Әрҗәләрне печатьләгәннәр
Бу атнада Әгерҗедәге үзәк почтамтка куелган күп кенә абонент әрҗәләренә “бик“ салыну күпләрне, шул исәптән “Әгерҗе хәбәрләре“н абонент әрҗәләре аша алучы укучыларыбызны чыгырыннан чыгарды.
![](http://agryz-rt.ru//images/stories/images/ug2h5PEY2HU.jpg)
Почта бинасында урнаштырылган абонент әрҗәләренең күбесенең печатьләнгән булуын күреп, без дә аптырап калдык һәм әлеге хәлгә ачыклык кертү нияте белән Алабуга районара почтамты өлкән операторы Алнура Фәйзуллинага мөрәҗәгать иттек.
– Ел башланганга дүрт айга якын вакыт узса да, күпләрнең әле һаман абонент әрҗәләреннән файдаланган өчен акча түләнмәгән. Алар арасында ике ел түләмәүчеләр дә бар. Болар – 1нче гимназия, район үзәк хастаханәсе, район статистика бүлеге, СМП һәм башка оешмалар. Шәхси затлар арасында да бурычлылар бик күп, – ди ул.
Абонент әрҗәләрендәге “бик“ләрне алдыртыр өчен кичекмәстән килешү төзергә (аларны берләштерелгән участок начальнигы кабинетыннан алырга була, телефон: 21147) һәм кассага акча түләргә кирәк. Шуннан соң үз әрҗәләрегездәге “бик“ләр алыначак.
Кем әйтмешли, бу очракта бәлки гаеп “атта да, тәртәдә дә“ бардыр. Тик почтамт хезмәткәрләре башта кисәтү ясаган булсалар, мондый күңелсез хәл килеп чыкмаган булыр иде, әлбәттә.