«Кендеген кисте дә төшереп җибәрде». Яңа туган сабый бәдрәф чокырында өшеп үлгән
Кырымның Ленин районында Виноградное авылында яшәүче хатын яңа туган баласын ташландык су чокырына ыргыткан. Сабый 5 сәгать интегеп, өшеп үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
«Авырлы 27 яшьлек хатын 17 майда бала тудыра һәм урамдагы бәдрәф чокырына ыргыта. Сабый шунда үлә», – дигәннәр Тикшерү комитетында.
Прокуратура белешмәсе буенча, бу хатынның 6 һәм 9 яшьлек ике баласы бар инде.
Тулгагы башлангач, бу хатын урамдагы бәдрәфкә кереп бикләнә, тапкач, кендеген кисә дә баланы чокырга төшереп җибәрә. Аннары бераз сулыш ала да, бакчага чыгып, үләннәр җыеп алып килә. Шул үлләнәрне сабый гәүдәсе өстенә ыргыта – шулай итеп, җинаять эзен яшерә.
Икенче көнне бар да ачыклана. Очраклы шаһитлар әлеге хәл турында сөйләп бирә. Хатынның олы кызы ишегалдында күрше балалары белән уйнап йөри, шул чакта бәдрәфтә бала елап җибәрә. Бераздан әниләре шул бәдрәфтән чыга. Ул үзе генә, сабый белән булмый. Уйнап йөрүче кызлар ни булганын аңламыйча, куркуга кала.
Аннары алар бераз тынычлангач, балалар ни булганын өлкәннәргә сөйләп бирә. Икенче көнне коточкыч хәбәрне биредәге фельдшерга әйтәләр, ул «ашыгыч ярдәм» чакыра. Ләкин яңа туган сабыйга ярдәм итә алмыйлар инде.
Судмедэкспертиза ачыклаганча, бер гаепсез сабый салкында өшеп үлгән. Ул берничә сәгать – төш вакытыннан кичке бишләргә кадәр интегеп һәлак булган.
Мәрхүм сабый яшәрлек халәттә туа, ләкин аны чокырга ташлаган анасы туганнарына – үзенең анасына һәм баланың атасына – сабый үле туды дип сөйли.
Җинаять эше ачылган, хатынны сак астына алмаганнар. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.