Мәләкәс авылының хезмәт ветераны Николай Евграфовны мәдәният хезмәткәрләре олылаган
Җир йөзендә тырыш, гадел, сабыр холыклы, җитез, зирәк һәм дә тормыш сөючән кешеләр була. Мәләкәс авылында гомер итүче хезмәт ветераны Николай Федорович Евграфов менә шундый затларның берсе. Николай Федорович шушы көннәрдә үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул гомере буе механизатор, көнне - төнгә ялгап колхоз басуларыннан кайтып кермичә иген үстерүдә эшләгән. Тормыш иптәше Мария белән 54 ел гомер итеп, өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, хэзер инде юбилярның оныкчыклары да бар. Николай Федорович бүгенге көндә актив тормыш алып бара. Читать дальше...