Добавить новость
ru24.net
Все новости
Декабрь
2015

Пенсионер фатирыннан 5 машина чүп-чар түккәннәр

0

“Плюшкин синдромы” белән авыручы ханымның бер бүлмәле фатиры складны хәтерләткән. 

ЖЭУга пенсионерканың кызы шалтыраткан һәм фатирны чистартуга ярдәм сораган. Башта аны бик аңлап бетермиләр: “Без сезгә фатир чистартырга тиеш? Ә сез аны әбиегездән тартып алачаксызмы?” диләр. Әмма ачыкланганча, әби әйбер җыю белән авырый икән һәм туганнарының гына аңа көче җитми.

ЖЭУ хезмәткәрләре фатирны күргәч шакката: капчыклар бик пөхтә итеп тезелгән, пластмасса шешәләр, полиэтилен каплар, макулатура, чүпрәк-чапрак аерым төрелгән, кыскасы түшәмнөн нибары 20 см гына буш калган. Фатир икенчел чимал складын хәтерләтә. Чүп-чарны машинага ташый башлагач, әби: “Күпме акчаны түгәсез, полиэтиленның килограммы 30 сум тора”, дип зарлана.

Зал, кухня, ванна, балконда урын калмагач, пенсионер коридорда йоклый башлый, аны да капчыклар белән тутыргач, подъездга яшәргә чыга. Күршеләр, әлбәттә, хафага кала. Әби фатир өчен түләүләрне вакытында башкара. Кызы сүзләренә караганда, пенсионерның базы белән ике катлы гаражы, ике катлы дачасы да бар икән, әмма алар да шундый ук чимал белән тутырылган. Әби соңгы араларда капчыкларны кызына ташый башлый, туганнарның шунда түземлек “чуаны” тишелә.

Чүпне түккәндә, әбине “байлыгын” гаражга илтеп куябыз дип алдыйлар, ә ул: “Сез бит аның номерын да сорамадыгыз!” дип битәрли һәм аларны югалтуына ышана. Фатир чистарып калса да, авыру беркая да китми. Соңгы йөкне төяргә килүче Камаз тоткарлангач, әби капчыкларны кире фатирына ташый башлый. Хәзер УК хезмәткәрләре аның хәлен еш белеп торачак.

Әлеге хәл Чаллыда булган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Андрей Рублёв поднялся на восьмое место в обновлённом рейтинге ATP






Фотофакт: корову якутской породы отправили самолетом в Москву

Umetex Aesthetics на ИШЭМ-2025: инновации, премии и новые горизонты эстетической медицины

7 футболистов «Локомотива» – в расширенном списке сборной

В столице на выходных температура воздуха достигнет плюс 14 градусов