Главные новости Красноярска
Красноярск
Ноябрь
2024

Гаеп дуңгызда гына булып чыкмаган: абзарда табылган кыз мәетенә кагылышлы яңа факт чыкты

0

Красноярск краенда дуңгыз абзарында 17 яшьлек кыз мәете табылуы турында язган идек. Башта аны ана дуңгыз аяктан еккан, соңыннан калган дуңгызлар гәүдәне өзгәләп бетергән, дигән фараз чыкты.

  • 17 яшьлек кызны дуңгызлар кимереп үтергән
  • Дуңгызларны ашатырга кергән кызны ана дуңгыз төртеп еккан, калганнары өзгәләп бетергән

Тикшерүчеләр кызның егылганда башы белән бәрелеп аңын югалтуын, ә ул аңсыз яткан вакытта аңа башка дуңгызлар ташлануы турында да фаразларын белдерде. Дуңгызлар кызның сул аягындагы бот артериясен өзгән, шуннан соң ул күп кан югалтудан үлгән, дигән мәгълүмат та бар.

Ә хәзер тикшерүчеләр кыз үлеменә сәбәпче булган кешене эзләп тапкан.

Гаепләнүче ир-ат күрше йортта яши. Тикшерү комитетында фаразлауларынча, ул күршеләренең терлекләрен юк итәргә дип аларның абзарына кергән. Шунда дуңгызларны ашатырга кергән кызны күреп ала. Ир-ат аның башына суга һәм чыгып китә.

Кыз бала шунда аңын югалта, шуннан соң аңа хайваннар ябырыла. Теге ир-атны тоткарлаганнар. Күршеләре сүзләренчә, 40 яшьлек ир-ат бик агрессив, моңа кадәр дә абыйсын үтергән өчен утырып чыккан булган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Красноярском крае

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева призналась, что из-за суеверия играла в юбке с дыркой на турнире WTA в Дубае






Астрономическая весна наступит в России 20 марта

В Саяно-Шушенском заповеднике снимают фильм о сохранении снежных барсов

17-летняя студентка родила в туалете общежития в Красноярском крае

В Красноярске рецидивист собирался украсть одну машину, но пришлось красть две