Мы в Telegram
Добавить новость
Главные новости Кяхты
Кяхта
Март
2021
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16 17 18
19
20 21 22 23 24 25 26
27
28 29 30 31

Бурятиядә «Азиядә яшәгән борынгы халыкларның рун язуы» дигән күргәзмә ачылды

0

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Бурятиянең Улан-Удэ шәһәренең академик В. А. Обручев исемендәге Кяхта туган якны өйрәнү музее филиалында «Азиядә яшәгән борынгы халыкларның рун язуы» дигән күргәзмә ачылды. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге уникаль вакыйгада Бурятия татарлары автономиясе катнашты. Автономия вәкилләре «История татар с древнейших времен» дигән җиде томлык басма тәкъдим итте. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов автономиягә бүләк иткән. Бу — Татарстан, Россия һәм чит ил галимнәренең уртак хезмәте, ул ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты грифы белән нәшер ителгән. Анда автор текстларыннан тыш, кушымта рәвешендә иллюстрацияле материаллар, карталар, мөһим чыганаклардан өзекләр, шул исәптән Күлтәгин һәм Төньюкук хөрмәтенә стелага уелган язмалар тәкъдим ителгән. Аларны беренче тапкыр рус тюркологы Василий Радлов укыган. Әлеге язмаларда төрки халыкларның Кытай елъязмалары белән расланган тарихы тасвирлана. Бурятия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылган күргәзмәдә Икенче Көнчыгыш Төрки каганат чорының хәрби һәм сәяси эшлеклесе Төньюкук хөрмәтенә ташка уелган язмаларның эстампажлары (оттисклар) тәкъдим ителде. Әлеге ядкарь борынгы рун язуының иң мәшһүр истәлекләреннән берсе санала. VIII гасырга караган таш һәйкәлләрдәге эстампажлар 1898 елда дөге кәгазеннән ясалган һәм Кяхта туган якны өйрәнү музеенда сакланган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Бурятии

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Свентек выиграла титул WTA в Мадриде






Почти 700 искусственных сооружений введут в эксплуатацию по БКД в этом году

Народный Хурал Бурятии принял законопроект об отмене прямых выборов мэра

Итоги «Байкальской рыбалки – 2024»

На границе Бурятии с Монголией за сутки пресекли насколько нарушений при перевозке продукции