Главные новости Кызыла
Кызыл
Март
2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Күпкырлы шәхес, галимә Дилбәр Булатова: «Әдәбият һәм аны укучылар һәрвакыт булачак»

0
  • Дилбәр Булатова – Татарстан һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы, Башкортстан Республикасы Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе, «Тулпар» журналының проза бүлеге мөхәррире, Башкортстанның атказанган матбугат һәм массакүләм чаралары хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Илдар Юзеев исемендәге әдәби премия лауреаты. Күпсанлы китаплар авторы.

Дилбәр ханымның тормыш юлын артык сөйләп тормыйм. Шулай да, ул минем якташым – Чакмагыш районының Кашкар авылыннан икәнен әйтеп китим. Республикада бик абруйлы журналист, аның киңәшләрен һәм үгет-нәсыйхәт сүзләренә колак салып, журналист һөнәрен сайлаучылар аз түгел. Хәер, үземне дә авыл хуҗалыгы предприятиесенә беренче тапкыр командировкага алып чыгып, мастер-класс күрсәтүче дә ул булды. Осталык дәресе шулкадәр әйбәт булгандыр, мөгаен, әллә икенче көнне үзем интервью эшләргә чыгып киттем.

Якташым язучылык эшчәнлеге белән дә танылды. Иҗатчыларның азларына гына хас күренеш – аның үз сайты да бар.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Эшкә диплом түгел, ике хикәям урнаштырды... »

Сез татар журналистикасына узган гасырның 90нчы елларында кереп киткән шәхес. Ни сәбәптән басма матбугатны сайладыгыз? Журналистика вакыт үтү белән үзгәрәме?

– Матбугат өлкәсен хәтта сайларга да туры килмәде. Башкорт дәүләт университетының бишенче курсында укыганда иң башта безне «Өмет» республика яшьләр газетасына чакырып алдылар. Без анда практика үттек, берничәбез өчтән бер ставкага эшкә дә урнашты. Ә инде бераздан, яңа гына ачылып килүче «Тулпар» журналының беренче баш мөхәррире Ринат абый Кашапов миңа үзләренә урнашырга тәкъдим ясады.

Бу 1994нче ел башы иде. Мин әле ул вакытта журнал эшенең, журналист хезмәтенең ничек була икәнен белми дә идем… Бары тик «Өмет»тә, «Кызыл таң»да ике хикәям, макаләләрем басылды. Ягъни эшкә диплом түгел, ике хикәям ярдәмендә урнаштым. «Тулпар»да эшли башлагач, иң кызыктырганы җор телле, киң күңелле хезмәт коллективы булды. Бүлек мөхәррирләре Суфиян Сафуанов, Фәнизә Гыймадиева, Мөнир һәм Габдулла Вафиннар – һәркайсы чын иҗади шәхесләр. Берара Марат Кәбиров та анда хезмәт куйды. Шулхәтле сөйкемле коллектив, биредә эшләү җан рәхәте иде.

Безгә, яшьләргә аеруча сак мөнәсәбәт булды, диимме. Шулай итеп, эшләп кителде дә. Димәк, 32 ел буена журналистикага тугры калам. Дөрес, ярты ел эшләү белән 6 елга декрет ялларына китәргә туры килде. Әмма каләмне ташламадым.

Журналның өстенлекле ягы, беренчедән, аның коллективы булса, икенчедән аның әдәби басма булуы күңелемә ята. Рәсми газетада, кушылганны гына язып, гомер буе эшли алыр идемме икән? Мөгаен, юктыр. Иҗат кешесенә ирек сулар һава кебек үк кирәк. Кечкенәдән үк көннәрем китап арасында үтте, бүген дә шулай, һәм, әлхәмдүлилләһи, моңа канәгатьмен. Язмышыма журналистикага алып килгәне, иҗади рухлы, зыялы кешеләр белән аралыштырганы өчен рәхмәтлемен. Бу юлны сайлавымда, әлбәттә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларым – әнием, Руниза апа Даутова, Мөнәвәрә апа Латыйпова, Рида апа Хаҗиәхмәтоваларның да өлеше бар.

«Элек әдәбиятка шигърият аша киләләр иде, ә хәзер чәчмә әсәр белән»

Башкорстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе нинди хәлдә бүген, киләчәккә максатлар бармы?

– 1990-1994 елларда Башкортстандагы татар әдәбияты өчен мөһим вакыйгалар була:1990 елда Язучылар берлегендә татар телле әдипләр өчен секция оештырыла; 1991 елда «Өмет» газетасы чыга башлый; 1993 елда татар телле әдипләр секциясе Татар әдипләре берләшмәсе статусына ия була; 1993 елда Башкортстан «Китап» нәшриятында Башкортстан халыклары әдәбияты секторы булдырыла. Ә инде 1994 елда «Тулпар» әдәби-нәфис, иҗтимагый-сәяси журналы нәшер ителә башлый.

Бүгенге көндә Башкортстандагы татар әдәбияты хакында сөйләгәндә, шулай ук 90нчы елларга, безнең яшьлек чорына әйләнеп кайтырга кирәк. 1994 елда Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге канаты астында Татар әдипләре берләшмәсе оешты. Аның барлыкка килүендә мөхтәрәм галимнәребез, аксакал әдипләребез Суфиян Сафуанов, Рәиф Әмиров һәм башкаларның өлеше зур булды. Төрле елларда берләшмәнең җитәкчеләре булып республиканың халык шагыйрьләре Марат Кәримов, Равил Шаммас, шулай ук Муса Сираҗи, Марис Нәзиров, Рәшит Сабит, Фәния Габидуллина, Нурлан Ганиев, Руслан Сөләймановлар эшләде. Узган июльдән соң бу урын күпмедер вакыт буш торды. Миңа тәкъдим булгач, икеләнебрәк булса да, ризалаштым. Эш-мәшәкать бихисап. Әмма зур көч түгеп, күпме тырышлыклар белән булдырылган, ничәмә еллар эшләп килгән иҗтимагый оешманың җитәкчесез калып таркалуын теләмәдем. Кем дә булса да җаваплылыкны үз өстенә алырга тиеш бит.

Узган җәй Башкортстан Язучылар берлеге бинасы ремонттан соң үз ишекләрен ачты. Хәзер инде биредә төрледән-төрле әдәби чаралар оештыру өчен барлык уңайлыклар бар. Татар әдипләре берләшмәсендә дә ай саен диярлек нинди дә булса күмәк чаралар үткәрелеп тора. Чакмагыш, Илеш районы иҗатчыларыкилә. Ел ахырында берләшмәнең гомум җыелышы үтте. Аннан «Тулпар» журналы белән берлектә оештырылган «Батыр яуда сынала» әдәби конкурсына йомгак ясадык.

Яңарак кына «Сәхибҗамал» төбәк татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә әдәби очрашу булды. Анда шагыйрьләр Мөнир Вафин һәм Рәсим Шәфи-Рәхмәт әдәбият сөючеләргә үз шигырьләрен укыды. Шул ук көнне кулъязмалар тикшердек. Флёра Шәрипова, Рәзилә Низаминың шигырьләрен, Мөнәвис Низаминың хикәяләрен анализладык. Өчесе дә уңай бәягә лаек булып, берникадәр редакцияләнгән хәлдә Башкортстан китап нәшриятына тәкъдим ителде. Шулай итеп, Татар әдипләре берләшмәсе эшен алга таба да дәвам итәргә ниятлибез. Чөнки, район һәм шәһәрләрдә әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләр, татар телендә иҗат итүчеләр бар. Миңа көн саен нинди дә булса язучыбыз мөрәҗәгать итә. Кемдер яңа кулъязмасын тәкъдим итә, кемдер юбилей я башка чара үткәрергә җыена.

Соңгы чорда Биишева исемендәге Башкортстан «Китап» нәшрияты да китап сәүдәсен җанландыру буенча уңышлы яңа алымнар куллана. Татар телендә басылган китапларның исем туйларын оештыруда татар әдәбияты бүлеге мөхәррире Дилбәр Әхтәмованың өлеше зур. Ул очрашулардан без дә читтә калмыйбыз. Дөрес, мәгълүм сәбәпләр белән быел басма китаплар саны шактый гына кимеде, әмма без хәлләр яхшырыр дип, өмет өзмибез. Мондый шартларда, китабын чыгарырга теләүчеләргә ярдәм итү кирәклеге көн үзәгенә чыга.

Минем төп эшем «Тулпар» журналының проза бүлеге белән бәйле. Яңа әсәрләр килеп тора. Газета белән журналның аермасы шактый зур. Газета редакциясендә хезмәт хакы алучы журналистлар штаты да бар. Ә журнал авторлар көченә таяна. Авторларыбыз безгә нинди әсәрләр җибәрә, без планны шулар нигезендә төзибез. Журнал 32 ел буе өзлексез чыгып килә икән, димәк, әдәби көчләребез, Аллаһыга шөкер, бар.

Минем уйлавымча, нинди генә заманнар килмәсен, әдәбият һәм аны укучылар һәрвакыт булачак. Киләчәктә, бәлки, кәгазь басмаларны Интернет алмаштырыр. Әмма сайтларга, иҗтимагый челтәрләргә элү өчен дә әсәрләрнең язылуы, аларның булуы төп шарт.

Без әле Казанга Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулуга багышланган халыкара конференциягә килдек. 140 ел элек туган министрның да, сәүдәгәрнең дә түгел, язучының түгәрәк яшен искә алабыз. Димәк, чын әдәби әсәр гасырлар үтсә дә искерми. «Йосыф вә Зөләйха» мең елдан да соң да асылташтай балкый. Шуңа күрә дә иҗатчыларны хөрмәтләү, аларга сак карау кирәктер.

Әдәбиятка килгәндә, бүгенге көндә язучы булырга теләгән яшьләр бармы ул?

– Яшь язучыларның, еш булмаса да, ара-тирә пәйда булуы – иң сөенечле күренеш. Мин күптән түгел генә Шаран районында туып-үскән Айгөл Зәйдуллина исемле бер яшь авторыбыздан хат алдым. Ул социаль яктан имин булмаган гаиләдә үскән бер бала язмышы турында яза. Хикәяне укыганда күзләргә яшьләр килә. Малай, исерек әтисеннән куркып, кайбер төннәрен тирес өстендә үткәререргә мәҗбүр, ул шулай җылы таба. Икенче көнне мәктәпкә барырга кирәк, ул ояла, чөнки тирес исе килә… сыйныфташлары көлә, укытучылар читләтә. Тамак туйдыру өчен көтү көтәргә өйрәнә. Ләкин үз алдына максат куйган – ничек тә булса кеше булырга, өйләнергә, өй салырга… Һәм киләчәктә ул чыннан үзенең теләгенә ирешә. Әйтергә кирәк, Айгөл Зәйдуллина социаль опека бүлегендә эшләгән, ни язганын белеп яза, шуңа да әсәрдәге детальләр ышандыру көченә ия. Хикәя якын арада «Тулпар» битләрендә дөнья күрәчәк.

Шулай ук тагы бер бик өметле яшь авторыбыз – Тәтешле якларыннан Дилбәр Исраева. Ул дүрт бала әнисе. Гыйнвар аенда без Тәтешле китапханәсендә Дилбәрнең китап туенда булдык. Аның Башкортстан китап нәшриятында «Яшьләр тавышы» сериясендә «Сөю шулдыр» исемле беренче китабы нәшер ителде. Дилбәрнең иҗаты кыюлыгы белән гаҗәпләндерә. Өлкәнрәк авторларыбыз махсус хәрби операция темасына мөрәҗәгать итәргә шөрләбрәк тоганда, ул, арабызда беренчеләрдән булып, «Көтәрмен...» исемле күләмле хикәясен чыгарды. Үзенең сеңлесе һәм аның тормыш иптәшенең реаль кичерешләрен сурәтләгән бу әсәр ихласлыгы, тирән уйланулары белән әсир итә. Дилбәр Исраева башка темаларга да иҗат итә. Мәхәббәт, шәхси бәхет, үзеңнең урыныңны җәмгыятьтә ничек табарга, нинди юлдан барырга, яшь кешенең уйланулары, яшь гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр – боларның барысын да оста итеп сурәтли.

Урта буын прозаиклардан Айдар Зәкиев иҗаты игътибарга лаек. Ул һәр ел саен бер повестьны өлгертеп кенә тора, әдәби экспериментлар ясый һәм уңышка да ирешә. Былтыр «Китап» нәшриятында – «Без югалткан көннәр» дигән проза җыентыгы, «Казан утлары»ның быелгы беренче санында «Яшәргә!» исемле яңа повесте дөнья күрде. Яңа әсәрендә автор яман шеш диагнозы куелган яшь ир-егетнең тән һәм күңел газаплапрын, тирә-юньдәгеләрнең мөнәсәбәте ничек үзгәрүен сурәтли.

Әйе, яшьләр арасында талантлар бар, ләкин ни кызганыч, алар бармак белән генә санарлык. Әллә яшь буын күбрәк интернет дөньясына кереп китте… Чөнки хәзерге көндә күпләр үз фикерен һәм позициясен социаль челтәрләр аша белдерергә күнегеп бара. Күбрәк блогерлыкны хуп күрәләр, ә бу очракта басма матбугат редакциясенә мөрәҗәгать итү ихтыяҗы калмый, дигән сүз.

Факт буларак, яшь иҗатчылар юк түгел бит. Алар ничектер социаль челтәрләрдә, хәтта кайчак бик «камерный» аудитория җыеп әсәрләре белән уртаклашалар. Яңачарак стильләр тәкъдим итәләр.

– Әйе, яшь иҗатчылар, гадәттә һәрвакытта да яңа формалар, өр-яңа ысуллар эзләргә тырыша. Бу шулай булырга тиеш тә. Яңарышны яшьләр алып килмәсә, кем алып килә соң? Аннары шундый тенденция дә күзәтелә: элек әдәбиятка шигърият аша киләләр иде, ә хәзер чәчмә әсәр белән тәүге адымнарын ясаучылар күбрәк, һәрхәлдә, безнең шартларда.

Журналистикадан фәнгә: «Парлы сүзләрдән борынгылык рухы аңкый»

Хәзерге көндә укытучылык эше белән шөгыльләнүче журналистлар юк түгел. Ә сез бу эшкә фән аша килеп кердегез...

– 2011нче елларда мин халкыбызның тирәнрәк тамырлары белән кызыксынырга тотындым. Алар Идел һәм Урал буйларына кайдан килеп чыкканнар? Һәм интернеттан эзли торгач, генеалогия буенча хезмәтләргә юлыктым. Бер галимнең: «Төркиләр белән баск халыклары арасында ниндидер уртаклыклар булуы мөмкин» дигән фаразын укып, баск теле белән мавыга башладым. Тәүге карашка ук бу телләрдә байтак якынлыклар күзгә ташланды. Әмма «миңа шулай тоела», дип кенә нәрсәдер исбат итә алмыйсың бит. Фәнгә кереп китәргә туры килде. Биредә миңа күренекле галим Мирфатих Зәкиев зур рухи таяныч булды. Диссертацияне башкаруда Мәскәү галимәсе Анна Дыбо, басколог Наталья Заика, чуваш галимнәре Геннадий Корнилов, Алена Иванова, башкорт галимәсе Линара Ишкилдина һәм башкаларның ярдәмнәре тиде. Фән шундый кызыклы һәм мавыктыргыч өлкә, аңа бер кереп китсәң – чыга алуың икеле, фәнни азарт үзенә әйди, яңадан-яңа табышлар эзлисең.

Соңгы чорда татар телендәге парлы төзелмәләр белән шөгыльләнә башладым. Сәбәбе – шулай ук баск теле. Анда да, татар телендәге кебек үк, парлы сүзләр, редупликатлар бихисап. Мондый төзелмәләр консервативлыгы, борынгы морфонологик үзгәрешләрне саклавы белән үзенә җәлеп итә. Агглютинатив сүзьясалыш системасы урнашканга кадәр, әүвәл төрки телләрдә редупликация алымы хөкем сөргән, мөгаен, аның йогынтысы шулкадәр көчле, ул төрки телләрнең һәр катламын үтәдән-үтәли сугара.

Әлегә мин татар телендәге парлы төзелмәләрне ныклап өйрәндем. Үземә калса, эзләнү-тикшеренүләр шактый нәтиҗәле булды һәм, Аллаһы боерса, аларны мәкаләләрдә яктыртырмын, дип уйлыйм. Резеда Шакирова белән берлектә татар теленең редупликативлары сүзлеген дә әзерләдек. Аны Уфа фән һәм технологияләр университетына басмага әзерлибез.

Ә укыту эшемә килгәндә, узган ел университетның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасына ассистент итеп чакырдылар. Шулай итеп, картаеп барган көнемдә ассистент булдым. Студентларга әдәби редакцияләү нигезләре буенча белем бирәм. Бу миңа бик якын һәм аңлаешлы юнәлеш, чөнки хезмәт юлым әдәби әсәрләрне редакцияләү белән бәйле. Бу эшне үземнең тәҗрибәмне яшь буынга җиткерә алу мөмкинлеге буларак кабул итәм.

Филология фәне ниләр белән кызыклы? Бер уйлаганда зур-зур ачышлар чоры да түгелдер бүген?

– Мельников дигән зур галимнең типология буенча хезмәтләрендә билгеләнүенчә, урал-алтай телләре дөньядагы башка телләр үсешеннән кискен аерылып тора. Чөнки бу телләрдә префикслар, класслар системасы юк. Миңа калса, төрки телләрдәге редупликатлы сүзләр – борынгы префиксаль сүзьясалыш калдыклары. Мәсәлән, кызык-мызык, берән-сәрән, ыгы-зыгы, алпан-тилпән кебек төзелмәләрдә үзгәрешләр нәкъ сүз башында күзәтелә. Бу кыю гипотеза, әлбәттә ки, бик күп эзләнүләр, исбатлаулар таләп итә.

Укытучыбыз, мәрхүм Суфиян Поварисов кабатларга яратканча, тел – ул гаять киң тирән бер дәрья һәм аның төбендәге асылташлар, энҗе-мәрҗәннәр хисапсыз, галимнәргә эзләнергә дә эзләнергә әле.

Сез укыткан Уфа Фән һәм технологияләр университеты, кафедра турында да ишетәсе килә.

– Кафедра оешуга ике елдан 70 ел тулачак. Заманында мин дә шушы кафедра укучыларыннан белем алган идем. Радик Сибәгатов, Суфиян Поварисов, Камил Дәүләтшин, Әхәт Нигъмәтуллин, Бәйнә Сәлимгәрәева һ. б. укытучыларыбыз һәркайсы тирән белемле, үз һөнәренә мөкиббән үзенчәлекле шәхесләр иде, урыннары җәннәттә булсын! Әдәбият галиме Сәгыйдулла Хафизовның лекцияләре әле дә хәтердә. Ул бүген язучылык хезмәте белән шөгыльләнә, әсәрләре «Тулпар» да еш чыга. Безне укыткан шәхесләрдән кафедрада бүген Марат Шәрипов һаман сафта.

Гомумән, кафедраданың бүгенге коллективы да бик көчле. Студентлар укудан тыш чараларга да җәлеп ителә. Мәсәлән, сәхнә яратучы яшьләр – «Сәләт» театрында, каләм тибрәтүчеләр «Акчарлак» әдәби түгәрәгендә шөгыльләнә ала.

Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучыларны көтеп кала. Бүлекне тәмамлаучылар татар һәм рус теле белгечлекләре буенча ике профильле педагогик дипломга ия булудан тыш, журналист, матбугат сәркатибе, алып баручы яисә блогер буларак та һич икеләнми эшли алачак. Бакалавриат һәм магистратураның көндезге бүлекләренә бюджет урыннар бүленә, стипендия, тулай торак бирелә. Бары тик рус теле, җәмгыять белеме буенча БДИ нәтиҗәләре һәм татар теле буенча университетның үзендә (дистанцион рәвештә дә мөмкин) тест үтү генә кирәк.

«Журналистикага яулык комаучау түгел!»

Сез бит Башкортстанда беренче дини журналистлардан булдыгыз. Профессия үзенчәлекләрен дә исәпкә алганда, диндәге журналист булу ничегрәк ул?

– Дингә кереп китүем 30 яшьләрдән соң булды. Әлбәттә әйләнә-тирәмдәгеләр моны сәерсенебрәк тә кабул иткәндер. Үзем дә бераз кыенсына идем кебек. Әмма бүген, кайвакыт, башымда яулыгым юк икән дип төш күрсәм, котым очып уянып китәм. Хәзер үземне яулыктан башка күз алдыма да китерә алмыйм. Журналистикага яулык комаучау түгел. Киресенчә, кешеләр сиңа карата тиешенчә мөнәсәбәттә булалар, әдәп кысаларын бозарга кыймыйлар. Әмма яулыклы журналистка җаваплылык бермә-бер күбрәк: кешеләр бит сиңа диндәге журналист буларак карый.

Әле Рамазан аенда сәхәр тәмамлану, ифтар вакытларын сорап язучылар күп. «Тулпар»ның басма версиясендә һәр санда ике бит «Иман нуры» сәхифәсен алып барам, ә җомга көннәрен сайтка, социаль челтәрләргә дини тәгълиматлы постлар урнаштырып барырга тырышам. Берчак шундый кызыклы хәл булды: 50 яшем тулган көнне мин Мәскәүдә, дини конференциядә каршыладым. Юлны, кунакханәне түләделәр, бары тик барып, катнашу таләп ителә иде. Мин моны Аллаһы Тәгаләнең бер хикмәте итеп кабул иттем.

Соңрак тормыш иптәшем белән бергәләп Гомрә хаҗын кылу да насыйп булды. Анда мине бары тик бер сорау борчыды: ник мин моңарчы бирегә килмәгәнмен, кайда, нишләп йөргәнмен? Бездә яулык ят кебегрәк кабул ителсә, анда башын капламаган хатын-кызны күрмисең. Киң һәм озын киемнәр киясең – шулкадәр уңайлы. Тагын да ир-атның уңганлыгы гаҗәпкә калдырды: барлык хезмәт урыннанында диярлек ирләр мәшгуль, ә хатын-кызларның кулында бала. Бер карасаң, дөрес тә инде – бәби үстерүдән дә авыррак һәм җаваплырак хезмәт юк. Бу хакыйкатькә мин декрет чорында инандым һәм әле дә шул фикердәмен.

Бүгенге көндә җәмгыятебездә дин тоту өчен мөмкинлекләр бар, әлхәмдүлилләһи шөкер. Уфаның Матбугат йортында да яулыклы, намазлы берничә хезмәттәшебезне беләм.

Сез танылган язучы, билгеле журналист һәм галимә. Гаиләгезгә вакыт бүлә аласызмы? Ничек бөтенесенә өлгерәсез?

Өч смена эшлим (көлә). Матбугат йортында, редакциядә иртәнге 9:00 сәгатьтә «ташка баскан» оперативка. «Кызыл таң» газетасы, «Тулпар» һәм «Әллүки» хезмәткәрләре бергәләп җыела, киңәш кора. Аннары эш кабинетларыбыз буйлап таралабыз һәм сайтка язышырга тотынабыз, кулъязмалар өстендә эшлибез, үзебез ниндидер материаллар оештырабыз. Моңа Татар әдипләре берләшмәсе, укыту мәшәкатьләре дә өстәлә. Хәзер шунысы бик җайлы – хат язып торасы, телеграфка чабасы юк. Телефонны, интернетны уйлап тапкан кешегә рәхмәт инде! Интернетсыз фән белән дә шөгыльләнә алмас идем.

Гаиләгә килгәндә, хатын-кыз нинди генә эштә һәм вазифада булса да, иренә һәм балаларына, өенә тиешле игътибарны бүләргә тиеш, дип саныйм. Аларның бәрабәренә эшне алып бару дөрес булмый.

Вакытны озынайтуның исә бер шәп ысулы бар. Ул – ураза. Уразада көн шулкадәр озын тоела! Мин үзем Рамазан аеннан тыш, ел әйләнәсенә һәр дүшәмбе һәм кайчакта пәнҗешәмбе ураза тотарга тырышам. Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәламнең шундый гадәте булган. Ул уразаны бик сөйгән. Чынлап та, уразаның җанга да, тәнгә дә тәэсире зур. Тәмен бер татысаң, аерыла алмыйсың. Тамак ачрак булса, инстинктив рәвештә, зиһен көчлерәк эшли башлый, вакыт күбәя, эш темпы арта.

Инде Аллаһы Тәгалә хәерле гомерләр биреп, ахырын хәерле кылсын – теләгем шул. Газиз туган телебез, әдәбиятыбыз файдасына хәлдән, көчтән килгән гамәлләрне башкара алырга язсын.

Сезнең белән сөйләшкән вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Әңгәмә өчен рәхмәт, Дилбәр апа!




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в Туве

Новости спорта


Новости тенниса