Путин ана капиталын түләүне 2018 ел азагына кадәр озайтырга боерды
Россиядә ана капиталын түләү 2018 ел азагына кадәр озайтыла.
Россия Президенты Владимир Путин, 9 декабрь көнне, Хөкүмәткә шул хакта йөкләмә бирде, дип хәбәр итә "Интерфакс". 5 декабрьдә РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин, ведомство программаны 2018 елга кадәр озайту турындагы закон проектын әзерләп, РФ Хөкүмәтенә кертте, дип хәбәр итте.
3 декабрь көнне Путин Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясаганда, ана капиталын кимендә ике елга озайтырга кирәк, дигән фикер белдергән иде. Читать дальше...