күчтем. Журналның баш мөхәррире Роза Туфитуллова белән бергә укыган идек, ул мине үзе янына чакырып алды. Аннары күп тә үтмичә, журнал «Сөембикә» исемен алды.

«Сөембикә»дә эшләү – яза торган хатын-кызларның хыялы иде. Миңа ничектер әйбәт кешеләр очрап, ярдәм кулы сузучылар булды. Үзем ерып, усалланып нәрсәдер эшли ала торган кеше түгелмен. Кызым, мәсәлән, менә дигән артистка булырга тиеш иде. Аларның төркеменнән 8 кешене генә театрда калдырдылар. Ул театрга эләкмәде. Аннары аспирантура бетерде. Аңа шаккатып: «Ул бит миңа караганда акыллырак, ул миңа караганда талантлырак», – дип уйлый идем, ләкин миңа Аллаһы Тәгалә үзе юлын ачты.

Журналда эшләгәндә: «Роза Мулланурова һәм Роза Камалетдинова язган язмаларны бик яратабыз», дип хатлар күп килде. Мин ике фамилия белән дә яза идем.

Ә менә иҗат дигәндә зур романнар язып бастыра алмадым. Иҗат ничектер әкренрәк барды. 4 китап кына авторы булдым.

Бу китаплар да эш белән бергә язылган бит инде. Бала, гаилә дә бар бит әле...

Әйе. Төн йокламый дигән кебек. Мин 33 яшьтә ике бала белән тол калдым. Ирем үлде (Тәүфикъ Камалиев - авт. иск.). Аңа 40 яшь кенә иде. Шагыйрь, таланты ачыла гына башлаган кеше иде. Һич уйламаганда, уңышсыз операциядән соң үлде.

Мин – авылдан килгән, туганы да, ярдәмчесе дә булмаган кыз, ике бала белән ялгыз утырып калдым. Ул вакытта күптиражлы газетада эшләдем. Башта хәбәрче, аннары редактор булдым.

Фото: © «Интертат» өчен Роза Мулланурованың шәхси архивыннан тәкъдим ителде.

Фотода Роза Мулланурова ире Тәүфикъ Камалиев белән.

Күптиражлы газета, дисез. «Ленинчы» газетасы турында сүз барамы?

Әйе. Киров районында дары заводында чыга торган газета. Анда татарлар күп. Ел саен безне семинарларга җыйдылар. Күп шәһәрләр күрдем. Балтыйк буе илләрендә дә булдык. Анда атна, 10 көнлек семинарлар була. Шунда ук театрларга йөрисең, шәһәрләр белән танышасың. Ул миңа бик зур мәктәп булды.

Фото: © «Интертат» өчен Роза Мулланурованың шәхси архивыннан тәкъдим ителде.

Фотода – Роза Мулланурова «Ленинчы» газетасында бергә эшләгән хезмәттәшләре белән.

«Азат хатын»да эшләгән чорларны искә алыйк әле. Зур шәхесләр белән очрашырга, алар белән әңгәмәләр корырга туры килгәндер...

«Азат хатын» журналында туксанынчы елларда эшли башладым. Анда милләт өчен көрәшүчеләр белән дә, иҗат кешеләре белән дә очраштык. Бакый Урманче, Әмирхан Еники, Әминә Бикчәнтәева, Шаһсәнәм Әсфәндиярова, Кояш Тимбикова, Наилә Гәрәева кебек шәхесләр белән әңгәмә, интервьюлар күңел офыкларын киңәйткән бит. Мине шулай язмыш, эшем очраштырды.

Һәр санга икешәр-өчәр язма әзерли идем. Әдәбият-сәнгать әсәрләре, рухи тормыш, мәдәният турында язмалар...

1991 елда «Азат хатын» журналының исеме «Сөембикә»гә үзгәртелә. Бу үзгәрешләр ничек барды?

«Азат хатын»ны «Сөембикә»гә үзгәртү – Роза Туфитуллова идеясе булды. Без аны хуплап, бергәләп шушы карарга килдек. Чөнки журналның беренче исеме дә – «Сөембикә» бит. Аны 1913 елда Ягъкуб Хәлили нәшер итә башлаган. Мин укыган Иж-Бубыйдан, безнең як кешеләре иде алар. Ягъкуб Хәлили – үзе укытучы, мөгаллим, хатыны баерак гаиләдән булган. Журналны хатынының бирнә акчасына чыгара башлаганнар.

Әлбәттә, журналның исемен алыштыруга карата каршы фикерләр дә булды. Әмма Роза Рәхмәтулла кызы безне ияртеп барды, һәм үзе дә юл ярып эшли иде. Шулай итеп журнал «Сөембикә» булды.

Элек «Азат хатын»ның тиражы 500 меңгә якын булган. Исем үзгәргәч, укучыларның бер өлеше югалды. СССР таркалгач, халык аптырап та калды. Шуңа күрә тиражлар кимеде, әлбәттә. Ләкин чит илләргә дә юллар ачылды. Төркия, Америкада, Финляндиядә яшәүче татарлар, «Сөембикә»не укып, безгә киләләр иде.

Язучылар килде, очрашулар үткәрә идек. «Гыйффәт туташ», «Киленбикә» кебек бәйгеләр оештырдык. Авыллардан кешеләр редакция ишеге төбендә ярдәм, гаделлек эзләп мөхәррирне көтеп утырган чаклар була иде.

«Сөембикә» – тарихта билгеле, эзле журнал. Бик абруйлы эш урыны булды ул минем өчен. Без анда акча өчен генә түгел, зур эш башкаруыбызга инанып, чын күңелдән ышанып, яратып, эшләдек.

«Азат хатын» белән «Сөембикә» эчтәлек ягыннан аерылдымы?

«Азат хатын»да да хатын-кыз язмышы, тормышы, азатлыгы темалары күтәрелде. «Сөембикә» дә шул ук юнәлешне дәвам итә – хатын-кызны яклый, рухи таяныч бирә. Мин хәзер анда эшләмәсәм дә, һәр санын яратып укып барам.

Милләтнең уяну, күтәрелеш чоры иде ул. Заман үзгәрешләре, күтәрелешләр – барысы да журналның төп темалары булды. «Азат хатын» чорында бу темалар әле юк иде. «Сөембикә»гә күчкәч, журнал бөтенләй яңа юнәлеш алды.

Ул һәрвакыт халык яратып укый торган басма булып калды. Аны хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да укый иде. Безгә хәтта: «Журналны башта әти укый, аннары гына безгә чират җитә», – дип язалар иде.

Фото: © «Интертат» өчен Роза Мулланурованың шәхси архивыннан тәкъдим ителде.

Фотода сулдан-уңга: Роза Мулланурова, «Сөембикә» журналының элеккеге җаваплы сәркатибе Рушания Камалова, рәссам Алсу Тимергалина һәм шагыйрә Илсөяр Иксанова.

Эшегездә сезгә нәрсә ошый иде? Кешеләр белән очрашумы? Шуннан соң утырып мәкалә язумы?

Мөгаен, кешеләр белән очрашулар тәэсирләгәндер. Мин шулкадәр кызыклы шәхесләр белән очраштым. Журналистлар арасында да төрле кешеләр була: үзләренә кирәк кешеләрне табалар, күздән яздырмыйлар. Адресларын, телефоннарын язып калдыралар. Үзләре турында исләренә төшереп торалар һәм гомер буе дус булып яшиләр. Ә миңа шәхесне ачу, язу кадерлерәк. Язганчы, бу кеше минем йөрәгемдә яши. Аны идеальләштерүем дә ихтимал. Язганнан соң, бу тема минем өчен ябыла.

Җиңел язам дип әйтә алмыйм мин. Үзем язганнан канәгать түгел. Анысы да бар...

Сез үзегез өчен зур тәнкыйтьче алайса?

Әйе, бик зур тәнкыйтьче мин. Үземне үзем тоткарлаучы да мин.

«Милләт өчен, татарыбыз өчен кирәк эш, дип эшләгәнбез»

Сез балалар язучысы да. Бу темага ничек кереп киттегез?

Мин мәктәп елларында ук яза башладым. Балалар тормышын чагылдырган хикәяләр яздым, чөнки ул вакытта бүтән тормышны белми идем. Әгәр мине Язучылар берлегеннән Максим Горький исемендәге әдәбият институтына тәкъдим итәргә теләгәннәр икән, димәк, миңа ниндидер өмет баглаганнар. Мин өметне акларга тиеш идем.

«Чишмә күзе» – 1991 елда 15 мең тираж белән чыкты. Әзерләп бирдем дә чыкты дигән сүз түгел. Ул 5-6 ел чиратын көтеп ятты. Шулай 10 ел ятып чыккан китапларым да бар.

Тагын биш китаплык язмаларым бар. Ләкин акчага чыгару мөмкинлегем юк, хәзер ул кадәр кирәк дип тә исәпләмим.

«Җан сөенече» дигән китабым бик уңышлы булды. Иҗатым зур бәяләнеп, Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты булдым. Монда балалар хикәяләре дә бар. Мин барыбер балалар өчен хикәяләрне күбрәк язганмын. Дөресен генә әйткәндә, аларда балачак, үземнең хәтердә калганнар, тормыштан алган нәрсәләр. Бармактан суырган нәрсә юк.

Журналист буларак барып, кешеләр белән очрашасың, аннан соң аны мәкалә итеп язасың. Ләкин ул тынгы бирми. Син аны нәрсәдер өстәп, хикәя итеп тә эшлисең. Андый хикәяләр дә бар.

Күп кенә хикәяләр китапларга кермәде. «Син җыеп калдыр», – ди кызым Гүзәл. «Артыннан йөреп булса да, бастырырбыз, татар яшәсә – әле булыр», – ди.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Язучы буларак та, журналист буларак та үз урыныгызны табу кыен булдымы?

Җиңел булмагандыр инде. Сүз дә юк. Юлымда очраган, ярдәм кулы сузган, җылы сүзе белән ярдәм иткән кешеләргә мин бик рәхмәтле. Мин ул кешеләрнең бөтенесен дә хәтерлим. Шулай булмаса, мине этә торган «йонлы куллы» туганнарым юк. Үземнең тырышлык кына. Бер килеп кергәч, шул ук журналистикага да эшләргә кирәк бит инде.

Безнең җанда үзебезчә тукайлык та булган. Милләт өчен, татарыбыз өчен кирәк эш, дип эшләгәнбез. Шуңа күрә авыр дип исәпләмим мин аны.

Аннан авырлыклар булды дөньяда. Мин, нәрсә күрсәм дә: «Әһә, мин моны язам әле», – дип уйлый идем. Бөтенесен язып та бетерә алмыйсың. Гомер бик тиз үтте. Язарга дигән әйберләр дә бик күп калды….

Дәвамы бар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в Кировской области

Новости спорта


Новости тенниса