Балык Бистәсендәге шәл фестиваленнән репортаж: Шәлләрнең ниндиләре генә юк!
Балык Бистәсе районы үзәк мәйданында «Бистә шәле» II республикакүләм хатын-кызлар кәсебе фестивале узды. Моннан күпме дәверләр элек барлыкка килгән бу кәсепчелек Күгәрчен авылында башланып киткән була. Ифрат күңелле узган бәйрәмдә булып, төбәкнең эшсөяр халкы белән безнең журналистыбыз Юлай Низаев та аралашып кайтты.