Лилия Муллагалиева ире волейбол турниры оештырды: Кубок белән урындыклар Әтнәгә юл тотты
Татар эстрадасы «йолдызы», Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваның тормыш иптәше, җиңел атлетика буенча спорт мастеры Илсур Гыймадиев волейбол турниры оештырды. Иптәшләрчә, бик күңелле мохиттә узган спорт ярышында журналистыбыз Юлай Низаев та булып кайтты.