Керән картайтмый
Җир йөзендә керән үсмәгән урын юктыр. Бик күп гасырлар элек үк кешеләр аның файдасы хакында белгән һәм аны куллана башлаган.
Керән согындагы флавоноид матдәләре күзәнәкләрнең картаюын тоткарлый, ә сапонин тире күзәнәкләренең һәм тулаем организмның каршы торучанлыгын арттыра.
Керән составындагы мирозин ферменты матдәләр алмашын нормальләштерә һәм гәүдә сылулыгын сакларга, күзәнәкләрдәге майларны киметергә ярдәм итә. Аның составында аксым, углевод, азык җепселләре, С, РР, В группасы витаминнары, микроэлементлар күп. Керән аппетитны ача, ашкайнату системасын көйгә сала, ашказаны согы әчелеген арттыра, сидек куыгында ташлар булганда ярдәм итә, подагра һәм ревматизмны дәвалауда кулланыла.
Ашар алдыннан шикәр комы яки бал кушылган 1 чәй кашыгы угычтан уылган керән ашап кую файдалы. Шулай ук ашар алдыннан көненә 4 мәртәбә 1 әр чәй кашыгы керән төнәтмәсе кабып куярга да була. Моның өчен 1 аш кашыгы керән согына 1,5 стакан кайнар су коеп, 1 сәгать төнәтергә кирәк.
Фитонцидларга бик бай булган керән эчәк таякчыкларының, туберкулезны кузгатучыларның үсешен тоткарлый, грипп вирусының артуына комачау итә. Угычтан уылган керәнне үлекле яраларны дәвалау өчен кулланалар, томау төшкәндә иснәргә киңәш итәләр. Ә ангина вакытында тамакны вакланган керән төнәтмәсе белән чайкарга кирәк. Керәнне горчичник урынына да кулланалар.
Теш сызлаганда угычтан уылган керән белән компресс куярга була.