Котлыйбыз!
![Котлыйбыз!](http://www.rsloboda-rt.ru//media/k2/items/cache/1e8a907d2a24eb714b620ee61bc31aef_S.jpg)
Күгәрчен авылында яшәүче кадерле әниебез ФИДАНИЯ ЗАҺИДУЛЛА кызы ГЫЙМАДИЕВАга 19 апрельдә туган көне, 55 яшьлек юбилее.
Без аны чын йөрәктән тәбрик итәбез. Әниебез син тормышыбызның яме, йортыбызның сүнмәс кояшы. Тормыш юлыбызда зур таяныч һәм киңәшче. Әтиебез белән тигезлектә, сау-сәламәт булып, балалар игелеген күреп, мул тормышта бәхетле озын гомер кичерергә язсын. Ходай сезне мәрхәмәтеннән ташламасын.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелеңдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар,
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Сине яратып, хөрмәт итеп, тормыш иптәшең Ильгиз, балаларың Зилә-Динар, Ләйсән, оныгың Ильгинә.