Чупа-чупс суырганнан соң, апалы-энеле ике бала реанимациягә эләккән
Краснодарда 2 баланы ашыгыч рәвештә хастаханәгә китергәннәр. Алар баллы әйбер ашаганнан соң хәлсезләнгән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
8 яшьлек кыз һәм 6 яшьлек энесе карт әбиләрендә – әнисенең әбисе белән бабасы янында кунакта була. Кичен балалар ашыйлар, аннары алар чупа-чупс суыралар.
«18 февральдә балалар кичке аш ашагач, берәр чуп-чупс суыра. Төн уртасы тирәсендә аларның хәле китә, «ашыгыч ярдәм» чакыралар. Балаларны хастаханәгә салалар», – дигәннәр Эчке эшләр министрлыгының Краснодар шәһәре буенча идарәсендә.
Хокук саклаучылар белешмәсе буенча, балаларның сәламәтлеге белән чупа-чупс суыру арасында бәйлелек турында сөйләргә әлегә иртәрәк. Табиблар тикшерүләр уздыргач, ачыкланачак.
Хәзер балалар өйләрендә, аларның гомеренә куркыныч янамый, диелә хәбәрдә.