Главные новости Мамадыша
Мамадыш
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5
6
7 8 9 10 11 12 13
14
15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27 28 29
30

Энгель Фәттахов СИЗОда аңын югалтып егылуын әйтте

0

Актаныш районының элекке башлыгы, элекке мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов үзен өй арестына, һичьюгы Минзәлә тикшерү изоляторына күчерүне сорый. Ул ярты ел элек ришвәт алуда гаепләнеп кулга алынган иде. Ул моңа кадәр Минзәләдә утырган иде, сентябрь аенда аны Чистайга күчерделәр. Энгель Фәттахов судта Минзәлә изоляторында шартлар яхшырак булуын әйткән.

– Сәламәтлегем начарая, мин инде ярты елда монда… Мин тикшерүгә каршылык күрсәтмәячәкмен, мин гаделлек яклы, тикшерүгә теләктәшлек күрсәтәчәкмен. Әгәр (йорт арестына күчү) барып чыкмаса, Чистайдан Минзәләгә күчереп булмыймы? Чаллы – Чистай юлы мине үтерә. 20 кулга алынган кеше, барысы да тарта, мин тартмыйм, кичә аңымны югалтып егылдым, авариягә эләктек. Икенчедән, Чистайдагы шартлар күпкә начаррак. Төннәр буе йоклый алмыйм. Сәламәтлегем начарая. Минзәләдә утны булса да сүндермиләр, – дигән ул.

Тикшерү фаразы буенча, Энгель Фәттахов Актаныштагы төзелеш оешмасына үз йортына ремонт ясатуда гаепләнә – моңа «түләү» итеп, ул «яхшы подрядлар» вәгъдә иткән, дип гаеплиләр. Икенче эпизод – «Чишмә» агрофирмасына бирелгән 2,4 миллион сум акча. Бүген Энгель Фәттаховны Чаллы судына – шаһитлар белән очрашуга алып килделәр. Энгель Фәттаховны тагын бер эпизодта гаеплиләр. Тикшерү фаразы буенча, ул җылылык белән тәэмин итә торган оешмага отышлы подрядлар вәгъдә итеп, 146 мең сум акча алган.

Фәттахов бу гаепләүләрне кире кага. «Мин берәүдән дә ришвәт алмадым һәм бирмәдем», – диде ул судта.

Адвокат фикеренчә, бу – ришвәт түгел, предприятие җитәкчесе белән гражданлык хокуклары судында хәл ителергә тиешле бәхәс. Адвокат Энгель Фәттахов муниципаль контрактлар бирмәгән, рекомендацияләр генә язган, дип бара. «Чишмә»гә акча күчергәндә, Энгель Фәттахов оешманың директоры да, оештыручысы да булмаган, ди яклаучы.

Әмма суд Энгель Фәттаховны Чистайда калдырды. Сәбәп – Минзәлә тикшерү изоляторында авыр булмаган җинаятьләрдә гаепләнүчеләр тотыла, Фәттахов маддәләре – «аеруча авыр». Күптән түгел Энгель Фәттаховның улы Илнарны да федераль эзләүгә бирделәр. Ул Актаныш, Мамадыш районнарында башкарма комитет җитәкчесе булып эшләде. Әтисе министрлыктан киткәч, эшеннән китте. Хәзер ул чит илдә. «Челны-Биз» хәбәр итүенчә, апрель аенда кулга алынган Тукай районының элекке башлыгы Фаил Камаев Энгель Фәттаховның улына каршы күрсәтмәләр биргән: ул Илнар Фәттахов башкарма комитет җитәкчесе булганда, район башлыгы иде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Татарстане

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

«Испанцы никогда не умирают». Циципас о том, что Бадоса победила в номинации WTA «Возвращение года»






«Иптәшләр, мин кайтып китәм»: Гөлназ Сәфәрова кемгә үпкәләгән?

2015 • 6-8 декабря 2024 г. в г.Мамадыш турнир по хоккею среди команд 2015 г.р.

Более 460 тысяч учащихся образовательных учреждений сдали макулатуру в рамках акции "БумБатл"

Проезд по Вознесенскому тракту в Казани будет стоить от 176 до 567 рублей