Главные новости Красноярска
Красноярск
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Агыйдел» ансамбле турында: «Мәскәүнең Съездлар сараенда чыгыш ясарлык коллектив бу»

0

Казанда Актанышның «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты булды. Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты булган ансамбльнең тамашасы филармониядә узды. Программа Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә барган «Гаилә елы»на багышланды.

Концерт программасы «Агыйдел»ем – бәхет бишегем» дип аталды. Шаулап-гөрләп узган концертны журналистыбыз Юлай Низаев та тамаша кылды һәм ансамбльнең җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Ялаловадан интервью алды.

«Агыйдел»ем – бәхет бишегем» дип дәртләнеп эшләүчеләр алар!

Иң элек, концерт башланыр алдыннан бераз иртәрәк килеп, Лилия Мәүләви кызы белән җанлы әңгәмә корып алдык. Замана белән бер сулышта атлаучы, ансамбльнең «әнкәсе» булган Лилия ханым 13 ел буена әлеге иҗат коллективын җитәкли. «13 ел элеккеге һәм бүгенге Лилия апа арасында нинди аерма бар?» – дип соравыма да ул, елмаеп кына: «Юк кебек, һаман да яшьләр белән бер дулкында тибрәләм», – ди. Чыннан да шулай, иптәшләр!

Лилия апа, «Агыйдел» – ул бит Актанышның, Татарстанның йөзек-кашы булган ансамбль генә түгел, Рәсәйдәге дә авыл җирендәге бердәнбер дәүләт ансамбле. Һәр ел саен яңа программа белән тамашачы күңелләрен сөендерәсез. Быелгы концертның үзенчәлеге нидән гыйбарәт?

Әйе, безнең ансамблебезнең 50 елдан артык тарихы бар. Әлбәттә, бик күп сулар акты, беренче елларда, башланган чорларда, «халык ансамбле» исемен алган вакытларны да исәпкә алсак, зур тарихлы ансамбль без. «Агыйдел» ансамбленең һәр елны бер темага, бер исемгә багышланган концерт программасы бар. Казанга, филармония залына ел саен килеп, тамашабызны күрсәтеп китәбез. Быелгы концертыбызның төп темасы Россия Президенты фәрманы белән барган «Гаилә елы» темасына багышланган. Бу – очраклы да түгел, ансамблебездә яшьләр, укуларын тәмамлап кайтып, берсе белән берсе кавышып, гаилә корып яшәп ятучылар бик күп. Бүгенге көндә андый гаиләләр бездә 7 пар. Алар арасында биюче белән җырчы да бар, ике биюче генә дә бар.

Безнең ансамбль – менә шундый тату һәм бай гаилә. Әле ул гына түгел бит, «безнең гаилә» дигән төшенчә – әле ир-хатын гына түгел, мин – коллективыбызның әнкәләре, дип саныйм. Минем кул астында бүгенге көндә 35 оныгым бар һәм бик күп, 60ка якын балаларым бар. Шуңа күрә дә хезмәт коллективыбыз – бер матур тату гаилә. Һәм шул сәбәпле дә концертыбызны «Агыйдел»ем» – бәхет бишегем» дип атарга булдык.

Әйтергә кирәк, «Агыйдел»ебезнең артисты булу – үзе бер олы горурлык! Ә сезнең кул астында эшләү – бәхет, диләр сәнгатькәрләрегез. Тормыш булгач бит төрле чаклар була, иҗат дөньясында бигрәк тә!

Әйе. Һәрвакыт, артистларымның ниндидер проблемалары килеп чыга икән, алар, әлбәттә, керәләр, үзләренең борчылу мәсьәләләрен сөйлиләр, һәм без аларны бергәләп чишү юлларын табабыз. Ярдәм итәргә тырышам. Гаиләләре белән дә һәрчак контактта, яхшы мөгамәләдә. Безнең ул чыннан да шундый тәрбияле ансамбль! Без кая гына барсак, нинди акыллы һәм тәрбияле ансамбль, дип шаккатып торалар. Әлбәттә, мин моның өчен ата-аналарына рәхмәтле. Алар шундый гаиләләрдән җыелган яшьләр бит!

Алар Актаныш яшьләре генә түгел, алар – Бөтен Рәсәйдән, башкорт якларыннан, үзебезнең Татарстанның төрле районнарыннан һәм, хәтта ки, Төрекмәнстаннан бер биюче егетебез бар. Шуңа, мин тулаем, нык итеп әйтә алам, безнең ансамбль – бик югары дәрәҗәле иҗат коллективы. Төрле яклап, тәрбия ягыннан да, сәнгати яктан да, Аллага шөкер.

Яңа артистларыгыз белән дә таныштырып үтегезче.

Яңа артистларга килгәндә, Башкортстанның «Мирас» ансамбленнән БР атказанган артисты Илшат, биюче егетебез Анур һәм Чакмагыш якларыннан Рузалинабыз килеп кушылды безгә.

Быелгы программаның «изюминка»ларын тулысынчарак әйтеп үтик әле укучыларыбызга.

2024 ел «Гаилә елы» булгач, без концертыбызны махсус фильм белән башлыйбыз. Монда үзебезнең коллективта эшләгән гаиләләрне күрсәтәбез. Ә инде программага килгән вакытта, безнең репертуар һәрвакыт баеп, яңартылып тора. Агымдагы елда төркмән, калмык биюләрен кертергә булдык. Ә аларны исә, Төрекмәнстаннан килеп, бик талантлы хореографлар куйды. Без үзебездә генә кайнамыйбыз, ә читтән дә шулай итеп тулыландырып җибәрәбез репертуарны.

Костюмнарыгыз еш яңартыла, дип хәбәрдармын.

Быел да бихисап костюмнар тегелде. Мин аларның санын да әйтә алмыйм хәтта ки. Бик күп аяк киемнәре тегелә, аяк киемнәребез бик тиз туза. Мин артистларымны кайвакыт сүгеп тә алам, чыдатмыйсыз… Шуннан уйлап куям, әгәр дә аяк киеме шулкадәр тузарлык булса, бик яхшы эшләнелә, балалар.

Репертуарда нинди биюләр бар? Нинди халыкларныкы?

Иң беренче чиратта әйтәм, бездә алгы планда – татар биюләре, аларны безнең ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, баш балетмейстер, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Фәтхуллина куя. Ә исә аранжировкаларны аның тормыш иптәше Салават Фәтхуллин ясый. Аларның гаилә тандемы шулкадәр әйбәт! Нык матур постановкалар куялар. Аннан соң инде безнең башкорт биюләре китә. Шулай ук Ижаудан килеп, балетмейстер удмурт, Мари-Элдан килеп куйдылар мари биюләрен. Шулай ук безнең репертуарда «Казачий танец» бар. Аны РФ һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Сергей Сентябов сәхнәгә чыгарды. Ул – Качалов театрындагы балетмейстер. Башкортстаннан Хәлил Ишбердин куйган «Мәйдан» биюләре бар.

Шаян биюләребез дә байтак, алар халыкны ял иттерер өчен кирәк. Андыйларын да репертуарга алабыз. Әле безнең ансамбльдән тыш, «Ак инеш» балалар ансамбле дә килде, 40ка якын бала. Алар да үзләренең биюләрен күрсәтәчәк. Аларның 2 биюләре бар әлеге концертыбызда. Алар инде «Агыйдел»дән ким түгел. Хәзер аякка басып, «Агыйдел» дәрәҗәсенә тәңгәлләшеп киләләр. Бик нык көчле, талантлы балалар. Алар белән шөгыльләнә шулай ук Лилия Равил кызы. Бик оста егет-кызлар тупланган анда һәм җитәкчеләре дә оста!

Киләчәккә планнар һәм максатлар?

Безнең планнар – гыйнвар ахырында, БР Стәрлетамак шәһәрендәге «Мирас» бию театры белән берлектә, Актанышта үзебезнең дуслык дәлиле булган программа белән чыгышлар ясау. Бу 27 гыйнварда әзер булачак. Алга таба исә Красноярск якларына китәбез. Биредә берничә шәһәрдә булачакбыз. 5 февральдә китәбез, ә 15 февральдә кайтачакбыз.

Тагы да нинди өстисе фикерләрегез бар, Лилия апа?

Менә безнең ансамбльләр кебек матур сәхнә коллективлары яшәгәндә – милләтебез яшәячәк! Безнең төп максат та шул, бию-җырларыбыз белән үзебезнең халкыбызга хезмәт итәргә тиеш. Аларны милли яктан тәрбияләргә, үрнәк бирергә тиешбез.

Әңгәмә өчен зур итеп рәхмәт, Лилия апа!

«Агыйдел» ансамбле турында: «Халкыбыз яшәгән татарның ояларына, чит илләргә кадәр баралар»

Билгеләп үтик, концертка тамашачылар 1 сәгать алдан ук җыела башлаган иде. Кемнәргәдер билет җитеп бетмичә, хәтта филармониянең хезмәткәрләре йөри торган ишектән кереп маташучылар да табылды… Ә концертка килгәндә, «Агыйдел» маркасын тота белә инде ул! Җыр-моңнар дәртлеләре дә, моң-сагыш тулылары да булды. Ә биюләргә килгәндә – кечкенә театраль этюдларны хәтерләткәннәре дә булды. Әлбәттә, пролог бик матур.

ТР Республикасы Мәдәният министрлыгы Актаныш муниципаль районы, Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе иясе «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәламли сезне. 2024 ел – «Гаилә елы» уңаеннан концертыбызны «Агыйдел»ем – бәхет бишегем» дип атадык. Чөнки ансамблебездә эшләп иҗат итүче парларыбыз нәкъ үзебездә танышып, кавышып, үз бәхетләрен табып гаилә кордылар. Менә алар: ансамблебезнең күркәм гаиләләре биюче Оксана һәм БР атказанган артисты, биюче-репетиторы Рамил Хәтмуллиннар, ансамбльнең биюче солистлары Ленар һәм Винера Дмитриевлар, Артур һәм Рузилә Нигъмәтуллиннар, биючеләр Алмаз һәм Диләрә Закировлар, Нуршат һәм Айсылу Гыйнәтуллиннар, оста куллы һәм күпкырлы хезмәттәшебез Илнур һәм костюмер, барлык сәхнә киемнәребез аның назлы куллары аша үткән Гөлнур Мәрдановлар, ансамбльнең иң саллы пары булган музыкант, көйләр авторы, аранжировкалар остасы, «человек-оркестр» дибез аның турында – Салават һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, ансамбльнең сәнгать җитәкчесе һәм баш балетмейстеры, дистәләгән биюләр авторы Лилия Фәтхуллиннар. Ә гомумән без барыбыз да – «Агыйдел» дигән бишектә тибрәлүче бер олы гаилә, – диде концерт барышында концертны алып баручы нәфис сүз остасы, мәдәниятебез өчен җанатып хезмәт куйган, искиткеч талантлар иясе Хәят Мәрданова.

Концертта бер-бер артлы мәртәбәле затлар да сәхнә түренә менде.

«Безнең мәдәнияткә, сәнгатькә гашыйк тамашачылар! Әлбәттә, «Агыйдел» ансамбле – Актаныш, Татарстан өчен генә түгел, ул бөтен татар дөньясы тарафыннан җылы кабул ителгән, инде еллар дәверендә югары сәнгати зәвыклы булган мәдәниятебезне ачыктан-ачык күрсәтүче дәүләт ансамбле. Ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы соравы нигезендә халкыбыз яшәгән татарның ояларына, чит илләргә кадәр баралар», – дип бәян итте ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Тамаша барышында ансамбльдә эшләүче гаиләләргә конгрессның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

«Әлбәттә, 13 ел дәвамында «Агыйдел»нең Казандагы концерты бер матур традициягә әверелде. Менә ансамбльдә демография хәле дә бик яхшы икән, бик матур гаиләләр эшли биредә. Ансамбльнең әһәмияте республика өчен зур. Кайда гына чыгыш ясамый алар. Әлбәттә, артистларга илһамлы чыгышлар телим», – диде ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Шулай ук ансамбльнең кайбер артистлары, хезмәткәрләре Мактау грамоталарына, казанышлар өчен күкрәк билгеләренә лаек булдылар.

«Якынлашып килүче бәйрәмнәр белән сезне. Дәүләт ансамбленең дә гастрольләр географиясен карасак, чыннан да, кайда гына булмаганнар. Шуңа күрә дә ул – Актанышыбыз даны, республика даны, Россия даны! Аның репертуарын карасак, төрле милләт биюләре, бердәмлек, татулык. Махсус заказ белән ясатылган бүләк алып килдек, Мәскәүнең Съездлар сараенда чыгыш ясарлык коллектив бу», – диде Казандагы Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов һәм махсус заказ белән ясатылган Мәскәү Кремле макетын коллективка бүләк итте.

Ахырдан Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов фикерләрен белдерде. «Бик матур, бик көчле концерт. Мондый концерт куяр өчен милләтеңне, халкыңның телен, гореф-гадәтләрен яратырга кирәк бит. Чыннан да сез – Рәсәйнең йөзек кашыдай ансамбль. Сезнең барыгызга да гаилә иминлеге булсын! Башкарган хезмәтегез өчен олы рәхмәт! Киләсе ел – Россиядә «Ватанны саклаучылар елы». 2025 ел – 1945 ел кебек Җиңү елы булсын иде», – диде ул.

Шулай ук «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Ялалова да тамашачыларны сәламләде. Ул ансамбльне бер зур иҗади гаилә булуын билгеләде.

Әйтергә кирәк, ансамбль яңа номерлары белән дә безләрне куандырды, шул ук вакытта элеккеге «Сөн буе егетеләрен», шаян биюләрен һәм дә җырларын да башкардылар. Ничәмә тапкырлар, нинди генә концертларында булганым юк бу ансамбльнең! Һәм һәр чыгышын аны ничә мәртәбә карасаң да туеп булмый. Хореография, хор солистларының тавышларын уйнатулары югары һөнәри дәрәҗәдә. Әлеге ансамбльнең концертларын караганда, һәрвакыт берникадәр ак көнләшү хисен тоям үземдә. Кызганыч, туган ягымдагы – кайчандыр БР Чакмагыш районының йөзек кашы булган ансамбль таралуның һәм таркалуның ахыргы стадияләрен кичерә. Ә «Агыйдел»кәй балкый, яши һәм шулкадәр югары дәрәҗәле, иҗат ялкынында яна.

Программаны тамаша кылгач, чынлап та, һәр чыгыштан гаилә учагы җылылыгы бөркелгәндәй тоелды. Алга таба да ансамбльнең балкышы, аның чыгышлары һәм сәхнә тотулары соклангыч булыр, дигән фикердәмен.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Красноярском крае

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Казанская теннисистка Полина Кудерметова уступила Арине Соболенко в финале WTA в Брисбене






В Красноярске убрали горку, на которой разбился подросток

Режим «черного неба» введут в Красноярске на два дня

Парк «Роев ручей» изменил режим работы

В Красноярске объявили режим «чёрного неба» до 8 января