Айгөл Бариева, Гомрә хаҗыннан кайткач, яулыктан йөриячәкме?
Гомрә хаҗына килгәч, җырчы Айгөл Бариеваның чирләп китүе хакында язган идек. Авырып, кунакханәдә калган көнне Айгөл Бариева язылучыларыннан килгән сорауларга җаваплар биргән. Кече хаҗ сәфәреннән кайтканнан соң җырчы яулык ябачакмы? Бу – соңгы көннәрдә Айгөл Бариевага килә торган иң популяр сорауларның берсе икән.
«Мин хәзер гел яулыктан йөриячәкменме? Әлеге сорау минем үземнең алдымда да торды. Бу турыда хәзрәт белән дә сөйләштем. Ул мондый карарларның әкренләп, үз вакыты белән кабул ителергә тиешлеген аңлатты, аеруча минем очракта. Чөнки мин – ялгыз хатын-кыз һәм мин яшәү өчен акчаны бары тик сәхнәдә җырлап кына табам.
Яулык бәйләү – уен эш түгел. Аны бүген ябып, иртәгә салып булмый. Яулык бәйләсәм, мин тулысынча үземнең яшәү рәвешемне үзгәртергә тиеш булам. Бу, әлбәттә, минем һөнәремә дә кагылачак. Мин инде башка сәхнәдә җырлый алмаячакмын. Монда тышкы кыяфәт турында гына сүз бармый, миңа репертуарны да алышырырга, яки, гомумән, бөтенләй башка һөнәр сайларга туры килмәгәе. Тик мин әлегә алай эшли алмыйм, чөнки гаиләбезне матди яктан кайгырту минем җаваплылыкта. Кайнанам урын өстендә, улым әле укуын тәмамламаган. Әгәр дә сәхнәдә җырлаудан тыш башкача керем кертә алсам, бәлки, сәхнәдән китәр дә идем. Чөнки мин инде күп җырладым. Мөнәҗәтләр генә көйләп йөргән булыр идем. Әкренләп, мин моңа килермен дип уйлыйм, чөнки мин рухи яктан инде әзер», – дип аңлаткан Айгөл Бариева язылучыларына.
Җырчының әлеге посты астында төрле фикерләр язып калдырганнар. Күпләр Айгөл Бариевага үрнәк итеп, җырчы Гүзәлемне китергән. «Һөнәрнең монда ни катнашы бар? Сәхнәгә чыгар өчен яулык комачауламый. Бу – бары тик сәбәп. Гүзәлем инде ничә еллар яулык бәйләп җырлап йөри. Бик матур. Яулык бәйләгәч, керемем бетә, дип әйтү – бары тик уйдырма», – дип язган, мәсәлән, бер ханым.
«Ярар, уйдырма икән – уйдырма булсын. Минем Аллаһым бар, бары тик аңа билгеле минем ниятем. Ә сезгә мин чын күңелдән шулай ук Аллаһка якынаюыгызны телим», – дип җавап кайтарган аңа җырчы.
«Башкортстандагы «Нур» театры артистлары Регина Мисбахова ире белән диндә. Балалары да дин юлында. Регина җырлар да яза, бергәләп җырлыйлар. Яулык бәйләп йөри. Сәхнәдә чыгыш ясау өчен яулык комачауламый», – дип тә язганнар.
«Айгөл, бернигә карамагыз. Һәр нәрсәнең үз вакыты. Без сезне бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез», – дип кәефен төшермәскә кушучылар да, Кече хаҗ сәфәреннән бик күп фото-видеолар белән бүлешеп барганы өчен чиксез рәхмәтләрен яудырып: «Үзебез барып кайткан кебек булдык», – дип язып калдыручылар да бик күп.