Котлыйбыз!
![Котлыйбыз!](http://www.rsloboda-rt.ru//media/k2/items/cache/37af23e2f7d11e1556440cfe75e251fd_S.jpg)
Яңа Сала авылында яшәүче кызыбыз ГӨЛНАЗ ГӘПДРӘКЫЙП кызы НУРИЕВАга 20 апрельдә 40 яшь тула.
Кадерлебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, тынычлык, гаилә бәхете телибез. Рәхмәт сиңа ачык йөзле, тәмле телле булып, әти-әни диеп өзелеп торуыңа. Бәхет кояшың гел елмаеп торсын. Киявебез Алмаз белән балаларыгызның уңышларына куанып тигезлектә озын- озак гомер кичерегез.
Тыныч, сабыр, игътибарлы,
Намуслы, тырыш, тыйнак.
Ходай күркәм сыйфатларны,
Биргәндер сиңа җыйнап.
Иң изге теләкләр белән: әтиең Гәпдрәкыйп, әниең Әлфира, тормыш иптәшең Алмаз, балаларың Азат, Айназ. Кайнанаң Дания, энең Ирек гаиләсе, сеңлең Гөлфия гаиләсе.