Главные новости Красноярска
Красноярск
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28

Ванна бүлмәсе ачык, хатын-кыз кайнар су эчендә ята

0

Красноярск краенда рэп җырлаучы хатын-кыз ваннада кайнар суда пешеп үлгән. Аны ябык табутта җирләгәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Фаҗига 9 февральгә каршы төндә Ачинск шәһәрендә була. 32 яшьлек Виктория Л. мәетен аның белән яши торган ир-ат таба. Аның сүзләренчә, кич белән ул эшләре белән чыгып китә. Әйләнеп кайткач, ванна бүлмәсе ишеге ачык булуын күреп ала. Хатын-кыз кайнар су эчендә ята. Урынга килгән табиблар аның үлемен раслый.

Тикшерүчеләр белешмәсе буенча, кайнар суга пешкән мәеттә имгәнгән урыннар булмый. Фатирда тыелган матдәләр табылган, бу хатын наркотикларга бәйлелек буенча хисапта да торган. Бергә яши торган иренең беркайда эшләмәве билгеле.

«Бу төндә ни булган соң? Бәлки, кыз ваннага кергән, аңын югалткан да, берничә сәгать кайнар су эчендә яткан булуы ихтимал. Үлемнең төгәл сәбәбен экспертиза ачыклаячак», – диелә бу хәбәрдә.

Социаль челтәрләрдә 2025 ел белән котлап язылган постта аның киләчәккә планнары зур булуы аңлашыла. Танышлары аны «позитив һәм мәрхәмәтле кеше» дип искә ала. Викторияне ябык табутта җирләүләре турында да хәбәр таралган. Бергә яши торган ир исә җирләүгә килмәгән, имеш, диләр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Красноярском крае

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Медведев отказался от второго сета четвертьфинального матча на турнире ATP






Здесь даже солнца не видно: Красноярск укутал зловонный туман

Роспотребнадзор приостановил деятельность нескольких магазинов «Светофор» в Красноярском крае

Восьмиклассник сорвал уроки сразу в трех школах Лесосибирска

На территории края выявлено 36 точек общепита, использовавших продукты без подтверждения их качества