«Берәр байның мохтаҗларга ифтар уздырганы бармы?» - Халык дресс-кодлы ифтарны тәнкыйтьли
Рамазан аенда ифтар уздыру быел аеруча модага керде кебек тоела. Социаль челтәрләрдә бер төстә, әмма төрле фасонда киенгән гүзәл затлар фотолар белән уртаклашалар. Татарстанда алтын, аклы-каралы «Бизнес-ифтар», яшел төстәге дресс-код кертелгән «Фешн-ифтар»лар булды. Ләйсән Гыймаева шундый мәҗлесләрнең берсеннән фото белән Вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә бүлешкән. Фото астында «матуркайлар», «һәммәгез бик күркәм» дигән ике комментарийдан кала, бик күп тәнкыйть сүзләре яуган.
Читать дальше...