Күки урта мәктәбендә урманчы бәйрәме узды
Узган атнада Күки урта мәктәбендә, чын мәгънәсендә, урманчы бәйрәме узды.
Анда укучылар, укытучылар коллективы, Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, ветеран укытучылар, өлкән яшьтәге урманчылар катнашты. Әлеге чарага тормыш иптәше Җәмилә ханым белән бергә, Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Харис Мусин да кайткан иде. Очрашуны мәктәп директоры Рәфхәт Мөхәммәтшин ачып җибәрде.
–Мәктәп белән даими элемтәдә торучы, горурлыгыбыз булган үзебезнең элеккеге укучыбызны кабул итәбез. Һәрдаим туган мәктәбен кайгыртып, ярдәмләшеп торганы өчен рәхмәт әйтәсебез килә. Узган ел ул 40 төп алмагач алып кайтып бирде. Бөтен күңеле белән үзе дә чын табигать баласы,–диде ул.
Күки мәктәбен урманчылар үстерүче мәктәп дисәк тә ялгыш булмас. Чөнки Күки авылыннан ике дистәгә якын урманчы чыккан. Әтиле-уллы Мансур һәм Дамир Хәсәновлар, Ринат Насыйбуллин, Мәүләтхан Гобәев, Рузилә Мөхәммәтшина, Нурания Сафина, Тәлгать Мөхетдинов... Бу исемлекне тагын да дәвам итәргә мөмкин булыр иде әле.
Тарих укытучысы Асия Фазуллина авылдаш урманчылар, укучылар белән урман хуҗалыгы арасындагы элемтә турында һәм авыл тарихы хакында бик эчтәлекле мәгълүмат бирде.
–Кешене исән вакытында зурлау, куйган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп өлгерү кадерле. Бүген без мәктәптә узган урман дәресендә Харис Гайнетдиновичтан никадәрле акыллы киңәшләр алдык һәм үзебезгә дә рәхмәт әйтергә җай чыкты,–диде ул.
Мәктәптә үткәрелгән урман дәресе һәркемдә зур кызыксыну уятты. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, урманчылар Семен Кузнецов, Ринат Насыйбуллин исә табигать серләрен ачтылар, урманчы һөнәре белән таныштырдылар.
Очрашуда катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Рашат Хәбибуллин кунакларга район хакимияте башлыгы Илһам Валеевның сәламен җиткерде, Харис Мусинның районыбызга куйган хезмәте турында сөйләде.
Бу язманы тулысынча газетадан укый аласыз.
Фәрвәз Каюмова.