Яман шешне авыру кеше үзе генә дә таный аламы? Онколог фикере
Рак авыруын сөт бизләре, тән тиресе, авыз эчендә булган шешләрдән мөстәкыйль рәвештә дә танып була, ләкин бу симптомнар чир инде 1нче стадияне үткәннән соң гына барлыкка килә. Бу хакта Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көнендә РИА Новости сайтына табиб-онколог, башкала сәламәтлекне саклау департаментының «Коммунарка» Мәскәү күппрофильле клиника үзәге химиотерапия хезмәте җитәкчесе Михаил Федянин сөйләде.
«Онкология чирләрен үзең күрә ала торган шешләр аша мөстәкыйль танырга була, мәсәлән, сөт бизләре, күкәйлекләр, тән тиресе, авызның лайлалы эчлегендә барлыкка килгән шешләр аша»,– ди Федянин.
Аның сүзләренә караганда, күп очракта авыру билгеләре шеш инде 1нче стадияне үткәч кенә барлыкка килә. Шуңа күрә даими рәвештә, мәсәлән, диспансеризация кысаларында тикшерелеп торырга кирәк. Диспансеризациягә рак алды чирләре, яман шешне иртә стадиядә тану һәм симптомсыз шешләрне табу өчен скрининг та кергән.
«Шулай да, кайбер уртак симптомнарга да игътибар итәргә кирәк: сәбәпсез авырлык кимү, тиз аручанлык, гемоглобин түбәнәю, ашкайнату бозылу, ютәл, тын җитмәү, тән авырту, йомшак тукымаларда һәм корсак куышлыгында яңа өстәмә катлам барлыкка килү, патологик кан бүлендекләре, нәселдә яман шеш белән авыручылар булу. Болар барысы да терапевтка мөрәҗәгать итү өчен сәбәп булып тора. Табибның бурычы исә – тиешле тикшеренү спектры билгеләү. Әгәр яман шеш авыруына шик бар икән, табиб пациентны Амбулатор онкологик ярдәм үзәгенә җибәрә, бу – дәвалау процессын яхшыртуга, тизләтү һәм пациент өчен җайлырак итүгә китерә», – дип ачыклык кертә табиб-онколог.
Кайбер шешләрнең килеп чыгуында шәхси сәбәпләр дә бар, ди табиб. Меланома очрагында – тән тиресенең кояштан нурланыш алуы, үпкә рагы булса – тәмәке тарту, гепатоцеллюляр шеш өчен – вируслы гепатит. Ләкин санап кителгән чирләр арасында да риск төркеменә кермәгән пациентлар җитәрлек.