Истигфар һәм тәүбә – икесе бер әйберме?
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары, «Тәүфыйк» мәчете имам-хатыйбы Зөлфәт хәзрәт Габдуллин телеграм-каналында тәүбә кылу турында аңлатты.
«Истигфар белән тәүбә – икесе ике төрле әйбердер.
Истигфар – сүз булса, тәүбә – гамәлдер.
Истигфарны иманлы да, мөнафик та әйтә.
Тәүбәне исә Раббысы белән арасын төзәтергә теләүче генә кыла.
Шуның өчен Аллаһы Тәгәлә әйтә:
– Дәхи гөнаһларыгыз өчен Аллаһудан гафу сорагыз, соңра, тәүбә итеп, Аллаһуга кайтыгыз!» – дип аңлата хәзрәт.