Абхазия Республикасының Иминлек совет башлыгы Сергей Шамба республиканың Россиягә кушылуы турындагы хәбәрләрне кире какты. Бу турыда РИА Новости яза.
Абхазия президенты Аслан Бжания Мәскәүгә эш сәфәренә килгәннән соң, төрле рәсми булмаган интернет-ресурсларда «берничә дәүләтнең РФ территориясенә кушылуы ихтималы» турында хәбәрләр таралган.
«Бу хәбәрләр барысы да чынбарлыкка туры килми. Андый сораулар болай хәл ителми: президент барды да, без – РФ составында. Безнең Конституция бар, аның буенча бу тема турында фикер алышу да мөмкин түгел. Моннан тыш, андый сорауларны куйган өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Бу – чынга ашмаслык әйбер.
Президент эш сәфәренә Мәскәүгә барды, ул РФ Иминлек советында очрашуда катнашачак. Мин дә якын көннәрдә Иминлек советындагы хезмәттәшләр белән очрашуга барырга тиеш. Без бергәләп эшләү планы әзерлибез. Бер әйбергә без беркайчан да бара алмыйбыз, хәтта бу темага фикер алыша да алмыйбыз – бу безнең суверенитетны, безнең бәйсезлекне югалту», – дип цитата китерә Шамба сүзләрен «Апсны-иахьа» ресурсы.
Шамба сүзләренчә, Абхазиянең Евразия союзында киләчәктәге конфигурацияләре ихтималы турында экспертлар бәяләмәсе дәрәҗәсендә фикерләр дә очрый, алар да чынбарлыкка туры килми.
«Безгә мондый тәкъдим дә булмады хәтта. Болар барысы да м уйдырма, алар турында хәзер фикер алышу да кыен. РФ җитәкчелеге белән мондый әйберләр турында фикер алышканыбыз да юк. Без рәсми затлардан Абхазияне тануны кабат карау мөмкин булмавын гына ишеткәнебез бар. Бу турыда Россия Президенты да, башка рәсми затлар да әйтте», – дип ассызыклый Шамба.
Стартовал пробный запуск Castle Doombad: Free To Slay на iOS и Android
Co-op survival game Icarus is celebrating 153 consecutive weekly updates by giving you a flamethrower and a free weekend
Meta-funded regulator for AI disinformation on Meta's platform comes under fire: 'You are not any sort of check and balance, you are merely a bit of PR spin'
"ДВОЙНИК НЕДВОЙНИК" ТРАМПА МОГ РЕШИТЬ ИСХОД ВЫБОРОВ В США?! Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?! Дональд Трамп, Владимир Путин, выборы в Америке.
В России вновь пройдет культурно-благотворительный фестиваль детского творчества «Добрая волна»
Новые загадки, монстры и любимые герои: что известно о пятом сезоне «Очень странных дел»
Арестован бывший гендиректор главного управления спецстроительства Минобороны за мошенничество с госконтрактами
В Кремле пока не знают, пригласит ли Путин Трампа на празднование Дня Победы
Соколова по указу Путина наградили орденом Александра Невского
Заместитель управляющего Отделением Фонда пенсионного и социального страхования Российской Федерации по г. Москве и Московской области Алексей Путин: «Клиентоцентричность - наш приоритет»
Экс-президент США признал ошибку, которая продолжается до сих пор: МОК превратился в цирк