Главные новости Кызыла
Кызыл
Декабрь
2024

Елан елына өстәлне ничек әзерләргә: меню һәм өстәлне бизәү

0

Дизайнердан 5 киңәш

Яңа ел өстәлен бизәү вариантын Чаллы дизайнеры Ирина Самойлова тәкъдим итте.

Ел символы оптимистик яшел булуын исәпкә алып, бүлмәдәге чыршы гына җитәрлек булмаячак. Яңа ел өстәле дә – ашъяулык, тастымал, шәм, савыт-сабалар – үлән төсләрендә булырга тиеш.

Әһәмиятле бизәк – елан фигурасы турында да онытмагыз.

Пластик савыт-сабадан баш тартсагыз, яхшы булыр. Кабымлыклар, җиләк-җимешләр, бутербродлар һәм тарталеткаларны агачтан ясалган савытлар өстенә тезегез.

Эчемлекләр: шампан шәрабы һәм җиңел шәраблардан тыш, кунакларны сары һәм яшел төстәге җиләк-җимеш суы, шикәрсез яшел чәй белән сыйлау яхшы.

Яшелчәләр һәм яшеллекне күп итеп алыгыз – туралган кыяр, помидор һәм төрле төстәге борычны укроп, яшел суган, салат яфраклары белән аралаштырып өстәлгә куегыз.

Яңа ел өстәленә нәрсә куярга

Эксперт, Чаллы технология техникумы укытучысы Лариса Худакова искә төшергәнчә, елан – ерткыч хайван, өстәлдә төп ризык ит булырга тиеш.

Бәрәңге белән нарат җиләге соусында грушалы үрдәк

Порцияләп туралган үрдәкне кыздырырга, су салырга, алдан кыздырып куелган суган һәм кишер белән әзер булганчы пешерергә. Грушаларны кабыгыннан чистартырга, икегә кисәргә һәм шикәр комы белән атланмайда җиңелчә кыздырырга.

Нарат җиләге соусы өчен (шундый ук принцип буенча карлыган, мүк җиләге яки сырганак соусы ясарга мөмкин) 200 грамм туңдырылган җиләкне эретергә, блендер белән изәргә. Иләк аша уздырырга, 100 грамм шикәр комы, берәр чәй кашыгы бал һәм крахмал, төрле тәмләткечләр, бераз тоз өстәргә һәм тулысынча куерганчы 5 минут пешерергә.

Үрдәкне нарат җиләге соусы сибеп, карамельле груша белән бирергә. Гарнирга – бәрәңге.

Яшелчә маринады астында балык

Теләсә нинди балыкны алырга мөмкин, ләкин иң яхшысы – тәрәч балыгы, судак. Аны кылчыкларыннан чистартып, филесын гына калдырырга, тоз һәм кара борыч сибәргә, онга әвәләп алырга һәм әзер булганчы кыздырырга.

Яшелчә маринады әзерләү өчен суган һәм кишерне озынча итеп турарга, майда кыздырырга. Аннары томат пастасы, бераз шикәр комы, серкә, тәмләткечләр, су өстәргә һәм, әзер булганчы, тагын 5 минут пешерергә.

Балыкны тезәргә, өстенә кайнар яшелчә маринады салырга. Аннары сеңдерү өчен вакыт бирергә. Кабымлыкны өстәлгә салкын килеш куярга.

«Столичный» салаты

«Кышкы» салатның аналогы булган «Столичный» салатының үзенчәлеге шунда, анда гадәти колбаса урынына пешкән тавык ите салына. Барлык яшелчәләрне: бәрәңге, кишер, йомырка, маринадланган яки тозланган кыяр, яшел суганны матур итеп турарга, яшел борчак өстәргә кирәк. Салатка тоз, майонез салырга һәм болгатырга. Яшел салат яфраклары өстенә тау сыман итеп салып куярга. Өстен, челтәрсыман итеп, бальзам соусы белән бизәргә.

«Кызыл бәрхет» десерты

Десертка ачы шоколад, чикләвекле бал сайларга – Кытай сынамышлары буенча, болар барысы да уңыш һәм яклау китерәчәк. Һәм тагын «кызыл бәрхет» бисквитын әзерләү дә кыен түгел.

Кызыл азык буявы кушып, гади бисквит пешерергә, коржларга кисәргә – үзегез теләгәнчә, 2 яки 3 өлешкә бүләргә мөмкин. Араларына сылар өчен крем әзерләргә: майлылыгы 33 процент булган каймакны күпертергә, эремчек сыры, шикәр пудрасы өстәргә һәм блендер белән күпертергә. Алынган массаны кондитер капчыгы яки кашык ярдәмендә коржларга сыларга. Өстен туралган җиләк-җимеш белән бизәргә. Бисквит валчыклары, бөтнек яфрагы белән бизәргә.

«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә. Авторы: Ләлә Гайфетдинова




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Туве

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Australian Open. Расписание на вторник. Медведев сыграет в 6 утра по Москве, Касаткина и Хачанов – первым запуском, Рублев – последним






В столице Тувы готовятся к Крещению

Toyota Corolla столкнулась с автогрейдером: подробности смертельного ДТП

Осужденного РФ крымчанина Эрфана Османова этапировали в колонию российского Кызыла – брат

В Кемерове плата за ЖКУ может вырасти на 26,1% с 1 июля