Главные новости Кызыла
Кызыл
Ноябрь
2024

«Иң зур татар», күп җырлар авторы Ирек Габдрахманов вафат

0

«Ана кайгысы», «Гомерлеккә яраттым», «Өметеңне өзмә», «Томаннарда калма!» һәм башка бик күп җырлар авторы Ирек Габдрахманов вафат булган. Бу хакта «Кызыл таң» газетасы яза.

Ул Башкортстанның Бүздәк районында туып үскән, шунда яшәгән. Берничә ел элек ул башта – Франциягә, аннан Германиягә күченеп китә.

Ул чит илдә дә җырлар иҗат итә. «Кызыл таң» язуынча, 350дән 160 килограммга кадәр ябыга, туган ягына кайтырга ашкына. Зур гәүдәсенә кием юнәтү авыр булгач, ул үз вакытында «Кызыл таң» газетасына да мөрәҗәгать иткән була, һәм редакция коллективы аңа махсус өс һәм аяк киеме алырга ярдәм иткән.

Ирек Габдрахмановның «иң зур татар» дигән исеме дә бар иде. 2018 елда татар җырчылары, аны дәвалау өчен, хәйрия концерты да уздырган иде.

  • Татар җырчылары 300 кг авырлыктагы Ирек Габдрамхановны дәвалауда да ярдәм иткән иде.

Ирек Габдрахманов язган җырлар: «Ана кайгысы», «Ашыгыгыз», «Бар да кала», «Бирешмә!», «Вакыт җитми…», «Гомер юлларым», «Гомерлеккә яраттым», «Гомерләр бер генә», «Мин бит синдә кояш күргән идем», «Сөю учаклары дөрләсен», «Томаннарда калма!», «Югалтмамын мин сине», «Җилкәннәр җилдә сынала», «Әнием, елама!», «Өметеңне өзмә».




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Туве

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Красноярская теннисистка Мирра Андреева выиграла турнир WTA 1000 в Дубае






Изгои России — почему одни регионы живут в достатке, а другие нищенствуют

Вынесен первый приговор за участие в «движении ЛГБТ», а легендарная тюрьма продана на торгах. Обзор событий в РФ

На каждого жителя Камчатки приходится 580 тысяч рублей кредитов

Путешествие на Алтай: когда ехать, что посмотреть и сколько это стоит