Лилия Хәйруллина: «Мондый җырлар җырлавым күпләр өчен бик сәер булып тоелачак...»
Лилия Хәйруллинаны тамашачы, гадәттә, тиз, дәртле, заманча җырлар җырлавын күреп ияләнгән. Җырчы үзенең репертуарына хас булмаган җыр җырларга җыена икән.
«Рәхмәт сиңа»: Шамил Маннапов сүзләре, Рөстәм Яхин көе. Беренче тапкыр җырлыйм. Җырга кереп китергә кирәк. Бик матур җыр. Мондый җырлар башкаруым, һич шигем юк, күпләр өчен сәер булып тоелыр. Бер әйбер әзерлибез...» – дип интрига ясаган Лилия «Телеграм» каналында.
Йә, килешәме Лилиягә заманында Зөһрә Сәхәбиевалар җырлаган мондый легендар җыр?
Видео: Лилия Хәйруллинаның «Телеграм» каналыннан