Зәйдә “Без янәшәдә” отряды эш башлады
![Зәйдә “Без янәшәдә” отряды эш башлады](http://www.zainsk-rt.ru//media/k2/items/cache/a3b655d4403c2af1ac8f8d87ece17a53_S.jpg)
Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче студентлар хезмәт отрядлары үзәге җәйге каникулларны да көтеп тормыйча, эшчәнлеген башлап җибәрде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Без янәшәдә” дип аталган отряд оештырылып сугыш һәм тыл ветераннарына өй эшләрендә ярдәмгә кереште. Иң беренче отряд сугыш ветераны, шәһәребезнең мөхтәрәм кешесе Харис Зариповка килде.
- Яшь буынның үз теләге белән менә шулай өлкәннәргә ярдәмгә килүләре сөендерә. Яшь барган саен иелеп бер чүп алуда авырлаша бара икән. Балаларның рөхсәт сорап фатирыма килеп кереп юырга, җыерга тотынулары бер бәйрәм кебек тәэсир итте, әле тормыш иптәшем дә авырып китеп дәваханәгә эләккән иде, ул кайтуга, тәрәзәләре ялтырап торган, чип-чиста өй белән каршы алачакмын болай булгач үзен. Ә иң мөһиме яшьләребезнең хезмәт сөючән булып үсүләре. Аларны хәтта моны болай, тегесен икенчеләй итегез дип өйрәтеп тә торасы юк, эш арасында тормыш-көнкүрешем белән дә, авыр еллар хатирәләре белән уртаклашуымны сорыйлар, рәхәтләнеп аралашабыз үзләре белән. Мондый буын үскәндә киләчәкнең яхшы буласына шик юк, - ди ветеран сөенеп.
“Без янәшәдә” отряды идеясен беренчеләрдән булып шәһәрнең 7 нче мәктәбе X сыйныф укучылары күтәреп алган. Отряд командиры Ангелина Арутюнян әйтүенчә, ул бу төркемгә волонтерлар хәрәкәтендә үзләрен иң яхшы яктан күрсәткән, тырыш яшьтәшләрен сайлап алган, алга таба да аны студентлар хезмәт отряды үзәге җитәкчесе Артур Камалюков ярдәме белән киңрәк җәелдерергә яшьләрнең исәбе.
- Отряд җәйге чорда тагын да ныгыр дип исәплибез, чөнки җәен каникулга кайткан студентларны да анда дәшеп, авыл җирләрендә яшәүче өлкән буын кешеләренә дә хуҗалык эшләрендә ярдәм итүне оештыру планы бар, - ди Артур.