Чәчкәнең яңа туган кызы реанимациядә
Чәчкәнең икенче тапкыр әни булуы хакында язган идек. Аңа кызын кесарев операциясе белән табарга туры килгән. Чәчкә бәби тапкан көненең видеокадрлары белән уртаклаша. Ул анда операциянең уңышлы үтүе, тик сабыйның гына әлегә реанимациядә булуы хакында сөйли.
«Белсәгез иде… Утларда яндым ул көнне. Яшьләрем тыгылып, ага алмадылар. Ләкин мин беләм, минем кызым – көрәшче. Син булдырасың! Без барысын да җиңеп чыгачакбыз! Барысы да әйбәт булачак! Иншәаллаһ», – дип язган Чәчкә видео янына.
Виртуаль дуслары әни белән бәбинең тизрәк тернәкләнеп, өйләренә кайтуын тели.
-
Җырчы Чәчкә икенче бәбиен көтә!
-
Чәчкә: «Иң мөһиме баламны саклап калу иде»
-
Чәчкә икенче тапкыр әни булган