Кечкенә пироглар ясау өчен җайлы ысул
Ишле булмаган гаиләгә төрле эчлектән кечкенә пироглар ясау өчен тирән эчле аш тәлинкәсен, ә вак бәлешләргә тагын да кечерәк тәлинкә кулланырга була. Җәймәне тәлинкә эченә куярга, эчлекне салырга һәм өстенә кечерәк җәймәне куеп, кырыйларын тоташтырырга, тәлинкәдән җайлап алырга. Болай эшләгәндә, пирогны формалаштыру уңайлы. Аннары әзер пирогны майланган табага куярга, матур итеп бөгәргә була.
Читать дальше...