«Үлеменә ике көн кала язды» – Боз астына киткән шагыйрь Рөстәм Әүбакировны искә алалар
Ул Гаврилов урамы тирәсендә Казансу буйлап чаңгыда йөрергә чыга. Якынча версия буенча, ир-ат кар астындагы чокырлы, кар каплап киткән урынны чамалый алмыйча, юка боз астына төшеп китә. Бер атна узгач, 44 яшьлек ир-ат мәетен бүген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы коткару отряды водолазлары өченче транспорт дамбасының түбәнге күпере тирәсендә табып ала. Рөстәм Әүбакиров (фамилиясен Әбүбәкеров дип яздылар, әмма, туганнары әйтүенчә, ул – Әүбакиров, Рустем Аубакиров) мәете ярдан 50 метр ераклыкта була.
Рөстәм Әүбакиров турында иптәшләре, хезмәттәшләре, шагыйрь дуслары «Интертат» хәбәрчесенә якты истәлекләре белән бүлеште.
«Бик яхшы, ягымлы, тыйнак, мәрхәмәтле, тәрбияле, итагатьле кеше иде ул»
Рөстәм Әүбакиров шагыйрә, прозаик, тәрҗемәче Наилә Ахунова җитәкчелегендәге шигърият берләшмәсенә йөргән.
Ул чакта берләшмәбез «Белая ворона» дип атала иде. Шактый озак йөрде, шәп шигырьләр язды Рөстәм. Әдәби конкурс, фестивальләр призеры булды.
Бик яхшы, ягымлы, тыйнак, мәрхәмәтле, тәрбияле, итагатьле кеше иде ул. Үзен бик әдәпле тота иде. КФУда эшли иде. Миңа аның югалуын шуннан хәбәр иттеләр. Ул көнне җылытып җибәрде бит, җепшек иде, нигә чаңгыда чыккан икән инде ул? Миллениумга кадәр, аннары кире Гаврилов урамы буенча шулай кайта торган булган. Кызганыч, 1 атна үткәч, водолазлар үле гәүдәсен тапты. Хәер, хәзер инде җирләргә гәүдәсе булса да табылуына шөкер итәсе кала. Алайса, еракка да агып китәргә мөмкин иде бит.
Бик кызганыч, үкенечле аны югалту. Табылыр, дигән өмет белән, безнең кызлар бөтен җирдә листовкалар да таратып йөрде... – дип сөйләде Наилә Ахунова.
Ул Рөстәм Бакир кушаматы белән «Стихи.ру» сайтында мәрхүмнең шигырьләре басылып барганын әйтте.
Фото: © соцчелтәрләр
«Ул миңа 1 гыйнвар көнне җавап бирде, ә 2 көннән үлгән булып чыкты...»
Шагыйрь Илфат Сәгъдиев белән Рөстәм Әүбакировны шигърияткә уртак мәхәббәт якынайткан.
Рөстәмне 2011 елдан бирле беләм. Без икебез дә 13 еллап элек КФУ каршындагы «АРС поэтика» шигъри берләшмәсенә шагыйрьләр буларак йөрдек. Аннары аралашу өзелде, Яңа ел алдыннан гына аңа яздым. Ул миңа 1 гыйнвар көнне җавап бирде, ә 2 көннән үлгән булып чыкты...
Танышуның беренче минутларыннан ук аның йомшак холыклы кеше икәнен аңладым. Аннары шигырьләрен ишеткәч, укыгач, Рөстәмнең һаман да тирән эзләнүдә булган, яңадан-яңа мәгънәләр табарга омтылучан шагыйрь булуын тоемладым. Ачык күңелле, әдәбиятта үзенә мөһим булган бар яңалыкны сеңдереп бара торган кеше иде ул. Рөстәм өчен зур җиңүләр, мактаулы исемнәр беркайчан мөһим булмады. Ул бары тик эшләде һәм язды. Үлеменә 2 көн кала да ул миңа шулай гади генә язды: «Әйбәт кенә яшим, эшлим. Кайчак язам».
«Рөстәмнең шигырьләр китабы чыкса, бик яхшы булыр иде. Бик күрәсе килә...»
Шагыйрә Динә Мөхәммәтҗанова, дусты табылуына өметләнеп, шигырь дә язган булган. Алар заманында бергә әдәби берләшмәгә йөреп алганнар.
– Рөстәм КФУда филология факультетында белем алган. Ул бик киң күңелле, олы йөрәкле кеше иде. Һәркемгә ярдәм итәргә атлыгып торды, беркемне кире какмады. Искиткеч кеше һәм шагыйрь. Аның иҗат җимешләре югалмасын иде. Шигырьләр җыентыгы чыкса, бик яхшы булыр иде. Бик күрәсе килә...
Рөстәм һәркайда исеме күренеп, кычкырып йөрүне яратмады, тыйнак калды. Артыгын сөйләшмәде. Без бергә бер вузда да эшләп алдык. Аннары мин башка урынга күчтем. Соңгы тапкыр ярты ел элек күрешкән идек. Ул соңгы вакытларда әдәби очрашуларга бик йөрмәде, – дип бүлеште.
Шагыйрә Ангелина Кузьминых Рөстәм Әүбакиров белән, шулай ук, Наилә Ахунова җитәкчелегендәге «Белая Ворона» берләшмәсенә йөргәнен сөйләде.
– Рөстәм Әүбакиров күп шагыйрьләр өчен чын дус иде. Ул һәрвакыт тыңлый белә, ихлас елмая, көлә иде, бөтен күңеленнән яктылык сирпелә иде аның. Берәр шигъри чара алдыннан гел аралашып ала идек, берәр нәрсә турында көлешеп тә куя идек, ә чара башлануга, Рөстәм тылсымлы таяк белән кагып куйгандай искиткеч дикъкатьле тыңлаучыга әверелә иде. Башка шагыйрьләрнең һәр сүзен атомнарга диярлек бүлгәләп тыңлый иде, бер генә сүзе дә игътибарыннан ычкынмый иде аның. Тормышта да ул шундый артык дөрес кеше булды. Ихлас, риясыз, тыныч, гадел.
Рөстәм белән минем фотоаппаратта төшерергә өйрәнү омтылышларымнан көлгәнебезне, әдәби очрашулар һәрвакыт очрашу урыны булуын мәңгегә хәтердә тотачакмын. Ә хәзер Рөстәм чаңгыда күкләргә китте... Анда сиңа рәхәт булсын. Якыннары, туганнары, дусларының тирән кайгысын уртаклашам, – диде Ангелина.
Рөстәм Әүбакиров белән хушлашу иртәгә көндез Мамадыш тракты, 40нчы йорт адресы буенча урнашкан мәчеттә була. Әлегә төгәл вакыты билгесез. «Татар-информ», «Интертат» редакциясе мәрхүмнең туганнары, якыннары, дуслары, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша. Рөстәм Әүбакировның урыны оҗмахта булсын!
Рөстәм Бакирның шигыре:
Прожигай свою жизнь до конца, Прожигай, ни о чём не жалей, Не осталось у мира отца, Не осталось у мира детей,
Всё потеряно, и пустота Заполняет собой пустоту, Ни намаза теперь, ни креста, Ни намазу теперь, ни кресту
Не спасти наши души-тела, Всё война заливает, чума, И вокруг только сажа-зола, И ни сердца тебе, ни ума,
Все свихнулись – и это опять Возвращает нас к страху пещер, Если нужно сейчас воевать, То лишь с миром хвостатых химер,
Эти длинные, злые хвосты Растянулись на тысячи лет, Убивая и руша мосты Между светом, которого нет,
И огромной, звериною тьмой От начала времён до конца – И она забивает собой И углы, и умы, и сердца.
Не надейся, тебе не спасти Этот жалкий и жуткий мирок, Разошлись, разорвались пути – Не судьба это всё нам, а срок.