Моңга төрелгән могҗиза
![](http://www.madanizhomga.ru//images/stories/images/16-16-12-1.jpg)
Гөлзадәнең тамаша залыннан яки телевизор экраннары каршында, сокланып, йөзләрчә һәм меңнәрчә караш текәлә торган сылу буй-сыны, килешле киеме, үз-үзен нәзакәтле тотышы күпләрнең күз алдында. Беркайчан да аның сәхнәгә, түшен ачып яки ярым ялангач кыяфәттә чыкканы, кайбер “ташка үлчим” җырчылар кебек, бот төбеннән күлмәк киеп яки кендек күрсәтеп, боргалана сыргалана яисә арт саннарын сикертә-сикертә җырлаганы булмады. Без белә-белгәннән бирле ул тышкы эффектка корылмаган профессиональ сәхнә культурасына тугрылыклы булып калды. Күп яклары белән мин Гөлзадә ханымны искиткеч зәвык белән киенә һәм тамашачы алдында үзен үтә килешле тота торган атаклы молдаван җырчысы София Ротаруга охшатам.
![](http://www.madanizhomga.ru//images/stories/images/16-16-12-2.jpg)
Мондый милли костюм өлгесен Гөлзадә XVII йөздә билгесез рәссам тарафыннан ясалган “Сөембикә үзенең улы Үтәмеш-Гәрәй белән” дигән картинадан алган һәм бу рәсемне хәтта үз исеме белән аталган музыкаль студиянең бер диварына төшерткән. Соңрак тире һәм мех осталарыннан эшләтеп алган концерт һәм бәйрәм тантаналарында кияргә яраткан киемнәрендә дә – үтә үзенчәлекле шул ук милли стиль. Бу - онытылган затлы милли кием төрен кабат кулланылышка кертү үрнәге генә түгел, ә татар Нефертитие һәм хөрлеккә омтылыш символы булган легендар Сөембикә-ханбикә образын җанландыру, тарихи хәтерне яңарту формасы да.
![](http://www.madanizhomga.ru//images/stories/images/16-16-12-3.jpg)
Һәм ифрат кирәкле тагын бер җитди үзенчәлек: җырны – җыр, җырчыны чын җырчы итеп таныта торган драматик актриса да була алу, рольгә керә белү сәләте. Җырчы кеше җыр текстының эчтәлегенә, эчке мәгънәсенә үтеп керергә, халык яки шагыйрь уйдырып салган уй-кичерешне үзе дә тоярга, кичерә һәм тамашачыга җиткерә белергә тиеш. Гөлзадәбез – үзен репертуардагы җырларның лирик герое белән тиңләштерү маһирлыгына ия булган, һәм дә төрле характердагы эчтәлекне, психологик ситуацияләрне драматик уен һәм моң-җыр теле белән халыкка ирештерү осталыгын үзләштергән артист. Төрле елларда һәм төрле урыннарда язылган аудио-видеокассеталары һәм клиплары, эстрадабызның алтын фондына кергән күп санлы альбомнары ышандырырлык итеп шуны раслап тора. Әйтик, “Арча”, “Туган авылым”,“Мулилем”, “Татар авылы” кебек җырларны башкарганда ул туып-үскән төбәген үлеп яратучы, аның табигате һәм якташлары белән горурланучы авыл кызына әйләнә, “Йөрәк серем”, “Син кайтмадың”, “Сагыну”, “Юксыну” кебек җырларны үзен мәхәббәт утында янучы яки югалту, ямансулау газабын кичерүчеләр урынына куеп җырлый, ә инде “Әй киң төрки даласы”, “Сөембикә җыры”, “Кара урман”, “Көзге ачы җилләрдә”, “Сибелгән татар” кебек социаль яңгырашлы җырларда исә тарихи шәхесләр образын җанландырып, текстларның музыкаль автордашы рәвешендә чыгыш ясый.
![](http://www.madanizhomga.ru//images/stories/images/16-16-12-4.jpg)
Әйе, данлыклы Арча районының Шекә авылында балалык елларын уздырган Гөлзадә кечкенә кызчык чагында ук, күрше-тирә балаларына мунчада концерт куеп артист булырга хыялланса да, аңа үз вакытында ул профессия юлыннан китәргә насыйп итми. Башта ул, 7 нче сыйныфтан соң ук, әтисенең кушуы буенча колхоз фермасында сыер савучы булып эшли, бозаулар карый. Аннары, берочтан кичке урта мәктәпне тәмамлагач, янә әтисе теләген үтәп, ветеринария институтында мал табибе белгечлеген ала. Шуннан соңгы өч елы Ташкентта кошчылык фермасында эшләп үтә. Ата кешенең кызына яшьтән үк хезмәт тәрбиясе бирүе, вакытын бүлә белергә өйрәтүе менә шул елларда максатчан омтылышына юл ачып җибәрә: институтта ул хорга йөри, җыр бәйгеләрендә беренче урыннарны яулый, Ташкентта чакта исә үзе оештырган “Дуслык” исемле татар ансамблендә иҗади активлык күрсәтә.
Ләкин профессиональ җырчы статусына ия булу өчен артисткага әле, Казанга кайткач, яңа сынаулар үтәргә һәм, әлбәттә инде, иң элек музыкаль белемен күтәрергә, вокаль сәнгать серләрен үзләштерергә кирәк була. Болар махсус музыкаль белеме булмаган авыл баласы өчен кылычтан үткен сират күпере иде. Менә шул чакта Гөлзадә үҗәтлек, тимердәй ихтыяр көче күрсәтте. Әлеге өлкәдәге беренче һәм үзенә иң файдалы тәҗрибәләрне ул башта консерватория тәмамлаган мәрхүм ире Риф Сафиуллиннан, аннары филармониянең Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова бригадаларында концерт алып баручы булып эшләгәндә алды. Шулай ук аңа җырчы-педагог Зөләйха Хисмәтуллина биргән махсус дәресләр дә зур ярдәм итте. Ахырдан боларга Һиндстанда гастрольләрдә вакытта йоглардан үзләштергән сулыш белән идарә итү күнекмәләре килеп ялганды.
![](http://www.madanizhomga.ru//images/stories/images/16-16-12-5.jpg)
Иманны аклар өчен,
Халкымны яклар өчен,
Ватанны саклар өчен,
Антымны хаклар өчен
Бер йодрыкка төйнәлик!
Бер йодрыкка төйнәлик!
Гөлзадәнең Татарстан илчесе булып аяк баскан, халкыбызның җан җылысына төрелгән сәламен, җыр-моңнарын ирештергән төбәкләре санап бетергесез: Нижгар, Пермь, Ульяновск, Саратов, Әстерхан өлкәләре, Дагстан мәркәзе Махачкала, Төньяк Кавказ пайтәхете Ставрополь, Себер калалары Төмән, Тубыл һәм шул якта сазлык арасында утырган авыллар, Ерак Көнчыгышның икътисади-мәдәни үзәкләре Магадан, Чукотка, Сахалин, Камчатка, Владивосток, Хабаровск... Боларның бер өлешенә фидакяр сәнгатькяребез беренчеләрдән булып юл сапты. Шулай ук ул элгәреге союздаш Балтыйк буе республикаларының, Үзбәкстанның башкалаларында яшәүче һәм Казахстанның Байконур космик үзәгендә хезмәт итүче төрки-татар туганнарыбызны да милли моңнарыбыз белән кинәндерде.
![](http://www.madanizhomga.ru//images/stories/images/16-16-12-6.jpg)
Гөлзадәнең репертуарында күңелләргә хуш килүче лейтмотив һәм хис-моң монологы тәшкил иткән жанрлар – әлбәттә, вакыт сынавын үткән халык җырлары һәм мөнәҗәтләр. Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә хәтта музыкаль фольклорыбызның шушы төп ике жанры үрнәкләреннән генә торган зур концерт бирде ул. Янә килеп, махсус чакыру буенча Һиндстанда, Кытайда һәм ике мәртәбә Америкада булып, халкыбыз моңнарын һәм мөнәҗәтләрне кабатланмас тавышы белән шунда яшәүче якташларыбызга, тел һәм дин кардәшләребезгә дә ирештереп кайтты. Хәзерге вакытта Гөлзадә башлаган әлеге юнәлеш Казаныбызда “Илаһи моң” фестивале дип аталып, төрле төбәкләрдән килгән мөнәҗәт әйтүчеләр һәм татар мәкаме белән Коръән укучылар бәйгесенә әверелде.
Тора-бара, бигрәк тә узган йөз ахырында, Гөлзадәнең иҗади эшчәнлеге үзең башкаруга исәп ителгән соло концертлары кысасына сыймый да башлады. Ул, үзенең галимә һәм җыр сөюче сихри тавышлы кызы Резеданы эстрада тамашачысы хөкеменә тапшыру һәм дә Аммар, Ширин, Морад исемле оныкларын милли җыр һәм музыка дөньясына кертү белән генә чикләнмичә, 1999 елда Кырымда, Ялта шәһәрендә “Сөембикә варислары” дигән мәртәбәле сәнгати-музыкаль фестиваль оештырып җибәрде. Бу фестивальнең максаты – төрле төбәкләрдә яшәүче татар балаларын сәнгатькә тарту һәм чыгышларын оештыру, эстетик карашларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү аша киләчәк буынны халыкчан һәм милли рухта тәрбияләүгә ярдәмләшү. Янә килеп, шушы изге чарага профессиональ ярдәмгә мохтаҗ кырымтатар балаларын да күпләп җәлеп итү. Ел да үткәрелеп килгән бу фестивальнең өчесе Казанда һәм бишесе, гомумтөрки дөньясы башкаручыларын да катнаштырып, халыкара сәнгать бәйрәме төсендә узды. Нәтиҗәләр куанычлы: фестивальдә тәрбия мәктәбе үтүчеләрдән үзебезнекеләр генә түгел, Кырымнан килгән аерым яшьләр дә консерватория һәм музыка, хореография училищеларына керү бәхетенә иреште. Эльмира Кәлимуллина Россия күләмендә телевидение аша үткәрелгән “Голос” бәйгесендә икенче урынны алды, заманында гран-при яулаган Марат Фәйрушин да хәзер – күренекле җырчы, Альбина Мөхәммәтшина телевидение йолдызы, Диаз Вәлиев Америкада җыр сәнгатенә хезмәт итә, Илшат Рәхимбай үзе фильмнар төшерә, инде берничә фестивальдә, җиңү яулады. Айдар Әхмәтҗанов белән Айнур Моратов – сәнгать коллективларында баянчылар...
Татарның милли мәдәниятен, этник сәнгатен саклау һәм үстерүгә ярдәмләшү юнәлешендә ирешелгән тагын бер казаныш – җырчыбызның үз акчасы-сәмәне исәбенә төзегән музыкаль студиясе. Әлеге студия каршында моң-җырларыбызга гашыйк балалар, милли традицияләребезгә һәм сәнгатебезгә тугрылыклы Сөембикә варислары әзерлек үтә торган “Рух” ансамбле эшләп килә, аларга студия белән хезмәттәшлек итүче сәнгать о
сталары һәм белгечләре даими ярдәм күрсәтә.
Студиянең икенче бер игелекле шөгыле, җитди юнәлеше халкыбызның тарихына, язма һәм тел-авыз иҗаты мирасына багышланган тематик аудио-видеоязмалар чыгару, шуларны күргәзмә әсбап буларак таратып, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, техникум һәм югары уку йортларына ярдәм итү белән бәйле. Хәзерге көндә бу студия маркасы белән татар дөньясына таралган бихисап күп кассета-дисклар, альбомнар арасында халык җырлары, мөнәҗәтләр, балалар өчен яздырылган иҗат үрнәкләреннән алып, аерым профессиональ җырчылар, музыкантлар, нәфис сүз осталарының чыгышларына һәм дә кыллы квартет, “Саз” вокаль ансамбле, татар халык уен кораллары ансамбле башкарган төрле фольклор һәм композитор әсәрләренә кадәр бар. Ә бер аудиодиск тулысы белән Кырым классик шагыйрьләренең татар телен данлап язган һәм Гөлзадә үзе бөртекләп җыеп, тәрҗемә иттергән, аларны музыкаль бизәлеш белән тулыландырып диктор буларак та үзе укыган шигырьләрдән генә тора. Ахыр килеп, язмаларның шактый өлешен көйләп укылган Коръән аятьләре һәм Коръән тәфсире, пәйгамбәрләр тарихы, шулай ук төрле дини догалар тәшкил итә.
Гөлзадә Сафиуллинаның майтарган изге гамәлләре, күпкырлы һәм киң колачлы эшчәнлеге әнә шулай матурлыкны үзенә җыйган олуг бер диңгез кебек.
Марсель БАКИРОВ, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры.
. Гөлзадә Сафиуллина. 2006 ел.
. Гөлзадә Сафиуллина һәм Әлфия Авзалова. 1983 ел.
. Беренче мөнәҗәтләрне язу.
. Гөлзадә Сафиуллина мөнәҗәтләр кичәсендә. 1998 ел.
. Гөлзадә Сафиуллина кызы Резеда, оныклары Аммар, Ширин белән.
. Һиндстан. Гөлзадә Сафиуллина концерттан соң.