Добавить новость
ru24.net
Все новости
Декабрь
2015

Көн уртасында явым-төшем күзәтелми

0

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 2 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

 

Төнге сәгатьләрдә күзәтелгән кар, юеш кар һәм урыны белән буран иртәнге сәгатьләрдә дә кабатлана. Урыны белән карлы яңгыр яву ихтималы да бар. Көндез исә явым-төшем күзәтелми. Җил көньяктан исә, уртача тизлектә.

 

Татарстанның барлык районнарында да һава температурасы бер дәрәҗәдә саклана – 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы. Казанда исә 1 градус җылыдан 2 градуска кадәр салкын булыр дип фаразланыла.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса