Аэропортка шартлаткыч кую турында хәбәр итүчене тотканнар
"Казан" халыкара аэропортына шартлаткыч куелу турындагы хәбәр кичә 22:04 сәгатьтә кергән иде. Хәбәр ялган булып чыкты.
Аэропортка шартлаткыч куелу турындагы хәбәрне билгесез ир-ат җиткерә. Ашыгыч рәвештә халыкны эвакуациялиләр, эзләү-тикшерү эше алып барыла. Аэропортта бомба табылмый, ә телефоннан ялган хәбәр җиткерүченең эзенә бик тиз чыгалар. Тоткарланучы ир-ат әйтүенчә, ул исерек вакытта шалтыраткан. Җинаять эше кузгатылды.
Intertat.ru