«Ялгыз булудан ардым» – Винарис Ильегет Лилия Хәмитовага тәкъдим ясаган
Тиздән тагын ике җырчы кавышачак. Винарис Ильегет Лилия Хәмитовага тәкъдим ясаган. Куанычлы вакыйга Винарисның туган көнендә булган. Сәхнәдәш дуслары, туганнары алдында Винарис Лилиягә мәхәббәт аңлаткан.
«Лилия, мин яратам сине, мин үбәм сине, хөрмәт итәм сине һәм гаиләңне. Бөтен яклап ошыйсың. Ялгыз булудан ардым. Чык миңа кияүгә», – ди ул, сөйгәне каршына тезләнеп.
Винарис Лилия Хәмитовага йөзек һәм чәчәк бәйләме бүләк иткән. «Әлегә Лилиянең гаиләсендә кыенлыклар бар, тик барысы да әйбәт булыр дип ышанам. Бу көннәрдә без барысын да сөйләшеп бетерербез. Ә Лилиянең бирнәсе минем өемдә инде – юбилеема шундый бүләк ясады», – дип көлдергән ул халыкны.
Винарис Ильегет сүзләренчә, Лилия – аны бәхетле итәчәк бердәнбер кеше. «Моны уен дип уйлаучылар күп булырга мөмкин. Ышаныгыз, алай түгел. Мин нәкъ менә бүген, монда бәхетле булырга тиешлегемне аңладым», – дигән ул.
Матур парга тигез, матур мәхәббәт телибез!