Тукай районында тимер юлда диверсия эшләгән үсмерләр хөкем ителә
«Барысы да барды, һәм мин дә бардым»
1 елдан артык Татарстан заводларыннан махсус хәрби операция зонасына йөк ташучы поездлар соңга калып барырга мәҗбүр. Барысы да 7 километр озынлыктагы бер тимер юл участогы аркасында. Аларга анда тизлекне киметергә һәм мөмкин кадәр акрынрак һәм игътибарлырак барырга туры килә. Барысы да узган елның мартында юлның бу өлешендә диверсия оештырган өч яшүсмер аркасында. Алар Татарстанның Тукай районында реле шкафын яндыралар.
Хәзерге вакытта 3 кеше гаепләнә: 20 яшьлек Булат Ибраһимов (ул бу эшне башкару өчен ниндидер куратор җитәкчелегендә яшүсмерләрне яллаган), һәм ул яллаган 2 яшүсмер. Аларга диверсия вакытында 16 яшь булган. Тагын 1 диверсант бу эштә шаһит буларак катнаша, чөнки җинаять кылынган вакытта, ул җинаять җаваплылыгы яшенә җитмәгән була.
Бер яшүсмернең әтисе судка гаиләсе белән яшәмәвен әйтте. Әтисе белән яшәмәсә дә, улы аңа бу җинаятькә ни өчен барганын аңлаткан: «Барысы да барды, һәм мин дә бардым», – дигән ул.
Әтисе әйтүенчә, улы йогынтыга бирешүчән. Әтисе аны акыллы һәм игелекле малай, дусларына ияреп киткән, дип аңлата.
Ул сорау алганда тикшерүче аның баласына басым ясаган, дип гаепләде. «Ул аннан күз яшьләре белән чыга иде», – дип сөйләде гаепләнүченең әтисе.
Ул бу катгый сорау алуның төгәл яки якынча датасын ата кеше әйтә алмады. Әти кеше судка улының хроник авырулары барлыгын да әйтте, әмма судья таләп иткәнчә төгәл нинди авырулар икәнен төгәл әйтә алмады. «Аның ашказаны белән ниндидер хроник авыруы бар», – дип аңлатты.
Ир бу вакыйгада үзенең гаебе бар икәнен әйтте. «Без аның белән күрешә идек, әмма аңа әти кеше кулы җитми иде», – ди ул.
Фото: © «Татар-информ», Кирилл Гөмәров
«Ул аның стратегик яктан мөһим объект икәнен белмәгән»
Гаепләнүчеләрнең икенчесе – ятим яшүсмер. Аны, шулай ук аның абыйсы белән апасын, бабасы һәм әбисе тәрбияли. Гаилә ике кешенең пенсиясенә һәм бабасының хезмәт хакына яши. Бабайсы әйтүенчә, ул көн саен 12 сәгать эшли, шул исәптән ял көннәрендә дә. Сүз уңаеннан, аның эш урыны шул реле шкафы урнашкан урыннан ерак түгел заводта.
«Тимер юл эшчеләре кайвакыт бездән эш коралы алып торырга керәләр», – дип сөйләде гаепләнүче яшүсмернең бабасы.
Ир судьяга оныгының чынлыкта нинди адымга барганын белмәгән дип ышандырырга тырыша. «Ул моның стратегик яктан мөһим объект икәнен белмәгән, ахырга кадәр ул аны бары тик күгәргән тартма гына булуына ышанган. Бернинди максатлары да булмаган, бары тик барганнар да яндырганнар», – дип сөйләде бабай.
Гаепләү ягы гаепләнүчеләрнең телефондагы язышуларын укыды, анда алар «эш» турында җентекләп фикер алышкан. «Аларның нәрсә теләве мөһим түгел, моның өчен безгә күпме түләүләре мөһим», – дип язышканнар.
«5G кәрәзле элемтә манаралары кешеләрнең сәламәтлегенә начар йогынты ясый, дип укыдым, шуңа күрә яндырдым»
Гаепләнүчеләрнең иң кечесе суд залында булмаган, әмма, тикшерү версиясе буенча, ул 3 кеше арасында иң активы булган. Тикшерү вакытында аның иптәшләре әйтүенчә, нәкъ менә ул реле шкафын яндырган, ә соңрак кәрәзле элемтә вышкасына зыян салган. Шуның аркасында Чаллы янындагы Простоквашино бистәсе 1 тәүлеккә элемтәсез кала.
Тикшерү версиясе буенча, яшүсмер моны акча өчен эшләгән. Әмма, яшүсмерләр коры кала, башкарылган эштән соң, Ибраһимов аңа түләми – кураторның күрсәтмәсен бозуда гаепли.
Судта малайның версиясен укыдылар. Яшүсмер анда үзен чын герой итеп күрсәтә. Ул акча эшләр өчен бу адымга бардым дими, тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеге турында кайгырттым дип аңлата.
«Мин, 5G кәрәзле элемтә вышкалары кешеләрнең сәламәтлегенә начар йогынты ясый, дигән хәбәрне укыдым. Кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китермәсен өчен, шундый бер вышканы яндырырга уйладым. Янгын вакытында беркем дә зыян күрмәсен өчен, мин шәһәр читендәге кәрәзле элемтә вышкасын сайладым. Мин манараны үз ниятем белән яндырдым, чөнки алар кеше сәламәтлегенә зыян китерә. Ләкин бернинди дә заказ юк иде. Кылган гамәлләремә үкенәм, бүтән кабатланмаячак», – дип сөйләде гаепләнүче 8нче сыйныф укучысының шаһитлыгын яклаучы Ибраһимова.
Бүген утырышка Булат Ибраһимовның әтисе килергә тиеш иде. Әмма аны приставлар да, гаепләү ягы да таба алмаган. Өлкән Ибраһимов трубканы алмаган, яшәү урыны буенча ишекне беркем дә ачмаган.
Ибраһимовның яклаучысы сүзләренчә, Булаттан сорау алганда, тикшерүчеләр басым ясаган.
Ертылып беткән А4 форматындагы биттә Булатка басым чаралары сурәтләнгән. Ләкин моның кем тарафыннан язылганы һәм кемгә адресланганы аңлашылмый. Яклаучылар әйтүенчә, аны Булат «очная ставка» вакытында язган, аннары ертып, чүплеккә ташлаган. Соңрак аны аннан гаепләнүчеләрнең берсенең әнисе ала һәм яшүсмернең әтисенә – Ибраһимовның ярдәмчесенә тапшыра. Шуннан соң кемдер аны ябыштырып, адвокатка тапшырган.
Суд бу язуны эш материалларына алудан баш тартты.
«Татар-информ»нан Кирилл Гомәров язмасы тәрҗемә ителде