Главные новости Менделеевска
Менделеевск
Январь
2025
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Ата-аналарын пансионатка алып килүчеләрне аңларга була»: Чаллыда картлар йортлары җитми

0

Халык картая

Чаллы һәм Татарстанда гына түгел, Россиядә һәм дөньяда халыкның демографик картаюы күзәтелә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы статистикасын китереп, «Милосердие» шәхси пансионаты җитәкчесе Полина Петрова, халыкның якынча 30 проценты – пенсия яшендәге кешеләр, ди.

«Шуңа күрә картлар йортларына ихтыяҗ артты. Алга таба да артачак. Бу юнәлештә дәүләт тә, шәхси оешмалар буларак, кешеләргә лаеклы картлык тәэмин итү өчен, без дә эшлибез, – ди Полина Петрова. – Берничә дистә ел элек картлар йортларына мөнәсәбәт тискәре иде. Элек башка тәртип иде. Зур гаиләләр булып яшиләр, балалары һәм оныклары олы яшьтәге туганнарын карыйлар иде. Хәзер алай түгел. Барысы да картайган туганнарын карый алмый яки карарга теләми. Ипотека, кредитларга батулары аркасында, кешеләр өлкән яшьтәге туганнарын һәрвакытта да карый алмый. Кеше эштән китә алмый һәм бер пенсиягә генә яши алмый. Ата-аналарын пансионатка алып килүчеләрне дә аңларга була».

Фото: © chelny-izvest.ru

Чаллыда урыннар санын арттыру ихтыяҗы бар. Әлегә шәһәрдә андый учреждениеләр икәү: элеккеге балалар бакчасы бинасындагы 58 урынлык картлар һәм инвалидлар өчен 2 катлы интернат-йорт һәм 37 кешегә исәпләнгән 1 катлы шәхси пансионат. Планда 75 кешелек тагын 1 коммерцияле пансионат ачу бар.

Интернат-йортка да, пансионатка да еш кына туганнарыннан шалтыратулар килә.

«Когнитив тайпылышлары – деменция, Альцгеймер авыруы булган кешеләр аерым кайгыртуны таләп итә. Алар өчен аерым психоневрологик корпус булдыру уңайлы булыр иде», – ди пансионат җитәкчесе.

Интернат-йортта бөтен урыннар да тулы, күпчелеге – Чаллыдан, калганнары – күрше шәһәрләр һәм районнардан: Менделеевск, Түбән Кама, Тукай һәм Әлмәт районнарыннан, Казаннан. Монда яшәүчеләрнең уртача яше – 75, ирләр хатын-кызларга караганда 2 тапкырга күбрәк. Инвалид булганнарның күпчелеге – инсульт кичерүчеләр, шикәр чире белән авыручылар, коляскадагы инвалидлар, күрү һәм ишетү проблемалары булучылар.

Фото: © chelny-izvest.ru

Шәхси пансионаттагы 37 кешенең 4се – чит шәһәрләрдән: Түбән Кама, Тукай һәм Минзәлә районнарыннан. Иң өлкәне – 1927 елгы, иң яше – 1969 елгы, пенсионерларның күпчелеге – 1940-1949 елгылар. Учреждение каты авырулы һәм өлкән яшьтәге кешеләргә исәпләнгән, мәсәлән, шул ук деменция булучыларга.

Интернат-йортка эләгү өчен, кайбер критерийларга туры килергә кирәк. Якын туганнары булмаган, авырулары, инвалидлыклары булган, даими ярдәмгә мохтаҗ, үз-үзләренә хезмәт күрсәтүгә тулы яки өлешчә сәләтен югалткан ялгыз кешеләр кабул ителә. Кеше инвалидлык, картлык буенча пенсия алырга тиеш, аның 75 проценты пенсия фонды тарафыннан аны карау өчен күчерелә, 25 проценты кулларына бирелә яки картага күчерелә.

Шәхси пансионатта төп басым каты авыруларга, шул исәптән психоневрологик тайпылышларга ясала. Шул ук вакытта биредә түләү аена 60 мең сумнан башлана. Әмма 2025 елда софинанслау уйланыла: акчаларның бер өлешен – туганнарыннан, икенчесен – тәрбияләнүченең пенсиясеннән, өченчесен – дәүләттән алу.

Авырулар үзгәрде

Чаллыдагы сугыш ветераннары өчен госпитальнең тәүлек буе эшли торган стационарының терапия бүлеге мөдире, гериатр-табиб Юлия Заболотская шәһәрдә картлар йортларын үстерүгә ярдәм итә.

«Хәзерге вакытта өлкән яшьтәге кешеләрдә йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары – гипертония, ишемия авырулары аеруча киң таралган. Барлык пациентларда да деформацияләнүче остеоартроз бар, ул аларның хәрәкәтен чикли, үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен киметә. Яшь барган саен сөякләр зәгыйфьләнә, шуңа күрә егылудан сакланырга кирәк. Когнитив тайпылышларга, шул исәптән деменциягә һәм Альцгеймер авыруына, шулай ук тормыштагы үзгәрешләр һәм югалтулар фонында барлыкка килә торган депрессиягә аерым игътибар бирергә кирәк. Болар барысы да күзәтү һәм дәвалауга комплекслы якын килүне таләп итә», – дип аңлата Юлия Заболотская.

Ул шулай ук өлкән яшьтәге кешеләрдә соңгы вакытта авыруларның үзгәрүен билгеләп үтте. Төп факторларның берсе медицинада прогресс һәм тормыш сыйфатын яхшырту булды, бу – аның дәвамлылыгын арттыруга китерде.

Фото: © chelny-izvest.ru

«Нәтиҗәдә без II типтагы диабет, йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм когнитив тайпылышлар кебек хроник авыру очракларының артуын күзәтә башладык. Элек кешеләр кискен йогышлы авырулардан һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан яшьрәк вакытта ешрак үлә иде, бүген исә өлкәннәр озак вакытлы медицина ярдәме таләп итә торган авырулар белән очраша», – ди гериатр-табиб.

Шунысын да әйтергә кирәк, диагностика яхшырды, ә бу – авыруларны иртә ачыкларга ярдәм итә. Һәм бу шулай ук статистика һәм дәвалауга якын килүләрнең үзгәрүенә китерә. Ягъни яшь патологияләре күпкә төрлерәк һәм комплекслырак, индивидуаль якын килүне таләп итә.

Гомумән алганда, авырулар «яшәрә», ягъни яшьләр һәм урта яшьтәге кешеләр арасында тарала. Моңа берничә фактор йогынты ясый – рациональ булмаган туклану, физик активлыкның кимүе, стрессның артуы, тәмәке тарту һәм алкогольне чиктән тыш куллану. Әйтик, соңгы елларда яшьләр арасында II типтагы диабет һәм симерү очракларының артуы күзәтелә.

«Яшьләрнең акыл сәламәтлеге дә борчый. Аларга депрессия, борчулы тайпылышлар диагнозы ешрак куела башлады. Шулай ук элек өлкәннәргә хас булган хроник авырулар да үз вакытында профилактика һәм яшәү рәвешендә үзгәрешләр таләп итә», – ди доктор.

Вакытында дәваларга кирәк

Экспертлар фикеренчә, картлар йортлары челтәрен киңәйтү генә түгел, пенсионерларны дәвалауга да игътибар итәргә кирәк. Ел саен гериатрия ятаклары аша Чаллы, Тукай, Актаныш һәм Минзәлә районнарыннан 1000гә якын пациент уза.

«Бездә картлык астениясе синдромы белән 65 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар дәвалана. Иң яшь пациентка 65 яшь. 100 яшьлек кешеләр дә була. Уртача яшь – 80, – дип сөйли Юлия Заболотская. – Стационарның терапия бүлегендә 22 койка-урын 2019 елның июлендә «Демография» милли проекты буенча ачылды, хәзер алар 25. Гериатр-табиб җитәкчелегендә пациентлар белән төрле профильдәге табиблар эшли: окулист, отоларинголог, психотерапевт, травматолог, невропатолог, физиотерапевт, кирәк булганда уролог. Буыннарның эшен яхшырту өчен дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнүгә басым ясала. Персонал аларга ялгызлык синдромын җиңәргә ярдәм итә».

Фото: © chelny-izvest.ru

Яшәү өчен картлар йортын түгел, ә үз фатирын сайлаган кешеләр «сиделка» ярдәменнән файдалана ала. Халык арасында моңа да ихтыяҗ зур.

«Элек 9 районга хезмәт күрсәтсәләр, хәзер – 26. Болар – Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Чистай, Лениногорск, Тукай районы, Нурлат, Чирмешән, Аксубай һәм башкалар. «Сиделка»лар тормыш өчен кирәкле ихтыяҗларны үтәргә ярдәм итә: ризык, дарулар кабул итү, урын-җирләрне алмаштыру һәм башкалар. Һәр тәрбияләнүчегә атнага 28 сәгать вакыт бирелә. 1 сиделка көненә 2 кеше янына килә ала, – дип нәтиҗә ясады Полина Петрова. – Кадрлар кытлыгы да бар, бигрәк тә зур шәһәрләрдә сизелә, әмма без булдырабыз»

«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Татарстане

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Аделаида (ATP). Финал. Оже-Альяссим встретится с Кордой






«Узкое место» в Челнах: Магдеев раскрыл причины изменения маршрутной сети в Автограде

В Менделеевске главу УК осудили из-за 300 пропущенных звонков от одного человека

Менделеевск планирует получить 200 млн рублей по новой программе модернизации сетей ЖКХ

Модернизация ЦОД для компании «Аммоний» с использованием оборудования Systeme Electric