Австралиядә имам Булат Ишмөхәммәтов: «Татар булырга кирәкми, мөселман булу җитә, диләр»
Казанда «Эфир» һәм «ТНВ» журналисты булып эшләгән Булат Ишмөхәммәтов 11 ел элек гаиләсе белән Австралиягә күченә. Анда татар мөселман җәмгыяте имамы була. Үзенең Австралиягә күченеп китүе турында ул «Миллиард.Татар»га биргән интервьюсында сөйләде.