Добавить новость
ru24.net
Все новости
Март
2023

Рамил Төхвәтуллин укучыларга «Я - русский» дип кычкырырга кушу фактын тикшерүне сорый

0

Бүген мессенджерларда видеоролик таралды. Анда мәктәпнең актлар залына охшаган бүлмәдә бер ханым укучылар белән чарага әзерлек алып бара. Укытучы Шаманның «Я русский» җыры яңгыраганда кулларын күтәрергә һәм «Я русский» дип кабатларга куша. Телеграм каналлар язуынча, бу вакыйга 23 февральгә әзерлек вакытында булган.

Укытучы, яки башка педагогик хезмәткәр моны «Сез Россия Федерациясе гражданнары» дип аңлата. Аннары кулларын күтәрмәгән яки ханымның сүзен тыңламаганнарга «сез нәрсә, руслар түгел мәллә?» дип дәгъва белдерә. «Мин аңлыйм кемнеңдер рус булмавын, әмма гражданнармы, юкмы? Юкмы? Алайса тиз арада эмиграциягә!» ди. Шулай ук «Монда патриотлар азмы әллә?» дип тә укучыларны шелтәли. «Кулларны югары күтәрегез! Югарыга – НАТОга булырга тиеш» дип тә өсти. 

Укучылар арасында хиҗаплы кыз да күренә.

Матбугат чаралары бу «Ферма-2»да урнашкан, «Перспектива» дип аталган 186нчы лицейда булган. Интернеттагы фотоларга анализ ясагач, моның чыннан да шушы уку йорты икәнен аңларга була – лицейның актлар залы фотолары видеога актлар залы белән тәңгәл. Уку йортының директоры Азат Җамелетдинов. Фотолардан чыгып, без бу ханым рус теле һәм әдәбияты укытучысы К… фамилияле укытучы түгелме дигән нәтиҗәгә килдек, әмма әлегә бу фаразларыбызны уку йортында кире дә какмадылар, расламадылар да. Мәгариф һәм фән министрлыгы да, шәһәрнең мәгариф идарәсе дә, уку йорты да әлегә бернинди шәрехләмә дә бирмәде.

Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин бу фактны тикшерүне сорап, мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллинга мөрәҗәгать иткән. Ул бу күренешкә хокукый бәя бирүне сорый. 

Рамил Төхвәтуллин «Интертат»ка әйтүенчә, аңа бу видео кичә Мәскәүдәге танышыннан килеп ирешкән. «Гомумән, бу әйбер күп милләтле республикада ни дәрәҗәдә мөмкин? Мин шаккатам безнең республикада булуына. Укытучымы ул, сәнгать җитәкчесеме – сүзләрен ишеткәнсездер. «Кем кул күтәрми, кем патриот түгел – читкә китегез, һиҗрәткә китегез…» Бу бөтен кешене борчырга тиеш. Бу ватанпәрвәрлекне тәрбияли торган чара түгел. Бу ватанпәрвәрлекнең патологик ягы. Бу трендка әйләнмәсен. Мин аларга сорау бирдем һәм аңа башка органнар хокукый бәяләмә бирергә тиеш. Бу милли үзаңга кагыла торган четерекле мәсьәлә», – диде Рамил Төхвәтуллин «Интертат»ка.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Российские теннисистки Андреева и Шнайдер вышли в полуфинал чемпионата Австралии






Суд продлил арест имущества Елены Блиновской

Метелев: законопроект о запрете вейпов направят в кабмин на следующей неделе

В Кремле оценили слова Фицо о подготовке «майдана» в Словакии

В Москве задержали поджигателя релейного шкафа, которому обещали 10 тысяч рублей